Ишагыя 10:1—34

  • Аллаһының кулы Исраилгә каршы (1—4)

  • Ассирия — Аллаһының ачуын белдерү таягы (5—11)

  • Ассирия өчен җәза (12—19)

  • Ягъкубның калдыгы кайтыр (20—27)

  • Аллаһы Ассирияне хөкем итәр (28—34)

10  Зыянлы кагыйдәләрне гамәлгә керткән,+Мәрхәмәтсез күрсәтмәләрне туктаусыз әзерләп торган кешеләргә кайгы!  Алар моны ярлыларның законлы таләпләрен кире кагар өчен,Халкымдагы мескеннәрне гадел хөкемнән мәхрүм итәр өчен эшли.+ Шулай итеп алар тол хатыннарның милкен үзләштерә,Атасыз балаларны* талый!+  Хөкем* көнендә,+Ерактан һәлакәт килгәндә сез нәрсә эшләрсез?+ Ярдәм сорап кем янына йөгерерсез,+Байлыгыгызны* кайда калдырырсыз?  Тоткыннар арасында бөгелергә генәЯки үлгәннәр арасында егылырга гына кала. Шунлыктан аның ачуы басылмый,Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.+  «Менә! Ассирияле+Ачуымны белдерү таягы,+Аның кулындагы таяк — хөкемемне үтәү өчен!  Мин аны мөртәт халыкка+Мине ярсыткан халыкка каршы җибәрермен. Мин аңа аларны талап күп табыш алырга,Аларны урамнардагы пычракны таптаган сыман таптарга кушармын.+  Ләкин аның ниятләре башка булыр,Ул үз йөрәгендә башкача уйлар,Чөнки аның йөрәгендә аз халыкларны гына түгел, ә күп халыкларныЮк итәргә һәм җимерергә ният булыр.  Чөнки ул болай ди: „Бар мирзаларым патшалар түгелме?+  Кәлнә́+ Кархеми́ш+ кебек түгелме? Хама́т+ Арпа́д+ кебек,Ә Сама́рия+ Дәмәше́къ+ кебек түгелме? 10  Минем кулым файдасыз илаһларның патшалыкларын яулап алды,Аларның потлары Иерусалим һәм Сама́риянең потларыннан да күбрәк иде!+ 11  Мин Сама́риягә һәм аның файдасыз илаһларына эшләгәннеИерусалимга һәм аның потларына да эшләмәмме әллә?“+ 12  Йәһвә Сио́н тавында һәм Иерусалимда бар эшләрен тәмамлагач, Ул* Ассирия патшасына тәкәбберлеге һәм һавалы, горур карашы өчен җәза бирер.+ 13  Чөнки ул болай ди:„Мин моны үз кулымның көче белән,Үз зирәклегем белән башкарырмын, чөнки мин зирәк. Мин халыкларның чикләрен алып куярмын,+Аларның байлыкларын талармын,+Андагы яшәүчеләрне куәтле кешедәй үземә буйсындырырмын.+ 14  Кош оясына кулы җиткән кешедәй,Мин дә кулымны сузып, халыкның байлыкларын талармын. Караучысыз калган йомыркаларны җыйган кеше кебек,Мин бөтен җирне басып алырмын! Беркем дә канатларын какмас, авызын ачмас һәм чыелдамас“». 15  Балта — үзе белән чабучы кешедән,Пычкы пычкычыдан өстен күтәрелерме? Юл таягы+ үзен тоткан кешене селкетә алырмы? Яки таяк үзен күтәргән кешене күтәрә алырмы? 16  Шуңа күрә Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә —Ассириянең таза кешеләрен алҗытып бетерер+Һәм аның даны астына ут яндырып җибәрер.+ 17  Исраилнең Яктылыгы+ — ут,+Аның Изге Аллаһысы ялкын булып китәр. Ут кабынып китеп, Ассирия патшасының чүп үләннәрен һәм чәнечкеле куакларын бер көндә йотар. 18  Ул аның урманының һәм җимеш бакчасының данын тулысынча* юк итәр. Ул чирле кеше кипкәндәй сүнә барыр.+ 19  Аның урманында агачлар шулкадәр аз калыр,Хәтта малай аларны санап чыга алыр. 20  Ул көнне Исраилдә калган кешеләр,Ягъкуб йортында исән калганнарҮзләренә һөҗүм иткән халыкка инде таянмас.+ Алар тугрылык белән Йәһвәгә —Исраилнең Изге Аллаһысына таяныр. 21  Калдык кына —Ягъкуб токымнарының калдыгы гына — Көчле Аллаһыга кайтыр.+ 22  Синең халкың, и Исраи́л,Диңгез комы бөртекләредәй күп булса да,Аларның калдыгы гына кайтыр.+ Халкыңның юк ителүе билгеләнде,+Һәм гадел хөкем* аларны йотар.+ 23  Әйе, Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә билгеләгән юк итүБөтен җирдә үтәлер.+ 24  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: «Сионда яшәүче халкым, Мисыр кебек сиңа кат-кат таяк белән суккан+ һәм юл таягын сиңа күтәргән ассирияледән курыкма.+ 25  Бик тиздән хөкем тәмамланыр. Ачуым аларга юнәлер, һәм алар юкка чыгар.+ 26  Гаскәрләр Иясе Йәһвә, Өрә́б кыясы янында Мидьянны җиңгән вакыттагы кебек,+ аңа каршы чыбыркы селтәр.+ Аның таягы диңгез өстеннән булыр. Ул аны Мисырда күтәргән кебек күтәрер.+ 27  Ул көнне аның йөге җилкәләреңнән,+Камыты муеныңнан алып куелыр,+Һәм май* аркасында камыт ватылыр».+ 28  Ул Гайга+ һөҗүм итте. Ул Мигро́н аша үтте,Михмаста+ олауларын калдыра. 29  Алар кичү аша үтте,Гебәдә+ төн үткәрде. Рама́ калтырый, Шаулның шәһәре Гибәдә+ яшәүчеләр качты.+ 30  И Галли́м халкы, кычкыр һәм аваз сал! Лаишә́, игътибар ит! И мескен Анату́т!+ 31  Мадминә́ качып китте. Гебимдә яшәүчеләр ышык урын эзләде. 32  Шул көнне ул Нобта+ тукталыр. Ул Сио́н шәһәре тавына —Иерусалим торган калкулыкка — йодрыгын селки. 33  Менә! Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә —Шарт-шорт иттереп ботаклар чабып ташлый.+ Иң биек агачлар киселә,Һәм биекләр түбән ителә. 34  Ул урман куелыкларын тимер корал* белән юк итә,Көчле кеше Лива́н агачларын аударыр.

Искәрмәләр

Яки «Ятимнәрне».
Яки «Җәза».
Яки «Даныгызны».
Сүзгә-сүз «мин».
Яки «җаннан алып тәнгә кадәр».
Яки «җәза».
Бәлки, ягулык итеп яки патшаларны майлар өчен кулланылган май.
Яки «балта».