Ишагыя 12:1—6

  • Рәхмәт белдерү җыры (1—6)

    • «Йәһ Йәһвә — көчем... минем» (2)

12  Ул көнне син, һичшиксез, болай диярсең: «Мин сиңа рәхмәтлемен, и Йәһвә,Чөнки миңа ачуың кабарган булса да,Ачуың акрынлап басылды, һәм син мине юаттың.+  Менә! Аллаһы — коткаручым минем.+ Мин аңа таянырмын, мин куркудан тетрәмәм.+ Чөнки Йәһ* Йәһвә — көчем һәм кодрәтем минем,Ул мине коткарды».+  Коткару чишмәләреннәнСез шатланып су алырсыз.+  Ул көнне сез болай диярсез: «Йәһвәгә рәхмәтләр әйтегез, аның исемен чакырыгыз. Эшләрен халыклар арасында билгеле итегез!+ Аның исеме бөек икәнен игълан итегез.+  Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,*+ чөнки ул искиткеч нәрсәләр эшләде.+ Бу бөтен җирдә билгеле булсын.  Сионда яшәүче,* шатлыктан аваз сал һәм кычкыр,Чөнки синең араңдагы Исраилнең Изге Аллаһысы бөек».

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «көй уйнагыз».
Сүзгә-сүз «яшәүче хатын», җыйма мәгънәдә бөтен кешеләр.