Зәкәрия 4:1—14

  • 5 нче күренеш: шәмдәл һәм ике зәйтүн агачы (1—14)

    • «Куәт ярдәмендә дә түгел, ә минем рухым ярдәмендә» (6)

    • Кечкенә башлангычлар көнен игътибарсыз калдырмагыз (10)

4  Минем белән сөйләшкән теге фәрештә кире килеп, мине йоклап яткан кешене уяткандай уятты.  Аннары ул миннән: «Син нәрсә күрәсең?» — дип сорады. Шунда мин: «Тулысынча алтыннан ясалган шәмдәл+ күрәм, өстендә касә тора. Шәмдәлнең җиде яктырткычы+ бар, әйе, җиде; һәм өстендәге яктырткычларның җиде көпшәсе бар.  Аның янында ике зәйтүн агачы+ тора: берсе касәнең уң ягында, икенчесе сул ягында».  Аннары минем белән сөйләшкән теге фәрештәдән мин: «Әфәндем, болар нәрсә аңлата?» — дип сорадым.  Шунда минем белән сөйләшкән теге фәрештә миннән: «Син боларның нәрсә аңлатканын белмисеңмени?» — дип сорады. Мин: «Юк, әфәндем»,— дип җавап бирдем.  Шунда ул миңа болай диде: «Йәһвәнең Зәрубабылга әйткән сүзе шундый: „Боларның барысы да хәрби көч тә, куәт ярдәмендә дә түгел,+ ә минем рухым ярдәмендә+ булачак“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.  Бөек тау, кем син? Зәрубабы́л+ алдында син тигезлеккә әйләнәчәксең.+ Ул гыйбадәтханәнең өске ташын алып чыккан чакта, кешеләр: „Нинди гаҗәеп! Нинди гаҗәеп!“ — дип кычкырып торачак».  Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде:  «Зәрубабыл үз куллары белән бу йортка нигез салды,+ һәм ул аны үз куллары белән тәмамлаячак та.+ Һәм син, һичшиксез, мине сезнең яныгызга Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен беләчәксең. 10  Кечкенә башлангычлар* көнен һичкем игътибарсыз калдырмасын.+ Халык та, җиде күз дә, сөенеп, Зәрубабыл кулындагы асмага карап торачак. Бу җиде күз — Йәһвәнең бөтен җир йөзен гизгән күзләре».+ 11  Шунда мин фәрештәдән: «Шәмдәлнең уң һәм сул ягында торган зәйтүн агачлары нәрсә аңлата?» — дип сорадым.+ 12  Мин тагын аңардан: «Ике зәйтүн агачының ике алтын көпшәдән алтын май агызган ботаклары* нәрсә аңлата?» — дип сорадым. 13  Шунда ул миннән: «Син боларның нәрсә аңлатканын белмисеңмени?» — дип сорады. Мин: «Юк, әфәндем»,— дип җавап бирдем. 14  Ул болай диде: «Болар бөтен җирнең Хуҗасы янында торучы ике майланган затны аңлата».+

Искәрмәләр

Яки «Кечкенә, вак нәрсәләр».
Ягъни күп җимешле ботаклары.