Ишагыя 20:1—6

  • Мисырга һәм Хәбәшстанга каршы билге (1—6)

20  Ассирия патшасы Саргу́н Ашдодка+ тартанны* җибәргән елны Ашдодка каршы сугышты һәм аны яулап алды.+  Шул вакытта Йәһвә Аму́з улы Ишагыягә+ болай диде: «Бар, билеңнән матәм киемен һәм аякларыңнан сандалларыңны сал». Ул шулай эшләде дә: ул ялангач* һәм яланаяк йөрде.  Аннары Йәһвә әйтте: «Хезмәтчем Ишагыя́ Мисырга+ һәм Хәбәшстанга+ каршы билге+ һәм галәмәт булып, өч ел ялангач һәм яланаяк йөргән кебек,  Ассирия патшасы да әсирлеккә алган мисырлыларны+ һәм хәбәшләрне — малайларны һәм картларны — ялангач, яланаяк һәм артлары шәрә килеш алып барыр һәм Мисырның шәрәлеге ачылыр.*  Шунда аларның коты алыныр, һәм аларга үзләре өмет баглаган Хәбәшстан өчен һәм горурланган* Мисыр өчен оят булыр.  Ул көнне бу яр буендагы җирдә яшәүчеләр болай дияр: „Карагыз, Ассирия патшасыннан коткарыр дип өметләнеп, без алардан ярдәм эзләгән идек. Ә алар белән әнә нәрсә булды! Хәзер инде ничек котылырбыз?“».

Искәрмәләр

Яки «гаскәр башлыгын».
Яки «өс киемсез».
Яки «Мисыр оятка калыр».
Яки «матурлыгы белән сокландырган».