Ишагыя 16:1—14

  • Моабка каршы хәбәрнең дәвамы (1—14)

16  Силәдән чүл аркылыСио́н шәһәре тавына,Шул җирнең идарәчесенә сарык тәкәсе җибәрегез.  Моа́б кызлары Арно́н кичүләре янында+Оясыннан куып җибәрелгән коштай булыр.+  «Киңәш бир, карарны үтә. Көн уртасындагы күләгәңне төн кебек караңгы ит. Таралганнарны яшер һәм качканнарны тотып бирмә.  И Моаб, таралган халкым синең араңда яшәсен. Аларга юкка чыгаручыдан яшеренер урын бул.+ Җәберләүчегә ахыр килер,Таркатылу бетәрҺәм башкаларны таптаучылар җирдән юкка чыгар.  Шунда тугры мәхәббәт нигезендә тәхет куелыр. Давыт чатырындагы шул тәхеттә утыручы тугры булыр.+ Ул дөрес хөкем итәр, гаделлекне тиз урнаштырыр».+  Без Моабның горурлыгы турында, ә ул бик горур,+Аның тәкәбберлеге, горурлыгы һәм ярсуы турында ишеттек.+ Ләкин аның буш сүзләре юкка чыгар.  Шуңа күрә Моаб үз башына төшкән бәла аркасында үкереп елар. Алар бөтенесе акырып елар.+ Тар-мар ителгәннәр Кир-һәрәшиттәге+ йөзем көлчәләрен юксынып ыңгырашыр.  Чөнки Хишбу́н+ кырлары,Сибмадагы+ йөзем агачы корыды. Халыкларның идарәчеләре аның кызыл җимеш тулы* ботакларын таптады. Бу ботаклар Язергә+ кадәр җитеп,Чүлгә кадәр сузылган иде. Аның үсентеләре үсеп китеп, диңгезгә кадәр җиткән иде.  Шуңа күрә мин, Язе́р өчен кычкырып елаган кебек, Сибмадагы йөзем агачы өчен үкереп елармын. И Хишбун һәм Элга́л,+ мин сезне күз яшьләрем белән чылатырмын,Чөнки сезнең җәйге җимешләр җыю һәм урак өсте вакытларындагы кычкыру авазлары бетте.* 10  Җимеш бакчасында сөенеч һәм шатлык бетте,Йөзем бакчаларында шатлыклы җырлар һәм кычкырулар ишетелми.+ Бүтән һичкем изгечләрдә йөзем изми,Чөнки мин куану тавышларын туктаттым.+ 11  Шуңа күрә Моаб өчен күңелем,+Кир-һәрәши́т өчен йөрәгем+Арфа кылларыдай тибрәнә. 12  Моаб биеклектә табынып алҗып бетсә дә, үзенең изге йортына дога кылу өчен йөрсә дә, ул бернәрсәгә ирешмәс.+ 13  Бу — Йәһвәнең Моаб турында алдан әйткән сүзе. 14  Хәзер исә Йәһвә болай ди: «Ялланган эшченең вакыты белән исәпләгәндә,* өч ел эчендә төрле чуалышлар аркасында Моаб, даны бетеп, хур ителер. Калганнар исә бик аз һәм әһәмиятсез булыр».+

Искәрмәләр

Яки «кып-кызыл».
Я, бәлки, «Чөнки сезнең җәйге җимешләрегезгә һәм уңышыгызга хәрби кычкыру тавышы килде».
Яки «Ялланган эшче җентекләп исәпләгәндәй». Ягъни төгәл өч ел эчендә.