Ишагыя 1:1—31

  • Ата кеше һәм аның фетнәчел уллары (1—9)

  • Йәһвә эчкерсез булмаган табынуны нәфрәт итә (10—17)

  • «Арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк» (18—20)

  • Сион тугры шәһәр буларак торгызылыр (21—31)

1  Аму́з улы Ишагыянең*+ Яһүд патшалары Узия́,+ Йофа́м,+ Әһә́з+ һәм Һизәкыя́+ көннәрендә Яһүд белән Иерусалим турындагы күренеше:+  И күкләр, тыңлагыз, и җир, колак сал,+Чөнки Йәһвә болай диде: «Мин угыллар тәрбияләп үстердем,+Ә алар миңа каршы баш күтәрде.+  Үгез — үзенең хуҗасын,Ишәк үз хуҗасының утлыгын яхшы белә. Ә Исраи́л мине* белми,+Минем халкым аңлау белән эш итми».  Гөнаһлы халыкка кайгы!+ Алар — җинаятьләре авыр булган халык,Явыз кешеләр токымы, бозык балалар. Алар Йәһвәне ташлап китте,+Исраилнең изге Аллаһысын ихтирам итмәде,Аңа аркалары белән борылды.  Тагын кай җирегезгә сугарга, бертуктаусыз фетнә күтәрүчеләр?+ Бөтен башыгыз яралы,Ә йөрәгегез авыру бит.+  Баштан аякка кадәр зарарланмаган урыныгыз юк. Анда җәрәхәтләр, бәрелгән урыннар һәм ачык яралар,Алар чистартылмаган, бәйләнмәгән һәм май белән йомшартылмаган.+  Җирегез ташландык хәлгә китерелгән. Шәһәрләрегез утта яндырылган. Чит ил кешеләре күз алдыгызда җирегезне йота.+ Ул чит ил кешеләре талаган буш җиргә охшаш.+  Кыз Сио́н йөзем бакчасындагы куыш сыман,Кыяр басуындагы алачык сыман,Камап алынган шәһәр кебек калдырылган.+  Гаскәрләр Иясе Йәһвә безгә берникадәр кеше исән калдырмаган булса,Без Сәдү́м кебек булып китәр идекҺәм Гамурага охшар идек.+ 10  Сәдүм залимнәре,*+ Йәһвәнең сүзен тыңлагыз,Гамура́ кешеләре, Аллаһыбызның канунына* колак салыгыз.+ 11  «Китергән күпсанлы корбаннарыгыздан миңа ни файда?+ — ди Йәһвә.—Сез яндыру корбаннары итеп китергән сарык тәкәләреннән+ һәм симертелгән хайваннарның маеннан+ мин туйдым. Яшь үгезләрнең,+ сарык бәрәннәренең һәм кәҗә тәкәләренең+ каны+ мине сөендерми. 12  Сез минем алдыма киләсез,+Гыйбадәтханәмнең ишегалларын таптыйсыз. Сездән моны кем таләп итә?+ 13  Файдасыз икмәк бүләкләрен бүтән китермәгез. Сезнең фимиам минем өчен җирәнгеч.+ Сез яңа ай+ һәм Шимбә көннәрен+ үткәрәсез, җыелышлар җыясыз.+ Сез изге җыелышларыгызны оештырасыз һәм шул ук вакыт сихерчелек белән шөгыльләнәсез+ — мин моңа түзеп тора алмыйм. 14  Мин сезнең яңа ай көннәрегезне һәм бәйрәмнәрегезне нәфрәт итәм. Алар минем өчен йөк булып китте. Аларны күтәреп йөрүдән арыдым. 15  Сез кулларыгызны сузганда,Мин күзләремне читкә борам.+ Сез күп дога кылсагыз да,+Мин сезне тыңламыйм.+ Сезнең кулларыгыз канга баткан.+ 16  Юыныгыз, үзегезне чистартыгыз,+Минем алдымнан яман эшләрегезне алып куегыз,Начарлык эшләүдән туктагыз.+ 17  Яхшылык эшләргә өйрәнегез, гаделлекне эзләгез,+Җәберләүчене төзәтегез. Атасыз баланың* хокукларын,Судта тол хатынның мәнфәгатен яклагыз».+ 18  «Килегез, арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк,— ди Йәһвә+.— Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да,Алар кардай ак булып китәр.+ Куе кызыл тукыма кебек булса да,Алар йон кебек ак булып китәр. 19  Тыңларга әзер булсагыз,Җирнең яхшы җимешләрен ашарсыз.+ 20  Әмма тыңларга теләмәсәгез һәм фетнә күтәрсәгез,Кылычтан һәлак булырсыз,+Чөнки бу — Йәһвә авызыннан чыккан сүз». 21  Ничек тугры шәһәр+ фахишәгә әйләнде соң?+ Ул гаделлек белән тулы иде.+ Анда тәкъвалык яши иде,+Ә хәзер кеше үтерүчеләр генә тора.+ 22  Синең көмешең пычранды,+Сыраңа* су кушылган. 23  Синең мирзаларың үҗәт, алар караклар белән эш итә.+ Аларның һәрберсе ришвәт ярата һәм бүләкләр эзләп йөри.+ Алар атасыз балаларга* гаделлек күрсәтми,Тол хатыннарның хөкем эшләрен беркайчан да карап чыкмый.+ 24  Шуңа күрә Раббы, Гаскәрләр Иясе Йәһвә,Исраилнең Кодрәтле Аллаһысы болай ди: «Менә! Мин үземә каршы килүчеләрдән котылырмынҺәм дошманнарымнан үч алырмын.+ 25  Мин сине җәзалармын,Бөтен пычрагыңны селте белән чистарткандай эретеп чыгарырмынҺәм бар катнашмаларыңны бетерермен.+ 26  Мин элеккегечә хөкемчеләреңнеҺәм әүвәлгедәй киңәшчеләреңне куярмын.+ Шуннан соң син Тәкъвалык шәһәре, Тугры шәһәр дип аталырсың.+ 27  Сион гаделлек белән,Ә кайткан халкы тәкъвалык белән йолып алыныр.+ 28  Фетнәчеләр белән гөнаһ кылучылар бергә тар-мар ителер,+Йәһвәне калдырып китүчеләр юк ителер.+ 29  Сезгә үзегез яраткан зур агачлар өчен оят булыр,+Сез үзегез сайлаган бакчалар* аркасында хурлыкка төшәрсез.+ 30  Сез яфраклары корый барган зур агачтай+Һәм сусыз бакчадай булып китәрсез. 31  Көчле кеше — сүс* кебек,Аның эше очкын кебек булыр. Икесе дә бергә кабынып китәр,Аларны сүндерерлек беркем табылмас».

Искәрмәләр

Мәгъ. «коткару Йәһвәдән килә».
Яки «үз хуҗасын».
Яки «идарәчеләре».
Яки «күрсәтмәсенә».
Яки «Ятимнең».
Яки «Бодай сырасына».
Яки «ятимнәргә».
Күрәсең, агачлар һәм бакчалар потка табыну белән бәйле булган.
Тиз янып китә торган җепселләр.