Зәкәрия 7:1—14

  • Йәһвә күз буяу өчен тоткан уразаны хөкем итә (1—14)

    • «Әллә минем өчен ураза тоттыгызмы?» (5)

    • Гаделлек, тугры мәхәббәт һәм мәрхәмәт күрсәтү (9)

7  Да́рий патшаның идарә итүенең 4 нче елында, 9 нчы айның, ягъни кисле́в* аеның, 4 нче көнендә Йәһвә Зәкәриягә+ үз сүзен җиткерде.  Бәйте́л халкы Шаризәрне һәм Рәгыйммәли́к белән аның кешеләрен Йәһвәдән илтифат итүен сорарга* җибәреп,  аларга Гаскәрләр Иясе Йәһвә йорты* руханиларыннан һәм пәйгамбәрләрдән: «Күп еллар буе без* 5 нче айда+ еладык һәм ураза тоттык. Алдагы 5 нче айда да шулай эшләргә кирәкме?» — дип сорарга кушты.  Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде:  «Шушы җирдәге бөтен халыкка һәм руханиларга әйт: „70 ел+ буе 5 нче һәм 7 нче айда+ ураза тотып, хәсрәт кичергәндә, сез әллә минем өчен ураза тоттыгызмы?  Ашап-эчеп ятканда, сез үзегез өчен ашап-эчтегез түгелме соң?  Сез Йәһвәнең элекке пәйгамбәрләр+ аркылы Иерусалим һәм аның тирәсендәге шәһәрләрдә әле халык яшәгәндә, анда тынычлык хөкем сөргәндә, шулай ук Нәге́б белән Шәфелдә дә халык яшәгәндә әйткән сүзләрен тыңларга тиеш идегез түгелме?“»  Йәһвә Зәкәриягә кабат үз сүзен җиткерде:  «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Чын гаделлек белән хөкем итегез,+ бер-берегезгә тугры мәхәббәт+ һәм мәрхәмәт күрсәтеп яшәгез. 10  Тол хатыннарны, ятимнәрне,*+ чит ил кешеләрен+ һәм ярлыларны+ алдамагыз һәм күңелләрегездә бер-берегезгә карата явыз ният кормагыз“.+ 11  Әмма алар колагына да элмәде,+ үҗәтләнеп, миңа аркалары белән борылды,+ ишетмәс өчен, колакларын томалады.+ 12  Алар үз йөрәкләрен алмаз* кебек каты итте+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үз рухы ярдәмендә элекке пәйгамбәрләре+ аша җиткергән кануннарын* һәм әйткән сүзләрен тыңламады. Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә аларга бик нык ярсыды».+ 13  «Мин* аларны чакырганда, алар мине тыңламаган кебек,+ мин дә, алар мине чакырганда, аларны тыңламадым+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— 14  Мин аларны үзләре белмәгән халыклар арасына җил-давыл тараткандай тараттым,+ һәм җир алардан соң ташландык хәлдә калды, аның аша үтүче дә, анда кайтучы да булмады.+ Алар хуш булган җирне коточкыч нәрсәгә әйләндерде».

Искәрмәләр

Яки «Йәһвәнең йөзен йомшартырга».
Яки «гыйбадәтханәсе».
Сүзгә-сүз «мин».
Яки «атасыз балаларны».
Я, бәлки, «каты таш», мәсәлән, кайрак таш.
Яки «күрсәтмәләрен».
Сүзгә-сүз «Ул».