Ишагыя 31:1—9

  • Чын ярдәм кешедән түгел, ә Аллаһыдан килә (1—9)

    • Мисыр атлары — ит кенә (3)

31  Мисырга ярдәм сорап баручыларга кайгы!+ Алар атларга өметләнә,+Хәрби арбалар күп булганга, аларга ышана,Хәрби атлар* көчле булганга, аларга таяна. Ә Исраилнең Изге Аллаһысына алар өметләнми,Йәһвәне эзләми.  Ләкин Аллаһы да зирәк бит, ул бәла китерер,Ул үз сүзләрен кире алмас. Ул явызлар йортына,Явызлык кылучыларга ярдәм иткән кешеләргә каршы күтәрелер.+  Әмма мисырлылар — Аллаһы түгел, кешеләр генә,Атлары — рух түгел, ит кенә.+ Йәһвә үз кулын сузгач,Ярдәм тәкъдим иткән халык абыныр,Ә ярдәмне кабул иткән халык егылыр. Алар бөтенесе бер үк вакытта һәлак булыр.  Йәһвә миңа болай диде: «Үзенең корбаны өстеннән үкереп торган арысланны — көчле яшь арысланныКуып җибәрер өчен көтүчеләр төркеме җыелса да,Ул аларның тавышыннан курыкмый,Шау-шуларыннан аның коты алынмый. Шулай ук Гаскәрләр Иясе Йәһвә, күкләрдән төшеп,Сио́н тавы һәм аның калкулыгы өчен сугышыр.  Гаскәрләр Иясе Йәһвә аска ташланган коштай Иерусалимны яклар.+ Ул аны яклар һәм саклап калыр. Ул аны кызганыр һәм коткарыр».  «И Исраи́л халкы, үзегез каршы күтәрелгән, ачыктан-ачык каршы күтәрелгән Аллаһыга кире кайтыгыз.+  Ул көнне һәркем көмештән ясалган буш илаһларын һәм файдасыз алтын илаһларын кире кагар. Сез аларны үз кулларыгыз белән ясап гөнаһ кылдыгыз.  Ассирияле кылычтан үләр, әмма кеше кылычыннан түгел,Кылыч аны йотар, ләкин кеше кылычы түгел.+ Ул кылычтан качып китәр,Егетләрен мәҗбүри хезмәткә тартырлар.  Аның кыяташы көчле куркудан юкка чыгар,Мирзалары, билге баганасы күреп, куркуга төшәр»,— дип әйтәЯктысы* Сионда һәм миче Иерусалимда торган Йәһвә.

Искәрмәләр

Яки «Җайдаклар».
Яки «Ялкыны».