Ишагыя 36:1—22

  • Синахериб Яһүдне басып ала (1—3)

  • Рапшак Йәһвә турында мыскыллап сөйли (4—22)

36  Һизәкыя́ патшаның идарә итүенең 14 нче елында Ассирия патшасы+ Синахери́б Яһүднең бөтен ныгытылган шәһәрләренә каршы чыгып, аларны яулап алды.+  Аннары Ассирия патшасы Лакиштан+ Иерусалимга Һизәкыя патша янына гаять зур гаскәр белән рапшакны*+ җибәрде. Алар кер юучылар кырына илтүче зур юл+ буендагы Югары сулыкның канавы+ янәшәсендә урнашты.  Шунда аның янына патша йорты башлыгы Хилкыя́ улы Ильяки́м,+ сәркатип Шебнә́+ һәм елъязмачы Аса́ф улы Йоха́к чыкты.  Рапша́к аларга болай диде: «Һизәкыягә әйтегез: „Бөек патша — Ассирия патшасы менә нәрсә ди: „Нинди таянычың бар синең?+  Син: „Минем сугыш алып барырга осталыгым һәм куәтем бар“,— дисең, әмма бу буш сүзләр генә. Кемгә таянасың син, хәтта миңа каршы баш күтәрергә батырчылык иткәнсең?!+  Нәрсә, әллә шул сынык камыш таягына — Мисырга таянасыңмы? Кеше аңа таянса, ул бит аның кулын тишеп керәчәк. Мисыр патшасы фиргавен үзенә өметләнгәннәрнең һәммәсе өчен шундый ул.+  Ә инде: „Аллаһыбыз Йәһвәгә таянабыз“,— дисез икән, әллә Һизәкыя Яһүд белән Иерусалимга: „Менә шушы мәзбәх алдында табыныгыз“+,— диеп, аның биеклекләрен һәм аның мәзбәхләрен җимергән түгелме?“+  Әйдә, хуҗам Ассирия патшасы+ белән бәхәсләшеп кара: мин сиңа 2 000 ат бирәм һәм карыйк, син аларга утыртыр өчен җитәрлек җайдак таба алырсыңмы икән?  Әгәр дә инде Мисырның сугыш арбаларына һәм җайдакларына таянасың икән, ничек инде син хуҗамның хезмәтчеләре арасыннан хәтта иң кече җитәкчене чигендерә алырсың? 10  Бу җиргә каршы чыгып, аны җимерергә вәкаләт миңа Йәһвәдән бирелде. Йәһвә үзе миңа: „Бу җиргә каршы чыгып, аны җимер“,— диде». 11  Шунда Ильяким, Шебнә+ һәм Йохак рапшакка+ болай диделәр: «Зинһар, безнең белән стенадагы кешеләр алдында яһүд телендә сөйләшмә. Хезмәтчеләрең белән арамей* телендә+ сөйләш, чөнки без болай да аңлыйбыз».+ 12  Ләкин рапшак: «Нәрсә, хуҗам мине бу сүзләрне хуҗагызга һәм сезгә генә әйтергә җибәрде дип уйлыйсызмы? Юк, ул мине стенадагы кешеләргә дә әйтер өчен җибәрде. Сез барыгыз да үз тизәгегезне ашарсыз һәм үз сидегегезне эчәрсез»,— диде. 13  Аннары рапшак торып басты да каты тавыш белән яһүд телендә+ болай диде: «Бөек патшаның — Ассирия патшасының сүзләрен тыңлагыз.+ 14  Патша менә нәрсә ди: „Һизәкыя сезне алдый күрмәсен, чөнки ул сезне коткара алмый.+ 15  Һизәкыя сезгә: „Йәһвә безне, һичшиксез, коткарачак; һәм бу шәһәр Ассирия патшасы кулына төшмәячәк“,— диеп, сезне Йәһвәгә ышанырга өндәсә дә, тыңламагыз аны.+ 16  Һизәкыяне тыңламагыз, чөнки Ассирия патшасы болай ди: „Минем белән килешү төзегез һәм бирелегез! Шулчак һәрберегез үзенең йөзем агачыннан һәм инҗир агачыннан җимеш ашар һәм үз сулыгыннан су эчәр. 17  Аннары мин килеп, сезне үз җирегезгә охшаш бер җиргә алып китәрмен.+ Ул бәрәкәтле җирдә ашлык һәм яңа шәраб, икмәк һәм йөзем бакчалары бар. 18  Һизәкыя: „Йәһвә безне коткарачак“,— диеп, сезне алдый күрмәсен. Башка халыкларның илаһлары үз җирләрен Ассирия патшасы кулыннан коткарып кала алдымы соң?+ 19  Кайда Хама́т белән Арпадның илаһлары?+ Ә Сепарбаи́м илаһлары кайда?+ Алар Сама́рияне минем кулымнан коткарып кала алдымы?+ 20  Бу җирләрнең барлык илаһларының кайсысы үз җирен минем кулымнан коткара алды? Әллә Иерусалимны минем кулымнан Йәһвә коткарып кала алырмы?“»+ 21  Әмма алар дәшмәде һәм аңа бер сүз дә җавап бирмәде, чөнки патша: «Аңа җавап бирмәгез»,— дип боерган иде.+ 22  Патша йорты башлыгы Хилкыя улы Ильяким, сәркатип Шебнә+ һәм елъязмачы Асаф улы Йохак, киемнәрен ертып, Һизәкыя янына килделәр һәм аңа рапшакның сүзләрен сөйләп бирделәр.

Искәрмәләр

Яки «патша сараендагы баш шәрабчыны».
Яки «сурия».