Ишагыя 40:1—31

  • Аллаһы халкы өчен юату (1—11)

    • Чүлдә тавыш (3—5)

  • Аллаһының бөеклеге (12—31)

    • Халыклар чиләктәге су тамчысы кебек (15)

    • «Җир түгәрәгеннән югарыда Аллаһы яши» (22)

    • Һәр йолдызның исеме бар (26)

    • Аллаһы беркайчан да армый (28)

    • «Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр» (29—31)

40  «Юатыгыз, минем халкымны юатыгыз,— ди сезнең Аллаһыгыз+.—  Иерусалимның йөрәгенә үтеп керерлек итеп* сөйләгез,Аның мәҗбүри хезмәте тәмамланганын,Гаебе йолып алынганын игълан итегез.+ Ул бар гөнаһлары өчен Йәһвә кулыннан тулы җәза* алды».+  Чүлдә кемдер кычкыра: «Йәһвә өчен юлны әзерләгез!*+ Сахра аша Аллаһы өчен+ тигез олы юл салыгыз.+  Бөтен чокырлар тутырылсын,Бөтен таулар һәм калкулыклар тигезләнсен. Сикәлтәле юл — такыр,Таулы-чокырлы җир тигез булып китсен.+  Йәһвәнең даны ачылыр,+Һәм барлык кешеләр* моны күрер,+Моны бит Йәһвә үзе әйтте».  Тыңла! Берәү: «Кычкыр!» — диеп тора. Икенчесе: «Нәрсә кычкырыйм соң?» — дип сорый. «Бөтен кешеләр* — яшел чирәм. Аларның бөтен тугры мәхәббәте кыр чәчәге сыман.+  Йәһвә сулышыннан*+Яшел чирәм корый,Чәчәк кибә.+ Әйе, кешеләр тик яшел чирәм генә.  Яшел чирәм корый,Чәчәк кибә,Ә Аллаһыбызның сүзе мәңге тора».+  Сио́н өчен яхшы хәбәр китерүче хатын,+Биек тауга мен. Иерусалим өчен яхшы хәбәр китерүче хатын,Көчле аваз сал. Кычкыр, курыкма. Яһүд шәһәрләренә: «Менә Аллаһыгыз»,— дип игълан ит.+ 10  Менә Аллаһы Тәгалә Йәһвә үз кодрәте белән килер,Аның кулы идарә итәр.+ Менә! Аның бүләге үзе белән,Түлисе әҗере үзе алдында.+ 11  Ул үз көтүен көтүче кебек кайгыртыр.*+ Кулы белән сарык бәтиләрен бергә җыяр,Аларны куенында йөртер. Ул бәрәнләгән сарыкларны назлы гына алып барыр.+ 12  Кул учы белән суларны кем үлчәгән,+Карышы* белән күкләрне кем үлчәп чыккан? Җир туфрагын үлчәү савытына кем җыйган,+Тауларны һәм калкулыкларныҮлчәүгә салып кем үлчәгән? 13  Йәһвә рухын кем үлчәп чыккан?* Аның киңәшчесе булып, кем аны өйрәтә ала?+ 14  Берәр нәрсә аңлар өчен ул кем белән киңәшләшкән? Гаделлек юлын аңа кем өйрәтә? Кем аңа белем бирә? Дөрес аңлау юлын кем күрсәтә?+ 15  Менә халыклар аның өчен чиләктәге су тамчысы кебек,Үлчәүгә утырган тузан кебек.+ Менә ул утрауларны вак тузандай күтәрә. 16  Хәтта Ливанның агачлары да учак ягу өчен җитәрлек түгел,Андагы кыргый хайваннар да яндыру корбаны китерү өчен аз. 17  Бөтен халыклар аның алдында юк нәрсә сыман,+Алар аның өчен буш урын, булмаган нәрсә шикелле.+ 18  Аллаһыны кем белән чагыштырырсыз?+ Аны нәрсәгә охшатырсыз?+ 19  Һөнәрче коеп пот ясый,Алтынчы аны алтын белән каплый+Һәм көмештән чүкеп чылбырлар ясый. 20  Кеше бүләк бирү өчен агач+Череми торган агач сайлый. Ул, аумас пот ясау өчен,Оста һөнәрче эзли.+ 21  Әллә сез белмисезме? Әллә ишеткәнегез булмадымы? Сезгә башлангычтан ук әйтмәделәрмени? Җирнең нигезләре салынганнан бирле булган дәлилләрне сез аңламадыгызмыни?+ 22  Җир түгәрәгеннән* югарыда Аллаһы яши,+Җирдә яшәүчеләр аның алдында чикерткәләр сыман. Ул күкләрне юка тукымадай җәеп җибәрә,Аларны яшәү өчен чатырдай кора.+ 23  Ул түрәләрне юкка чыгара,Җир хакимнәрен юк нәрсә итә. 24  Аларны утырту белән,Аларны чәчү белән, Сабаклары тамыр җәю беләнАлар бер өрүдә корый,Һәм җил аларны саламны алып киткәндәй алып китә.+ 25  «Сез мине кемгә охшатырсыз? Кем миңа тиң? — ди Изге Аллаһы.— 26  Күзләрегезне күтәреп күккә карагыз. Боларны кем барлыкка китергән?+ Ул аларны гаскәрдәй саны буенча алып чыга,Аларның барысын исемнәре белән атый.+ Аның чиксез куәте һәм курку-хөрмәт уятучы кодрәте ярдәмендә+Аларның берсе дә юкка чыкмый. 27  Ни өчен син, Ягъкуб, һәм син, Исраи́л: „Минем юлымны Йәһвә күрми,Аллаһы минем өчен гаделлек урнаштырмый“,— дисең?+ 28  Әллә белмисеңме? Әллә ишеткәнең юкмы? Җир читләрен Барлыкка Китерүче Йәһвә — мәңгегә Аллаһы.+ Ул беркайчан да армый һәм талмый.+ Ул аңлаган нәрсәләрне белеп бетереп булмый.+ 29  Ул арыган кешегә көч,Хәлсезләнгән кешегә куәт бирә.+ 30  Яшүсмерләр арыр һәм талчыгыр,Һәм егетләр абынып егылыр, 31  Ә Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр. Алар бөркетләр кебек үз канатларында күккә күтәрелер.+ Алар йөгерсә дә, алҗымас,Йөрсә дә, хәлсезләнмәс».+

Искәрмәләр

Яки «Иерусалимны юатып».
Яки «икеләтә».
Яки «чистартыгыз».
Сүзгә-сүз «тәннәр».
Сүзгә-сүз «тәннәр».
Яки «рухыннан».
Яки «көтәр».
Киерелгән кулның баш бармак очы белән чәнчә бармак очы арасы. Ә14 кушымт. к.
Я, бәлки, «аңлаган».
Яки «шарыннан».