Ишагыя 4:1—6

  • Бер иргә җиде хатын (1)

  • Йәһвә үстергән үсенте данлыклы булыр (2—6)

4  Һәм ул көнне җиде хатын бер иргә ябышып,+ болай дияр: «Без үз икмәгебезне ашарбыз,Үз киемнәребезне киярбез. Безгә хурлыктан* котылу өчен,Исемең белән генә аталырга рөхсәт итә күр».+  Ул көнне Йәһвә үстергән үсенте бик күркәм һәм данлыклы булыр, һәм җирнең җимешләре исән калган исраиллеләрнең горурлыгы һәм күрке булыр.+  Сионда һәм Иерусалимда калган һәркем — Иерусалимда яшәр өчен язып куелганнарның барысы+ — изге дип аталыр.  Йәһвә хөкем рухы белән һәм яндыру* рухы белән+ Сио́н кызларының пычрагын* юып бетергәч+ һәм Иерусалимнан анда түгелгән канны юып төшергәч,  Йәһвә шулай ук бөтен Сион тавы һәм андагы җыелышлар үткән урын өстендә көндез болыт белән төтен, ә төнлә ялкынланып янган ут булдырыр,+ чөнки бөтен данлыклы урын яклау астында булыр.  Анда эссе көнне күләгә бирсен өчен,+ ә давыллар белән яңгырлар булганда кереп ышыклану өчен куыш торыр.+

Искәрмәләр

Ягъни кияүсез һәм баласыз булу хурлыгыннан.
Яки «чистарту».
Сүзгә-сүз «тизәген».