Ишагыя 26:1—21

  • Аллаһыга таяну һәм коткару турында җыр (1—21)

    • Йәһ Йәһвә — мәңгелек Кыя (4)

    • Җирдә яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнер (9)

    • «Синең үлеләрең яшәр» (19)

    • Эчке бүлмәләреңә кер һәм яшерен (20)

26  Ул көнне Яһүд җирендә+ мондый җыр җырларлар:+ «Безнең шәһәребез көчле.+ Аллаһының коткаруы — аның өчен диварлар һәм балчык ныгытмалар.+  Капкаларны ачыгыз,+ тәкъва халык керсен,Тугрылык күрсәтүче халык керсен.  Син үзеңә таянган* кешеләрне якларсың. Аларга бетмәс тынычлык бирерсең,+Чөнки алар сиңа өметләнә.+  Мәңге Йәһвәгә таяныгыз,+Чөнки Йәһ* Йәһвә — мәңгелек Кыя.+  Ул калкулыкта яшәгәннәрне, биектә торган шәһәрне түбәнәйтер. Ул аны җимерер,Җиргә кадәр җимерер. Ул аны туфракка бәреп төшерер.  Аны аяк табаны,Изелгәннең аяклары, мескеннәрнең табаннары таптар».  Тәкъваның сукмагы туры.* Син намуслы булганга,Тәкъваның юлын тигезләрсең.  И Йәһвә, синең гаделлек юлыңнан йөргәндәСиңа өметләнәбез. Безнең* сине һәм исемеңне истә тотасыбыз килә.  Төнлә бөтен җаным сиңа омтыла,Әйе, минем рухым сине эзли,+Чөнки син җирне хөкем иткәндә,Җирдә яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнә.+ 10  Явызга илтифат күрсәтелсә дә,Ул тәкъвалыкка өйрәнмәс.+ Намуслылык* җирендә дә ул явыз эш итәр+Һәм Йәһвәнең мәһабәтлеген күрмәс.+ 11  И Йәһвә, синең кулың күтәрелгән, ләкин алар моны күрми.+ Алар үз халкыңны сакларга ашкынуыңны күрер һәм хурлыкка төшәр. Әйе, синең ялкының дошманнарыңны йотар. 12  И Йәһвә, син безгә тынычлык бирерсең,+Чөнки без эшләгән бар нәрсәСинең ярдәмең белән башкарыла. 13  И Йәһвә Аллаһыбыз, син түгел, башка хуҗалар безнең белән идарә итте,+Ләкин без синең исемеңне генә данлыйбыз.+ 14  Алар үле, алар яшәмәс. Көчсез үлеләр күтәрелмәс.+ Чөнки син аларны юк итәр өчен һәм алар турында һәр истәлекне юкка чыгарыр өчен,Аларга игътибар иттең. 15  И Йәһвә, син халыкны күбәйттең,Син халыкны ишәйттең. Син үзеңне данладың.+ Җирнең бөтен чикләрен шактый киңәйттең.+ 16  И Йәһвә, газап чиккәндә алар сиңа борылды. Син аларны төзәткәндә алар пышылдап догалар кылды.+ 17  Без синең аркада, и Йәһвә,Тулгак тотканда авыртудан кычкырганБала табарга торган авырлы хатын сыман булдык. 18  Без авырга уздык, тулгак газаплары кичердек,Ләкин дөньяга җил тудырдык. Без җирне коткармадык,Анда яшәр өчен беркем тумады. 19  «Синең үлеләрең яшәр. Минем мәетләрем күтәрелер.+ Җир куенында ятучылар,+Уяныгыз һәм шатланып кычкырыгыз! Чөнки синең чыгың иртәнге* чык сыман,Җир үзендә яткан көчсез үлеләрне яшәр өчен бушатыр.* 20  Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә керҺәм артыңнан ишекләреңне яп.+ Аллаһының ярсуы басылганчы,*Бер мизгелгә яшерен.+ 21  Чөнки менә Йәһвә үз урыныннан килә,Ул җирдә яшәүчеләрне гөнаһлары өчен җавапка тартыр,Җир түгелгән канны ачарҺәм үзенең үлеләрен бүтән яшермәс».

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Син омтылышлары нык булган».
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «тигез».
Яки «Җаныбыз белән».
Яки «Турылык».
Я, бәлки, «үләннәрдәге (мальвалардагы)».
Яки «үлеләрне тудырыр».
Яки «хөкеме үткәнче».