Ишагыя 21:1—17

  • Диңгез чүленә каршы хәбәр (1—10)

    • Күзәтү манарасында уяу тору (8)

    • «Бабыл җиңелде!» (9)

  • Дүмәгә каршы һәм далага каршы хәбәр (11—17)

    • «Сакчы, төн турында ни диярсең?» (11)

21  Диңгез чүленә* каршы хәбәр:+ Чүлдән, дәһшәтле җирдәнКөньякта котырынган давыллы җилләр кебек бәла килә.+  Мин мондый куркыныч күренеш күрдем: Мәкерле халык мәкерле эш итә,Җимерүче халык җимерә. Алга, Ила́м! Һөҗүм ит, Ми́дия!+ Ул китергән бар газапларны мин бетерермен.+  Бу күренештән бик җәфаланам.+ Тулгак тоткан хатын кебекГазаплардан интегәм. Мин шулкадәр газапланам, хәтта ишетмим,Шулкадәр борчылам, хәтта күрмим.  Йөрәгем дөп-дөп тибә, куркудан калтыранам. Көтеп алган эңгер-меңгер вакыт мине тетрәндерә.  Табын җәегез һәм урыннар әзерләгез! Ашагыз, эчегез!+ Торыгыз, мирзалар, калканны майлагыз!  Чөнки Йәһвә миңа әйтте: «Бар, күзәтүче куй, һәм ул күргәннәрен сөйләп торсын».  Ул пар атлар җигелгән хәрби арбалар,Ишәкләр тарткан һәм дөяләр җигелгәнХәрби арбалар күрде. Ул җентекләп, зур игътибар белән күзәтте.  Шунда ул арысландай кычкырып җибәрде: «И Йәһвә, мин көне буе күзәтү манарасында торам,Һәр төн шул урынымда калам.+  Кара, кемнәр килә: Пар атлар җигелгән хәрби арбаларда кешеләр якынлаша!»+ Аннары ул болай дип кычкырды: «Ул җиңелде! Бабы́л җиңелде!+ Һәм аның илаһларының бар потлары челпәрәмә китерелде һәм җирдә ята!»+ 10  И ашлык сыман сугылган халкым,Ындыр табагымның ашлыгы,*+Мин сиңа Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән ишеткәнне сөйләдем. 11  Дүмәгә* каршы хәбәр: Сәгыйрдән+ кемдер миңа кычкыра: «Сакчы, төн турында ни диярсең? Сакчы, төн турында ни диярсең?» 12  Сакчы әйтте: «Таң атып килә, аннары тагын төн җитә. Сорыйсыгыз килсә, сорагыз. Яңадан килегез!» 13  Далага каршы хәбәр: И Дида́н+ кәрваннары,Сез даладагы агачлыкта төн үткәрерсез. 14  Тима́+ җирендә яшәүчеләр,Сусаган кешене каршылар өчен су китерегез,Качып китүчегә икмәк бирегез. 15  Чөнки алар кылычтан, чыгарылган кылычтан,Киерелгән җәядән һәм сугышның рәхимсезлегеннән качты. 16  Чөнки Йәһвә миңа әйтте: «Ялланган эшченең вакыты белән исәпләгәндә* бер ел эчендә Кидарның+ бөтен даны бетәр. 17  Кида́р сугышчылары арасыннан җәячеләр аз калыр, чөнки Исраил Аллаһысы Йәһвә моны әйтте».

Искәрмәләр

Күрәсең, борынгы Бабыл җире.
Сүзгә-сүз «улы».
Мәгъ. «тынлык».
Яки «Ялланган эшче җентекләп исәпләгәндәй». Ягъни төгәл бер ел эчендә.