Ишагыя 19:1—25

  • Мисырга каршы хәбәр (1—15)

  • Мисыр Йәһвәне белер (16—25)

    • Мисырда Йәһвәгә багышланган мәзбәх торыр (19)

19  Мисырга каршы хәбәр.+Менә Йәһвә елгыр болытка атланып, Мисырга килә. Мисырның файдасыз илаһлары аның алдында калтырар,+Мисырның йөрәге алыныр.  «Мин мисырлыларны мисырлыларга каршы котыртырмын,Алар бер-берсе белән сугышыр,Һәрберсе үз кардәшенә һәм үз якынына каршы,Шәһәр шәһәргә, патшалык патшалыкка каршы сугышыр.  Мисыр аптырашта калыр,Мин аның ниятләрен бозармын.+ Алар файдасыз илаһларга,Әфсенчеләр, рухлар чакыручылар һәм күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәр.+  Мин Мисырны кырыс хуҗаның кулына бирермен,Тупас патша алар белән идарә итәр»+,— ди Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.  Диңгез суы корып бетәр,Һәм елга кибеп юкка чыгар.+  Елгалар сасып бетәр. Мисырдагы Нил каналлары саегып кибәр. Камышлар һәм кыяклар череп таркалыр.+  Нил елгасы буенда, Нил тамагы янында үскән үсемлекләр,Нил буендагы орлык чәчелгән бөтен җир+ корып бетәр.+ Аларны җил очырып алып китеп юк итәр.  Балыкчылар кайгырыр,Нилга кармак салучылар көенер,Һәм суга ятьмә салучылар хәлсезләнер.  Тарап куелган җитен белән эшләүчеләр,+Туку станында ак тукыма ясаучылар хурлыкка төшәр. 10  Мисыр тукучылары хәсрәтләнер,Ялланган эшчеләрнең һәрберсе кайгыга төшәр.* 11  Суа́н+ мирзалары аңсыз. Фиргавеннең иң зирәк киңәшчеләре акылсыз киңәшләр бирә.+ Сез фиргавенгә: «Мин зирәкләрнең токымы,Борынгы патшаларның токымы»,— дип ничек әйтә аласыз? 12  Кая соң, алайса, шул акыл ияләрең?+ Алар, Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең Мисыр турында кабул иткән карарын белсәләр, сөйләсен сиңа. 13  Суан мирзалары акылсыз эш итте. Ноф*+ мирзалары алданды. Мисырны үз кабиләләренең башлыклары адаштырды. 14  Йәһвә Мисырга каушау рухы койды.+ Аның җитәкчеләре аны бөтен эшләрендә адаштырды,Аны үз косыгы тирәли чайкалып йөргән эчкече сыман итте. 15  Мисырда баш белән койрык өчен дә,Үсенте белән кыяк* өчен дә башкарасы эш булмас. 16  Ул көнне Мисыр хатын-кызга охшап калыр. Ул Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үзенә күтәргән янаулы кулыннан куркуга төшәр һәм калтыраныр.+ 17  Яһүд җире аркасында Мисырның коты алыныр. Ул җир телгә алынганда, мисырлыларның йөрәкләре алыныр, чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә үзләренә каршы карар чыгарды.+ 18  Ул көнне Мисыр җирендә Кәнга́н телендә сөйләшүче һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә тугры булырга ант итүче биш шәһәр булыр.+ Аларның берсе Җимерү шәһәре дип аталыр. 19  Ул көнне Мисыр җиренең уртасында Йәһвәгә багышланган мәзбәх һәм аның чигендә Йәһвәне олылау өчен багана торыр. 20  Болар Мисыр җирендә Гаскәрләр Иясе Йәһвә турында билге һәм шаһитлек булып торыр. Чөнки алар җәберләүчеләр аркасында Йәһвәдән ярдәм сорап кычкырыр, һәм ул аларга үзләрен коткарачак бөек коткаручы җибәрер. 21  Йәһвә мисырлыларга билгеле булып китәр, һәм ул көнне мисырлылар Йәһвәне белерләр. Алар Йәһвәгә багышлап корбаннар белән бүләкләр китерер һәм нәзер биреп аны үтәр. 22  Йәһвә Мисырны җәзалар,+ аны җәзалар һәм савыктырыр. Алар Йәһвәгә кайтырлар, һәм ул аларның ялваруларына җавап биреп, аларны савыктырыр. 23  Ул көнне Мисырдан Ассириягә зур юл салыныр.+ Шунда Ассирия Мисырга, ә Мисыр Ассириягә килер. Мисыр Ассирия белән бергә Аллаһыга хезмәт итәр. 24  Ул көнне Исраи́л Мисыр белән Ассириягә кушылыр+ һәм җир өчен фатиха булыр, 25  чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә: «Минем халкым Мисыр, үз кулларым булдырган Ассирия һәм мирасым — Исраил фатихалы булсын»+,— диеп, аларга хәер-фатихасын бирер.

Искәрмәләр

Яки «җаны кайгырыр».
Яки «Мемфис».
Я, бәлки, «Пальма ботагы белән камыш».