Ишагыя 14:1—32

  • Исраил үз җирендә яшәр (1, 2)

  • Бабыл патшасын мыскыллау (3—23)

    • Балкып торган берәү күктән төшәр (12)

  • Йәһвәнең кулы ассириялеләргә каршы (24—27)

  • Филистигә каршы хәбәр (28—32)

14  Йәһвә Ягъкубка шәфкать күрсәтер+ һәм Исраилне яңадан сайлар.+ Ул аларны үз җирләренә урнаштырыр.*+ Килмешәкләр алар белән берләшер һәм Ягъкуб йортына кушылыр.+  Башка халык кешеләре аларны алып, үз урыннарына кайтарыр, һәм Исраи́л йорты бу кешеләрне Йәһвә җирендә үзләренең ир һәм хатын хезмәтчеләре итәр.+ Алар үзләрен тоткында тотканнарны әсирлеккә алыр һәм үзләрен эшләргә мәҗбүр иткәннәрне буйсындырыр.  Йәһвә сине газаптан, борчылудан һәм коллыкның авыр йөгеннән арындырып, сиңа тынычлык биргән көнне+  син Бабы́л патшасы турында мондый гыйбрәтле хикәя* сөйләрсең: «Башкаларны эшләргә мәҗбүр итүче һәлак булды! Җәберләү бетте!+  Йәһвә явызларның чыбыгын,Идарәчеләрнең таягын сындырды,+  Халыкларны бертуктаусыз, сугып, ярсу белән кыйнаучыны,+Милләтләрне мәрхәмәтсез эзәрлекләп, ачу белән буйсындыручыны юк итте.+  Бөтен җир тынычланды, борчылмый. Кешеләр шатлыктан кычкыра.+  Синең белән ни булганын күреп хәтта артыш агачларыҺәм Ливандагы эрбет агачлары сөенә. Алар: „Безгә урман кисүчеСин егылганнан бирле килми“,— диләр.  Сине каршылар өченХәтта аста Кабер* хәрәкәткә килде. Синең аркада ул көчсез гүр ияләрен,Җирнең бөтен залим җитәкчеләрен* уятты. Ул халыкларның бөтен патшаларын тәхетләреннән торгызды. 10  Алар барысы сиңа болай ди: „Син дә безнең кебек хәлсезләндеңме? Безнең кебек булып киттеңме? 11  Кабергә* синең горурлыгың,Кыллы уен коралларың тавышы ташланды.+ Кортлар — астыңдагы ятагың,Өстеңдәге япмаң булды“. 12  Син күктән килеп төштең,И балкып торган йолдыз — таң улы! Җиргә аудың,Әй халыкларны җиңүче!+ 13  Күңелеңнән син болай дидең: „Күкләргә күтәрелермен.+ Тәхетемне Аллаһы йолдызларыннан югарырак куярмын,+Төньякның иң ерак җирләрендәге+Җыелыш тавына утырырмын. 14  Болытлар өстеннән күтәрелермен,Аллаһы Тәгалә кебек булырмын“. 15  Әмма сине Кабергә,*Чокырның иң тирән җирләренә ташларлар. 16  Сине күргәннәр сиңа текәлеп карар,Сине җентекләп күздән кичерер һәм әйтер: „Җирне селкеткән,Патшалыкларны тетрәткән+ кеше шушымы әллә? 17  Җирне чүлгә әйләндергән,Андагы шәһәрләрне җимергән,+Тоткыннарын өйләренә җибәрмәгән кеше шушымыни?“+ 18  Халыкларның бөтен патшалары,Әйе, аларның барысы хөрмәтләпҺәрберсе үз төрбәсенә җирләнә. 19  Ә син кабергә салынмадың,Сине кирәксез үсентедәй* кире кактылар,Син ташлы чокырдаКылыч белән үтерелгән үлекләр астында калдың. Син аяк астына салып тапталган мәет сыман. 20  Син патшалар белән бергә җирләнмәссең,Чөнки үз җиреңне тар-мар иттең,Үз халкыңны кырып бетердең. Явызлар токымының исеме бүтән беркайчан да телгә алынмас. 21  Ата-бабаларының гаебе аркасындаАның улларын үтерер өчен урын әзерләгез,Шулчак алар күтәрелеп җирне биләп алмас Һәм җирне үз шәһәрләре белән тутырмас». 22  «Мин аларга каршы күтәрелермен»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә. «Мин Бабыл исемен, аның калдыгын, аның токымын һәм нәселен кырып бетерермен»+,— ди Йәһвә. 23  «Мин аны дикобразлар биләмәсе һәм сазлык җире итәрмен. Мин аны юк итү себеркесе белән себереп чыгармын»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә. 24  Гаскәрләр Иясе Йәһвә ант итте: «Нәрсә ниятләсәм, шул булыр,Нәрсә карар итсәм, шул үтәлер. 25  Үз җиремдә ассириялене юк итәрмен,Аны тауларымда таптармын.+ Аның камыты алардан салдырылырҺәм йөге җилкәләреннән алып куелыр».+ 26  Бөтен җиргә каршы чыгарылган карар менә шул,Бар халыкларга каршы сузылган* кул менә шул. 27  Гаскәрләр Иясе Йәһвә карар чыгарды —Аны кем юкка чыгара алыр?+ Аның кулы сузылган —Аны кем кире бора алыр?+ 28  Әһә́з патша үлгән елны+ Аллаһы мондый хәбәр җибәрде: 29  «Филисти́ һәм синең халкың,Үзеңә сугучының таягы сынганына сөенмә. Чөнки елан тамырыннан+ агулы елан килеп чыгар,+Һәм аның токымы елгыр зәһәр елан* булыр. 30  Мескеннәрнең беренче балалары тукланганда,Ярлылар иминлектә ятканда,Мин тамырыңны ачлык белән корытырмын,Синең калдыгың үтерелер.+ 31  И капка, акырып ела! И шәһәр, кычкыр! Бөтен халкың, Филисти, өметсезлеккә бирелер! Чөнки төньяктан төтен килә,Дошман сафларында артта калучы юк». 32  Алар халыкның хәбәрчеләренә ничек җавап бирергә тиеш? Йәһвә Сионга нигез салды,+Һәм аның халкының мескеннәре анда сыеныч табар.

Искәрмәләр

Яки «аларга үз җирләрендә тынычлык бирер».
Яки «мыскыллаучы сүзләр».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «кәҗә тәкәләрен».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «ботактай».
Яки «сугарга әзер».
Сүзгә-сүз «очучы ялкынлы елан».