Ишагыя 17:1—14

  • Дәмәшекъкә каршы хәбәр (1—11)

  • Йәһвә халыкларны шелтәләр (12—14)

17  Дәмәшекъкә каршы хәбәр:+ «Менә, Дәмәше́къ инде шәһәр булмас,Ул хәрабәләр өеменә әйләнер.+  Аругы́р+ шәһәрләре буш калыр,Көтүләрнең ял итү урыннарына әйләнер,Аларны анда беркем дә куркытмас.  Ифраимда ныгытылган шәһәрләр,+Дәмәшекътә патшалык юкка чыгар.+ Су́риядә исән калганнарның даныИсраиллеләрнең даны юк булган кебек юкка чыгар»,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.  «Шул көнне Ягъкубның даны кимер,Таза тәне ябыгыр.  Бу — уракчы үсеп утырган игенне җыйгандагы,Кулы иген башакларын ургандагы кебек,Кеше рефалылар үзәнендә+ ашлыкның калдыгын җыйгандагы кебек булыр.  Зәйтүн агачыннан җимешләре бәреп төшерелгәч,Иң өстәге ботакта ике-өч өлгергән җимеш кенә,Аның җимеш бирә торган ботакларында дүрт-биш җимеш кенә калган кебек,Калдыклар гына калыр»+,— дип әйтә Исраи́л Аллаһысы Йәһвә.  Ул көнне кеше үзенең Яратучысына карар һәм күзләрен Исраилнең Изге Аллаһысына төбәр.  Ул үз куллары корган+ мәзбәхләргә карамас,+ бармаклары ясаган изге агач баганаларга* һәм фимиам мәзбәхләренә күз салмас.  Ул көнне аның ныгытылган шәһәрләре урманлы җирдә ташланган авыллар кебек,+Исраиллеләр алдында калдырылган ботак кебек булып китәр. Анда буш җир булыр. 10  Чөнки син* коткаручы Аллаһыңны оныттың,+Ныгытмаңның Кыясын+ исеңә төшермәдең. Шуңа күрә син матур бакчалар булдырасың даШунда чит кешенең* үрентеләрен утыртасың. 11  Көндез син бакчаңны җентекләп киртәлисең,Иртән инде орлыкларың үсә башлый,Ләкин син чирләгәндә һәм бетмәс авырту кичергәндә, уңыш юкка чыгар.+ 12  Тыңла! Диңгезләр шаулагандай,Күп халыклар шау-шу килә! Көчле сулар үкергәндәй,Милләтләр шау-гөр килә! 13  Халыклар көчле сулар үкергәндәй тавышланыр. Ул аларны шелтәләр, һәм алар еракка качар,Алар җил тауларда кибәкләрне очыргандай,Давыл шайтан таягын* тәгәрәткәндәй куылыр. 14  Кич белән бәла-каза килә. Таң атып өлгерми — алар инде юк. Безне талаганнарның,Безне бөлдергәннәрнең өлеше шул.

Искәрмәләр

Ягъни Иерусалим.
Яки «илаһның».
Яки «өермә үләнен».