Ишагыя 24:1—23

  • Йәһвә җирне буш калдырыр (1—23)

    • Йәһвә — Сионда Патша (23)

24  Менә, Йәһвә җирдәге һәр яшәүчене һәлак итеп, җирне буш калдыра.+ Ул аның астын өскә китерә*+ һәм анда яшәүчеләрне таратып җибәрә.+  Һәркем белән: Халык һәм рухани,Хезмәтче һәм хуҗасы,Хезмәтче хатын һәм хуҗабикәсе,Сатып алучы һәм сатучы,Әҗәткә бирүче һәм әҗәткә алучы,Рибачы* һәм бурычлы кеше белән бер үк хәл булыр.+  Җир тулысынча буш калыр. Ул тулысынча таланыр,+Чөнки бу — Йәһвәнең әйткән сүзе.  Җир кайгыра,*+ корып бара. Уңдырышлы җир кибә, сула бара. Җирнең күренекле кешеләре хәлсезләнә.  Җирне үзендә яшәүчеләр нәҗесләде,+Чөнки алар кануннарны санга сукмады,+Күрсәтмәне үзгәртте+Һәм гасырларга төзелгән* килешүне бозды.+  Шуңа күрә җирне каргыш йота,+Анда яшәүчеләр гаепле дип табылды. Шунлыктан җирдә халык кимеде,Бик аз кеше калды.+  Яңа шәраб кайгыра,* йөзем агачы корый,+Бөтен шат күңеллеләр көрсенә.+  Шалтыравыкның күңелле тавышы ишетелми. Типтерүчеләрнең шау-шулары бетте. Арфаның күңелле тавышы юкка чыкты.+  Алар җырлар җырламыйча шәраб эчә,Эчкән хәмерләренең тәме ачы. 10  Буш шәһәр җимерелгән.+ Һәр йорт бикле, анда кереп булмый. 11  Урамнарда шәраб сорап кычкыралар. Бөтен уен-көлке юкка чыкты. Җирнең шатлыгы бетте.+ 12  Шәһәр хәрабәләр булып калды. Капкасы җимерекләр өеменә әверелде.+ 13  Зәйтүн агачы кагылгач,+Йөзем җыелып беткәч, берәм-сәрәм җимешләр калган кебек,+Халкым да җирдә башка халыклар арасында шулай калыр. 14  Алар аваз салыр,Шатланып кычкырыр. Диңгез ягыннан* Йәһвәнең мәһабәтлеген игълан итәр.+ 15  Шуңа күрә алар яктылык җирендә* Йәһвәне данлар,+Диңгез утрауларында Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең исемен данлыклар.+ 16  Җирнең чикләреннән без җырлар ишетәбез. «Гадел* Аллаһыга дан!»+ — дип җырлыйлар. Ләкин мин әйтәм: «Мин хәлсезләнәм, мин хәлсезләнәм! Миңа кайгы! Мәкерлеләр мәкерле эш итә,Мәкерлеләр мәкерлек белән мәкерле эш кыла».+ 17  Бу җирдә яшәүче, сине дәһшәт, чокырлар һәм тозаклар көтә.+ 18  Дәһшәт тавышыннан качкан һәркем чокырга төшәр,Чокырдан чыккан һәркем тозакка эләгер.+ Чөнки күктәге суларның капкалары ачылыр,Җирнең нигезләре селкенер. 19  Җир кисәкләргә ярыла. Ул селкенә. Җир бик көчле тетри.+ 20  Җир сәрхуш сыман чайкала,Алачык җилдә селкенгәндәй селкенә. Җинаяте аның өстендә авыр йөк булып ята,+Ул егылыр һәм бүтән күтәрелмәс. 21  Ул көнне Йәһвә күкләрдәге гаскәргәҺәм җирдәге патшаларга игътибар итәр. 22  Аларны тоткыннарны чокырга җыйгандайБергә җыярлар,Аларны зинданга ябып куярлар. Күп көннәрдән соң аларга игътибар итәрләр. 23  Тулы ай уңайсызланыр,Балкып торган кояш оялыр,+Чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә Сио́н тавында+ һәм ИерусалимдаҮз халкының өлкәннәре алдында+ данлыклы Патша+ булды.

Искәрмәләр

Яки «аның йөзен боза».
Рибачы — процентка акча бирүче.
Я, бәлки, «кибеп бетә».
Яки «борынгы».
Я, бәлки, «кибеп бетә».
Яки «Көнбатыштан».
Яки «көнчыгышта».
Яки «Тәкъва».