Ишагыя 32:1—20

  • Патша һәм мирзалар гаделлек хакына идарә итәр (1—8)

  • Үз-үзләреннән канәгать хатыннар кисәтелә (9—14)

  • Рух иңүе китергән фатихалар (15—20)

32  Менә, патша+ тәкъвалык хакына патшалык итәр,+Һәм мирзалар гаделлек хакына идарә итәр.  Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын кебек,Давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек булыр,Сусыз җирдә су ташкыннарыдай,+Һәм коры җирдә зур кыяташның күләгәседәй булыр.  Шунда күргәннәрнең күзләре бүтән ябылмас,Ишеткәннәрнең колаклары игътибарлы булыр.  Ашыгып эш итүчән кешеләр күңелләреннән белем турында уйлар,Һәм тотлыгып сөйләүче тел шома һәм ачык итеп сөйләр.+  Акылсыз кеше бүтән юмарт дип,Ә аумакай кеше күренекле дип аталмас.  Чөнки акылсыз кеше мәгънәсез сүз сөйләр,Күңелендә зыянлы нәрсәләр уйлап чыгарыр.+ Ул моны мөртәтлек таратыр* өчен һәм Йәһвә турында ялган сөйләр өчен,Ач кешене* ач йөртер өченҺәм сусаган кешене сусыз калдырыр өчен эшләр.  Аумакай кеше яман алымнар куллана.+ Мескенне ялган белән һәлак итәр өчен,+Оятсыз тәртипкә этәрә. Ярлы кеше дөрес булганны сөйләсә дә, ул шулай эшли.  Ә юмартның ниятләре юмартлык турында,Һәм ул юмарт* булып кала.  «Я, үз-үзегездән канәгать хатыннар, мине тыңлагыз! Гамьсез кызлар,+ әйткәннәремә колак салыгыз! 10  Елдан аз гына артыграк вакыт үткәч, сез, гамьсезләр, калтыранырсыз,Чөнки йөзем җыю вакыты бетсә дә, бернинди җимеш җыелмас.+ 11  Үз-үзегездән канәгать хатыннар, дер-дер килегез! Сез, гамьсезләр, калтырагыз! Өстегездән киемегезне салыгыз,Билләрегезгә матәм киеме урагыз.+ 12  Искиткеч кырлар һәм җимеш бирә торган йөзем агачлары турында Сыкрана-сыкрана күкрәгегезгә сугыгыз. 13  Чөнки халкымның җире чәнечкеле үсемлекләр һәм чәнечкеле куаклар белән капланыр. Алар шатлык тулы бөтен йортларны,Әйе, куаныч тулы шәһәрне басып китәр.+ 14  Ныгытылган манараны ташлап киттеләр, Шау-шулы шәһәрне калдырдылар.+ Офи́л*+ һәм күзәтү манарасы буш җиргә,Кыргый ишәкләр өчен иркен җиргә,Мал өчен көтүлеккә әйләнде.+ 15  Югарыдан безгә Аллаһы рухы иңгәнче,+Чүл җимеш бакчасына әверелгәнче,Ә җимеш бакчасы урман итеп саналганчы шулай булыр.+ 16  Шунда чүлдә гаделлек урнашыр,Һәм җимеш бакчасында тәкъвалык торыр.+ 17  Чын тәкъвалыкның нәтиҗәсе тынычлык булыр,+Чын тәкъвалыкның җимеше дәвамлы тынычлык һәм иминлек булыр.+ 18  Минем халкым тынычлык хөкем сөргән урыннарда,Куркынычсыз җирләрдә һәм имин торакларда яшәр.+ 19  Ләкин урманны боз сугар,Һәм шәһәр җир белән тигезләнер. 20  Бөтен су агымнары буйлап орлык чәчүчеләр,Үгез белән ишәкне чыгаручылар* бәхетле».+

Искәрмәләр

Яки «үзен хөрмәтсез тотар».
Яки «Ач кешенең җанын».
Яки «күренекле».
Күрәсең, Иерусалимдагы калкулык.
Яки «ычкындырып җибәрүчеләр».