Ишагыя 15:1—9

  • Моабка каршы хәбәр (1—9)

15  Моабка каршы хәбәр:+ Моабтагы Ар+ шәһәре тынып калды,Чөнки бер төн эчендә харап ителде. Моабтагы Кир+ шәһәре тынып калды,Чөнки бер төн эчендә харап ителде.  Ул елар өчен гыйбадәтханәгә һәм Дибунга,+Биеклекләргә күтәрелде. Нәбу́+ һәм Мәдибаны+ кызганып, Моа́б акырып елый. Һәр кешенең чәче+ дә, сакалы+ да кырылган.  Урамнарында алар матәм киемендә йөри. Түбәләрендә һәм шәһәр мәйданнарында алар бөтенесе акырып елый. Алар аска елап төшә.+  Хишбу́н һәм Элга́л+ кычкыра. Аларның тавышы Яһаска+ кадәр ишетелә. Шуңа күрә Моабның кораллы ир-атлары кычкырып тора. Аның җаны калтырый.  Йөрәгем Моабны уйлап үксеп елый. Аның качкыннары Согарга+ һәм Әгла́т-шелишиягә+ кадәр җитте. Алар елый-елый Лухи́т битләвенә күтәрелә,Хоронаи́м юлында бәла-казадан кычкыра.+  Чөнки Нимри́м сулары корыды. Яшел чирәм кибеп бетте,Үлән юкка чыкты һәм бернинди яшеллек калмады.  Шуңа күрә алар мал-мөлкәт һәм байлыкларыннан калганны алып китә. Алар тупыллар үскән үзәнне* кичә.  Ачы тавыш бөтен Моаб җирендә яңгырый.+ Акырып елау Әглаимга җитә. Үкереп елау Бәхи́р-элимда ишетелә.  Чөнки Димо́н сулары кан белән тулы,Ә аның күрәселәре бар әле: Мин котылган моаблыларга, Ул җирдә калганнарга арыслан җибәрәм.+

Искәрмәләр

Яки «елга үзәнен».