Ишагыя 41:1—29

  • Көнчыгыштан яулап алучы (1—7)

  • Исраил Аллаһының хезмәтчесе булырга сайланган (8—20)

    • «Дустым Ибраһим» (8)

  • Башка илаһлар сынала (21—29)

41  «Утраулар, дәшмичә мине тыңлагыз,*Халыклар яңадан үз көчләренә ия булсын. Якынлашсыннар һәм сөйләсеннәр.+ Хөкем өчен бергә җыелыйк.  Кем көнчыгыштан* бер кешене күтәрде?+ Халыкларны аның кулына бирер өчен,Патшаларны буйсындырсын өчен,+Кем аны үз гаделлеге буенча үзенә хезмәткә чакырды? Кем аларны аның кылычы алдында туфракка әйләндерде,Аның җәясе алдында җил саламны очыргандай очырды?  Ул аягы басмаган юлларданТоткарлыксыз үтеп, аларны куып бара.  Кем эш итеп боларны башкарды? Башлангычтан буыннарны кем чакырды? Мин, Йәһвә, Беренчемен,+Һәм соңгылар белән дә мин шундый ук булып калам».+  Утраулар моны күреп куркуга төште. Җирнең читләре калтырый башлады. Алар бергә җыелып чыга.  Һәрберсе үз якынына ярдәм итәҺәм үз кардәшенә: «Кыю бул»,— ди.  Һөнәрче алтын остасын ныгыта,+Чүкеч белән металл турайтучыТимерче сандалында эшләүчене ныгыта. Ул эретеп ябыштырылган урын турында: «Шәп»,— дип әйтә. Аннары потны аумасын өчен кадаклар белән беркетеп куялар.  «Син исә, Исраи́л, минем хезмәтчем;+Син, Ягъкуб, минем сайланганым,+Дустым Ибраһимның токымы,*+  Мин сине җир читләреннән алып килдем,+Җирнең иң ерак урыннарыннан чакырып алдым. Мин сиңа болай дидем: „Син минем хезмәтчем.+ Мин сине сайладым. Мин сине кире какмадым.+ 10  Курыкма, чөнки мин синең белән.+ Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың.+ Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен,+Сине гаделлегем* буенча уң кулым белән тотып торырмын“. 11  Менә, сиңа ярсыганнарның барысы оятка калыр һәм кимсетелер.+ Сиңа каршы сугышканнар юкка чыгар, һәлак булыр.+ 12  Үзең белән сугышкан кешеләрне эзләрсең, ләкин тапмассың. Сиңа каршы сугышканнар юк нәрсәгә әйләнер, тәмам таркалыр.+ 13  Чөнки мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам,Сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям.+ 14  Курыкма син, корт* Ягъкуб,+Исраил кешеләре, мин сезгә булышырмын,— ди Йәһвә, Йолып Алучыгыз,+ Исраилнең Изге Аллаһысы.— 15  Менә, мин сине ашлык сугу чанасы,+Ике ягы да үткен тешле яңа ашлык сугу коралы иттем. Син тауларны таптарсың һәм җимерерсең,Калкулыкларны кибәккә әйләндерерсең. 16  Син аларны җилгәрерсең,Һәм җил аларны алып китәр,Давыл аларны таратыр. Син Йәһвәнең эшләренә сөенерсең,+Исраилнең Изге Аллаһысы белән мактанырсың».+ 17  «Мохтаҗлар һәм фәкыйрьләр су эзли, ләкин тапмый. Сусаудан тамаклары кибә.+ Мин, Йәһвә, аларга җавап бирермен.+ Мин, Исраил Аллаһысы, аларны калдырмам.+ 18  Мин шәрә калкулыкларда елгалар,+Үзәнлекләрдә чишмәләр агызырмын.+ Чүлне камыш баскан күлгә,Сусыз җирне су чыганакларына әйләндерермен.+ 19  Мин сахрада эрбет агачы,Сәрви* агачы, мирт агачы һәм нарат агачы утыртырмын.+ Мин далада артыш агачы белән бергә,Корычагач һәм кипарис агачы үстерермен.+ 20  Шулчак бөтен кешеләрМоны Йәһвәнең кулы эшләгәнен,Исраилнең Изге Аллаһысы булдырганын күреп белерләрҺәм моңа игътибар итеп аңларлар».+ 21  «Эшегезне сөйләп бирегез»,— дип әйтә Йәһвә. «Дәлилләрегезне китерегез»,— ди Ягъкуб Патшасы. 22  «Дәлилләр китерегез һәм безгә булачак нәрсәләрне сөйләгез. Безгә үткән нәрсәләрне әйтеп бирегез,Шулчак без алар турында уйланырбыз* һәм аларның нәрсә белән бетәсен белербез. Яки безгә киләчәк нәрсәләрне белдерегез.+ 23  Безгә киләчәктә нәрсә буласын сөйләп бирегез,Һәм без сезнең илаһлар икәнегезне белербез.+ Әйе, я яхшы, я начар нәрсә эшләгез,Һәм шулай итеп безне гаҗәпкә калдырыгыз.+ 24  Менә, сез — юк нәрсә,Эшегез дә — буш нәрсә.+ Сезне сайлаган һәркем җирәнгеч.+ 25  Мин төньяктан бер кешене күтәрдем, һәм ул килер.+ Ул көнчыгыштан* булыр+ һәм минем исемемне чакырыр. Ул идарәчеләрне* балчыкны таптагандай,+Чүлмәкче юеш балчыкны таптагандай таптар. 26  Без белсен өчен, баштан ук моның турында кем сөйләде? Яисә без: „Ул хаклы“,— дип әйтсен өчен, үткән заманнан моны кем сөйләп бирде?+ Беркем дә хәбәр итмәде! Беркем дә әйтмәде! Беркем дә сездән бернәрсә ишетмәде!»+ 27  Мин беренче булып Сионга: «Менә, менә алар!»+ — дидем,Мин Иерусалимга яхшы хәбәр белән хәбәрче җибәрермен.+ 28  Ләкин мин карап тордым һәм беркемне күрмәдем,Алар арасында киңәш бирерлек беркем табылмады. Мин алардан җавап бирүләрен сорап тордым. 29  Менә, аларның барысы ялган.* Аларның эшләре — юк нәрсә. Аларның сыннары* — җил һәм буш нәрсә.+

Искәрмәләр

Яки «минем алдымда дәшмәгез».
Яки «кояш чыккан яктан».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «тәкъвалыгым».
Ягъни яклаучысыз һәм мескен.
Ягъни акация.
Яки «аларны күңелебез аша үткәрербез».
Яки «кояш чыккан яктан».
Яки «түрәләрне».
Яки «юк нәрсә».
Яки «металл сыннары».