Ишагыя 38:1—22

  • Һизәкыя авырый һәм терелә (1—22)

38  Шул көннәрдә Һизәкыя́ авырып китеп, үлем түшәгенә ятты.+ Аның янына Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр+ килде һәм аңа болай диде: «Йәһвә: „Йортыңдагыларга соңгы васыятеңне әйт, чөнки син аякка басмаячаксың, ә үләчәксең“,— ди».+  Шунда Һизәкыя йөзе белән стенага таба борылып, Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады:  «И Йәһвә, үтенәм синнән, исеңә төшерче:+ мин бит синең алда тугрылыгымны саклап, бербөтен йөрәк белән йөрдем+ һәм синең күзеңдә дөрес булганны кылып яшәдем». Шунда Һизәкыя бик каты елап җибәрде.  Йәһвә Ишагыягә болай диде:  «Кире борыл, Һизәкыя янына барып әйт:+ „Бабаң Давытның Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин синең догаңны ишеттем,+ күз яшьләреңне күрдем.+ Мин синең гомер көннәреңә 15 ел өстәрмен+  һәм сине дә, бу шәһәрне дә Ассирия патшасының кулыннан коткарырмын, мин бу шәһәрне яклармын.+  Йәһвәнең үз сүзен үтәячәген син Йәһвә биргән мондый билге аша күрерсең:+  мин Әһә́з баскычына* төшеп торган күләгәне 10 киртләчкә артка күчерермен“».+ Шунда баскычка төшкән күләгә элекке урынына, 10 киртләчкә артка күчте.  Яһүд патшасы Һизәкыянең авырып терелгәннән соң язган сүзләре. 10  Мин әйттем: «Гомерем уртасындаМин Кабер* капкаларына керергә тиешмен. Мине калган елларымнан мәхрүм итәрләр». 11  Мин әйттем: «Мин Йәһне,* исәннәр җирендә Йәһне күрмәм.+ Мин үлеләр белән булганда,Кешеләрне бүтән күзәтмәм. 12  Минем үз торагымКөтүченең чатыры кебек сүтелеп миннән алыныр.+ Мин үз тормышымны тукучы тукыма кисәген төреп куйгандай төрдем. Ул мине буй җепләрне кискәндәй кисә. Таңнан төнгә кадәр син мине бетерә барасың.+ 13  Мин иртәнгә кадәр үземне тынычландырам. Ул арыслан кебек бөтен сөякләремне сындыра. Таңнан төнгә кадәр син мине бетерә барасың.+ 14  Мин яр карлыгачы һәм миләш чыпчыгы* сыман черелдәп торам.+ Күгәрчен сыман гөрлим.+ Күзләрем биеклеккә карап алҗый.+ И Йәһвә, бик хәсрәтләнәм. Минем таянычым бул!+ 15  Нәрсә әйтим соң? Ул миңа әйтте һәм әйткәнен эшләде. Җанымның ачынганын истә тотып,Бөтен калган елларымда басынкы* булырмын. 16  И Йәһвә, һәр кеше шул нәрсәләр* аркасында гомер итә,Һәм шулар белән минем рухым яши. Син мине аякка бастырып исән калдырырсың.+ 17  Менә, тынычланасы урынга мин бик көендем. Ләкин мине* яратканга,Син мине һәлак итү чокырыннан саклап калдың.+ Бөтен гөнаһларымны артыңа ташлап калдырдың.*+ 18  Чөнки Кабер* сине данлый алмый,+Үлем сине мактый алмый.+ Гүргә төшкәннәр синең тугрылыгыңа өметләнә алмый.+ 19  Мин сине бүген мактый алгандай,Сине тере, тере кеше мактый ала. Синең тугрылыгың турында ата үз улларына белем бирә ала.+ 20  И Йәһвә, коткар мине,Һәм без гомеребезнең бөтен көннәрендә Йәһвәнең йортында+Кыллы уен коралларын уйнап җырларымны җырларбыз».+ 21  Аннары Ишагыя, Һизәкыя савыксын өчен, тыгызлап ясалган инҗир көлчәсе китерергә һәм аны чуан өстенә ябарга кушты.+ 22  Моңа кадәр Һизәкыя Ишагыядән: «Йәһвә йортына барачагымны нинди билге аша белермен?» — дип сораган иде.+

Искәрмәләр

Бу баскыч, күрәсең, вакытны исәпләү өчен кояш сәгате итеп кулланылган.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Я, бәлки, «торна».
Яки «тантаналы».
Ягъни Аллаһының сүзләре һәм эшләре.
Яки «җанымны».
Яки «күз алдыңнан алып куйдың».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.