Ишагыя 28:1—29

  • Ифраим эчкечеләренә кайгы! (1—6)

  • Яһүд руханилары һәм пәйгамбәрләре чайкалып йөри (7—13)

  • «Үлем белән килешү» (14—22)

    • Сионда кыйммәтле почмак ташы салына (16)

    • Йәһвәнең гаҗәп гамәле (21)

  • Йәһвәнең акыллы төзәтүе сурәтләнә (23—29)

28  Ифраи́м эчкечеләренең бай* таҗына* кайгы!+ Аның данлыклы күрке — сулган чәчәк кенә. Ул шәрабтан исергән кешеләр яшәүче уңдырышлы үзәнлекнең башына тагылган.  Менә Йәһвә көчле һәм куәтле берәүне җибәрер. Ул, күк күкрәп яуган боз, һәлакәтле давыл сыман,Бар җирне су астында калдырган яшенле яңгыр сыман,Бар көче белән таҗны җиргә атып бәрер.  Ифраим эчкечеләренең бай* таҗларыАяк астында тапталыр.+  Уңдырышлы үзәнлекнең башына тагылганАның данлыклы күркенең сулган чәчәгеҖәй җиткәнче өлгерә торган инҗир кебек булып китәр. Аны күргән кеше, кулына алу белән, аны йотар.  Ул көнне Гаскәрләр Иясе Йәһвә үз халкының калдыгы өчен данлыклы таҗ һәм матур такыя булып китәр.+  Ул хөкем итүче өчен гаделлек рухы һәм дошманны капка яныннан куып җибәрүчеләр өчен көч чыганагы булып китәр.+  Һәм болар да шәраб аркасында юлдан яза. Хәмерләре аркасында алар чайкалып йөри. Рухани һәм пәйгамбәр исерткеч эчемлек аркасында адаша. Шәраб аларны аптырашта калдыра,Хәмерләреннән алар чайкалып йөри. Күренешләре аларны адаштыра,Хөкем иткәндә, аларның фикерләре чуала.+  Аларның табыннары җирәнгеч косык белән тулы —Чиста урын юк.  Алар болай ди: «Ул кемгә белем бирерҺәм хәбәрне кемгә аңлатыр? Әллә без әле генә сөт имүдән туктаган,Әле генә имчәктән аерылган балалармы? 10  Чөнки ул һәрвакыт әйтә: „Әмер өстенә әмер, әмер өстенә әмер,Күрсәтмә артыннан күрсәтмә, күрсәтмә артыннан күрсәтмә,*+Бераз монда, бераз тегендә“».* 11  Шуңа күрә ул бу халыкка тотлыгып сөйләүчеләр аша һәм чит телдә сөйләр.+ 12  Ул бервакыт аларга болай диде: «Бу — ял итү урыны. Алҗыган кеше ял итсен. Бу — хәл җыю урыны», ләкин алар тыңламады.+ 13  Шуңа күрә аларга Йәһвәнең сүзе мондый булыр: «Әмер өстенә әмер, әмер өстенә әмер,Күрсәтмә артыннан күрсәтмә, күрсәтмә артыннан күрсәтмә,*+Бераз монда, бераз тегендә». Шулай итеп алар, барганда,Абынып чалкан егылыр,Җиңелер һәм тозакка эләгеп тотылыр.+ 14  Шуңа күрә Йәһвәнең сүзен тыңлагыз, мактанчыклар,Бу халыкның Иерусалимдагы идарәчеләре, 15  Чөнки сез болай дисез: «Без Үлем белән килешү төзедек+Һәм Кабер* белән сүз куештык.* Көчле су басу булса да,Ул безгә кадәр җитмәс,Чөнки без ялганны ышык урыныбыз иттекҺәм алдау белән капландык».+ 16  Шунлыктан Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: «Менә, мин Сионда нигез итеп сыналган таш+Ышанычлы нигезнең+ кыйммәтле почмак ташын+ салам. Аңа иман итүче беркем дә куркуга бирелмәс.+ 17  Мин гаделлекне — үлчәү бавы,+Тәкъвалыкны тигезләгеч* итәрмен.+ Ялганның сыеныр урынын боз явып җимерер,Яшерен урынны сулар басып китәр. 18  Үлем белән килешүегез гамәлдән чыгар,Кабер* белән куешкан сүзегез үтәлмәс.+ Көчле су басу булса,Сезне агызып китәр. 19  Ул булган һәр чактаСезне агызып алып китәр,+Чөнки ул иртә артыннан иртә,Көне буе, төне буе булып торыр. Бик нык курыкканга гына алар ишеткәнне аңларлар».* 20  Ятак сузылып ятар өчен бик кыска,Һәм япма төренер өчен бик тар. 21  Йәһвә үз эшен — сәер эшен башкарыр өченҺәм үз гамәлен — гаҗәп гамәлен үтәр өчен,+Пәрәзи́м тавында күтәрелгәндәй күтәрелер, Гибо́н янындагы үзәндәге кебек калкыр.+ 22  Башка мыскыллап көлмәгез,+Югыйсә богауларыгыз катырак кысылыр,Чөнки мин Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе ЙәһвәдәнБөтен җирнең юк ителүе билгеләнгәнен ишеттем.+ 23  Колак салып мине тыңлагыз,Әйткәннәремне игътибар белән тыңлагыз. 24  Сукалаучы орлык чәчәр алдыннан көне буе сукалармы? Ул үз җирен бертуктаусыз йомшартып тырмалармы?+ 25  Ул аның өстен тигезләгәч,Кара әнис чәчмәсме һәм әнис сипмәсме? Ул үз урыннарына бодай, тары һәм арпа,Чикләргә борай*+ утыртмасмы? 26  Чөнки Аллаһы аны дөрес өйрәтә,*Аллаһысы аңа күрсәтмәләр бирә.+ 27  Кара әнисне суккыч белән вакламыйлар,+Һәм әнис өстеннән ашлык сугу тәгәрмәче йөртмиләр. Кара әнисне таяк белән,Ә әнисне чабагач белән сугалар. 28  Кеше икмәккә дигән ашлыкны ваклыймы? Юк, ул аны бертуктаусыз суктырмый.+ Ул атлар җигелгән ашлык сугу арбасын аның өстеннән үткәргәндәАны вакламый.+ 29  Бу да Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән килә,Аның киңәше* таң калырлык,Аның казанышлары* бөек.+

Искәрмәләр

Күрәсең, башкала — Самария.
Яки «тәкәббер; горур».
Яки «тәкәббер; горур».
Сүзгә-сүз «Үлчәү бавы өстенә үлчәү бавы, үлчәү бавы өстенә үлчәү бавы».
Евр. телендә бу сүзләр балаларның такмаклау шигыренә охшаш.
Сүзгә-сүз «Үлчәү бавы өстенә үлчәү бавы, үлчәү бавы өстенә үлчәү бавы».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «күренеш булдырдык».
Яки «асма».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «Алар аңлагач, котлары алыныр».
Бодайның бер төре.
Яки «төзәтә; җәзалый».
Яки «нияте».
Яки «зирәклеге».