Ишагыя 27:1—13

  • Йәһвә левиафанны үтерә (1)

  • Исраил — йөзем бакчасы турында җыр (2—13)

27  Ул көнне Йәһвә үзенең үткен, зур һәм нык кылычы белән+Левиафанга* — салмак кына шуышып йөргән еланга,Левиафанга — боргаланып шуышкан еланга җәза бирер,Диңгездәге аждаһаны үтерер.  Ул көнне аңа* болай дип җырлагыз: «Күбекләнгән шәраб биргән йөзем бакчасы!+  Мин, Йәһвә, аны саклыйм.+ Һәр мизгел аны сугарам.+ Аңа беркем зыян китермәсен өчен,Аны көне-төне саклыйм.+  Минем аңа инде ачуым килми.+ Берәрсе сугышта алдыма чәнечкеле куаклар һәм чүп үләннәре куйса,Мин аларны таптап барысын яндырырмын.  Алай эшләгәнче, ул минем ныгытмама тотынып торсын. Минем белән тынычлык булдырсын,Булдырсын минем белән тынычлык».  Киләчәк көннәрдә Ягъкуб тамырланыр,Исраи́л чәчәк атып үсеп китәр,+Һәм алар җирне җимешләр белән тутырыр.+  Аңа шулкадәр рәхимсез сугарга кирәкме? Ни өчен ул андый үлем белән үләргә тиеш?  Ул каты тавыш белән кычкырып аның белән көрәшер һәм аны куып чыгарыр. Көнчыгыш җиле искән көнне ул аны бик көчле сулышы белән очырып җибәрер.+  Шулай итеп Ягъкубның гөнаһы йолып алыныр,+Һәм аның гөнаһы бетерелгәндә, моның тулы җимеше мондый булыр: Ул мәзбәхнең бөтен ташларынУып вакланган акбур кебек итәр,Бернинди изге агач баганалар* һәм фимиам мәзбәхләре калмас.+ 10  Ныгытылган шәһәр буш калыр. Көтүлекләр чүл кебек калдырылыр һәм ташланыр.+ Анда бозау утлап йөрер һәм ятып торыр,Аның ботакларын ашап бетерер.+ 11  Аның ботаклары корыгач,Хатыннар килеп аларны сындырырҺәм утта яндырыр. Бу халык төшенүчән түгел.+ Шуңа күрә аларга үзләрен Яратучы шәфкать күрсәтмәсҺәм үзләрен булдырган Аллаһы илтифат итмәс.+ 12  Агачның җимешен какканнан соң, аларны җыеп алалар, нәкъ шулай ук шул көнне Йәһвә сезне, Исраил халкы, бөек елга* ташкыныннан алып Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәр таралганнарны, бер-бер артлы җыяр.+ 13  Ул көнне зур мөгез быргы кычкыртылыр,+ һәм Ассирия+ җирендә үлем хәлендәгеләр һәм Мисыр+ җирендә таралганнар, килеп, Иерусалимдагы изге тауда Йәһвәгә сәҗдә кылыр.+

Искәрмәләр

Күрәсең, Исраил. Монда ул йөзем бакчасы итеп күрсәтелә.
Ягъни Евфрат.
Сүзлектән «Елга үзәне» к.