Ишагыя 22:1—25

  • Күренеш үзәнлеге турында хәбәр (1—14)

  • Идарәче Шебнә урынына Ильяким (15—25)

    • Символик казык (23—25)

22  Күренеш үзәнлеге* турында хәбәр:+ Синең белән нәрсә булды? Ник бөтен халкың түбәләргә менде?  Син шау-шу тулы идең,Тынгысыз башкала, шатланучы шәһәр. Үтерелгән кешеләрең кылычтан үлмәде,Сугышта да һәлак булмады.+  Бөтен залимнәрең бергә качты.+ Аларны әсирлеккә алыр өчен җәя кирәк булмады. Еракка качкан булсалар да,Тотылганнарның барысы кулга алынды.+  Шуңа күрә мин әйттем: «Миңа карамагыз,Мин каты елармын.+ Мине юатырга тырышмагыз,Минем халкым — кызым* юк ителде бит.+  Чөнки бу — Күренеш үзәнлегендәАллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән килгәнЫгы-зыгы, җиңелү һәм каушап калу көне.+ Дивар җимерелә,+Һәм ачы тавыш тауга күтәрелә.  Ила́м+ уклар савытын,Арбалар һәм атлар* ала,Кир+ калкан әзерли.  Синең иң яхшы үзәнлекләреңХәрби арбалар белән тулыр,Һәм атлар* капка янында үз урыннарына басар,  Яһүднең яклавы* алып куелыр. Ул көнне син „Лива́н урманы“+ дип аталган бинадагы корал саклау йортына таба карарсың,  һәм сез Давыт Шәһәренең диварларында күп җимерек урыннар күрерсез.+ Һәм түбәнге буага+ су җыярсыз. 10  Сез Иерусалимдагы йортларны карап чыгарсыз һәм диварны ныгытыр өчен йортларны сүтәрсез. 11  Сез ике дивар арасында иске буа сулары өчен сулык ясарсыз, ләкин бу хәлне китереп чыгарган Бөек Яратучыга карамассыз һәм моны инде әллә кайчан булдырган Шәхесне күрмәссез. 12  Ул көнне Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе ЙәһвәҮкереп еларга һәм хәсрәтләнергә,+Баш кырдырырга һәм матәм киеме кияргә боерыр. 13  Ләкин сез моның урынына бәйрәм итәсез һәм шатланасыз,Эре терлек чаласыз һәм сарыклар суясыз,Ит ашыйсыз һәм шәраб эчәсез.+ „Әйдәгез, ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез“+,— дисез». 14  Аннары Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа шуны ачты: «„Бу җинаятегез, үзегез үлгәнче, йолып алынмас“+,— ди Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә». 15  Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: «Йорт* өчен җаваплы идарәче Шебнә́+ янына бар һәм сора: 16  „Бу җирдә нәрсә синеке һәм монда кемнәрең бар? Нишләп син үзеңә монда чокып кабер ясыйсың?“ Ул биек урында үзенә чокып кабер ясый. Ул үзенә кыяташта чокып төрбә ясый. 17  „И кеше, менә, Йәһвә сине аяусыз атып бәрер һәм каты итеп эләктереп алыр. 18  Ул, һичшиксез, сине тыгыз итеп төреп, тупны ыргыткандай киң җиргә ыргытыр. Анда син үләрсең, һәм синең данлыклы арбаларың хуҗаң йорты өчен хурлык булыр. 19  Мин сине үз урыныңнан бәреп төшерермен һәм хезмәт урыныңнан куып чыгарырмын. 20  Ул көнне мин хезмәтчем Хилкыя́ улы Ильякимны+ чакырырмын, 21  һәм аңа синең озын күлмәгеңне кидерермен, билен путаң* белән кысып бәйләрмен+ һәм аның кулына синең хакимлегеңне бирермен. Ул Иерусалим халкына һәм Яһүд йортына ата булыр. 22  Мин Давыт йорты ачкычын+ аның җилкәсенә элеп куярмын. Ул ачканны беркем япмас, ул япканны беркем ачмас. 23  Мин аны ныклы урынга казыкны каккандай кагармын, һәм ул үз атасы йорты өчен дан тәхете булып китәр. 24  Аңа үз атасы йортының данын: токымнарны һәм нәселне — бөтен кечкенә савытларны, касәсыман савытларны, шулай ук бөтен зур чүлмәкләрне элеп куярлар. 25  Ул көнне,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— ныклы урынга кагылган казык алып куелыр.+ Аны чабып ташларлар, һәм ул килеп төшәр, ә аңа эленгән йөк ватылыр, чөнки Йәһвә үзе моны әйтте“».

Искәрмәләр

Күрәсең, Иерусалим.
Шигъри гәүдәләнеш. Бәлки, жәлләү я кызгану хисен белдерә.
Яки «җайдаклар».
Яки «җайдаклар».
Яки «пәрдәсе».
Яки «Сарай».
Ягъни билбавың.