Ишагыя 23:1—18

  • Тирга каршы хәбәр (1—18)

23  Тир турында хәбәр:+ Тарши́ш+ кораблары, акырып елагыз! Чөнки порт җимерелгән, анда кереп булмый. Аларга бу турыда Китти́м+ җирендә билгеле булды.  Дәшмәгез, яр буенда яшәүчеләр. Диңгезне гизеп йөргән Сидо́н+ сәүдәгәрләре сине баетты.  Синең керемең — Шиху́р*+ ашлыгыҺәм Нил уңышы күп сулар буйлап китерелде. Бу халыкларга табыш китерде.+  И Сидон, диңгез ныгытмасы, гарьлән,Чөнки диңгез болай диде: «Тулгак тоту газапларын кичермәдем, бала тудырмадым,Егетләр һәм кызлар карап үстермәдем».+  Кешеләр Тир турындагы хәбәрдән,+Мисыр турындагы хәбәрне ишеткәндәге кебек,+ хафага төшәр.  Диңгезне кичеп, Таршишка барыгыз! Яр буенда яшәүчеләр, акырып елагыз!  Әллә борынгы заманнан, яшь көннәреннән алып шатланган шәһәрегез шулмы? Аяклары аны ерак җирләргә яшәргә алып китә иде.  Таҗлар бүләк итүче,Сәүдәгәрләре мирзалар булган,Сатучылары бөтен җирдә хөрмәт ителгәнТир шәһәренә каршы мондый карарны кем чыгарды?+  Гаскәрләр Иясе Йәһвә үзе моны карар итте. Ул аның горурлыгын һәм бөтен күркен хур итәр өчен,Җир йөзендә хөрмәт ителгән барлык кешеләрне басынкыландырыр өчен шулай эшләде.+ 10  И Таршиш кызы, Нил елгасыдай үз җиреңне үтеп чык. Кораб төзү урыны* инде юк.+ 11  Аллаһы үз кулын диңгез өстенә сузды,Ул патшалыкларны селкетте. Йәһвә Финики́я ныгытмаларын юк итәргә боерды.+ 12  Һәм ул болай ди: «И Сидонның җәберләнгән гыйффәтле кызы,Син бүтән шатланмассың.+ Тор, диңгезне кичеп, Киттимга+ бар. Әмма анда да үзеңә тынычлык тапмассың». 13  Менә калдайлылар җире.+ Ассирия+ түгел, шушы халык Тирны чүл хайваннары өчен яшәү урыны итте. Алар камалыш манаралары төзеде,Аның ныгытылган манараларын җимерде,+Аны хәрабәләргә әйләндерде. 14  Таршиш кораблары, үкереп елагыз,Чөнки ныгытмагыз җимерелде.+ 15  Ул көнне Тир 70 елга+ — бер патшаның гомеренә тиң вакытка онытылыр. 70 ел үткәч, Тир җырда әйтелгән фахишә кебек булыр: 16  «Онытылган фахишә, арфа алып, шәһәр буйлап йөр. Сине искә төшерсеннәр өчен,Арфаңны оста итеп уйна, Күп җырлар җырла». 17  Җитмеш ел узгач, Йәһвә Тирга игътибар итәр, һәм Тир үзенең һөнәренә кайтыр һәм җир йөзендәге бөтен дөньяның патшалыклары белән фәхешлек итәр. 18  Ләкин аның табышы һәм эш хакы Йәһвә өчен изге нәрсә булып китәр. Ул тупланмас һәм аерып куелмас, чөнки аның эш хакы Йәһвә алдында яшәүчеләр өчен булыр, алар туйганчы ашар һәм купшы итеп киенер.+

Искәрмәләр

Ягъни Нил елгасының тармагы.
Я, бәлки, «Порт».