Ишагыя 44:1—28

  • Аллаһының сайланган халкына фатихалар (1—5)

  • Йәһвәдән башка Аллаһы юк (6—8)

  • Илаһлар ясаучы кешеләр акылсыз (9—20)

  • Йәһвә — Исраилнең Йолып Алучысы (21—23)

  • Кир аша торгызылу (24—28)

44  Хәзер инде тыңла, хезмәтчем Ягъкуб,Колак сал, сайлап алган хезмәтчем Исраи́л.+  Сине Яратучы һәм сине булдырган,+Сиңа ана карыныннан* ук ярдәм иткән АллаһыЙәһвә болай ди: „Курыкма, хезмәтчем Ягъкуб,+Мин сайлаган Йәшуру́н.*+  Мин сусаучыга* су бирермен,+Коры җирдән агым сулар агызырмын. Синең токымыңа* рухымны иңдерермен,+Нәселеңә хәер-фатихамны яудырырмын.  Һәм алар яшел үлән сыман,+Агым сулар буендагы тирәкләр сыман үсәр.  Берәү: „Мин Йәһвәнеке“,— дияр,+Икенчесе Ягъкуб исеме белән аталыр,Тагын берәү кулына: „Йәһвәнеке“,— дип язып куяр,Һәм Исраил исемен кабул итәр“.  Йәһвә болай ди,Исраилнең Патшасы+ һәм аны Йолып Алучы+ Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин беренче һәм соңгы.+ Миннән башка Аллаһы юк.+  Миңа тиң кем бар?+ Җавап бирсен, миңа моны әйтсен һәм исбатласын!+ Алар булачак нәрсәләрнеҺәм аннан соң нәрсә булачагын сөйләсен. Мин борынгы халыкны оештырганнан бирле шулай эшләп киләм бит.  Котыгыз алынмасын,Куркудан катып калмагыз.+ Мин бу турыда сезнең һәрберегезгә алдан ук әйтмәдемме, хәбәр итмәдемме? Сез минем шаһитләрем.+ Әллә миннән башка Аллаһы бармы? Юк, бүтән Кыя юк.+ Мин берсен дә белмим“».  Кисеп потлар ясаган һәркем юкка тырыша,Аның кадерле потлары файдасыз.+ Аның шаһитләре буларак, алар* бернәрсә күрми һәм бернәрсә белми,+Шуңа күрә аларны ясаган кеше хурлыкка төшәр.+ 10  Ник кирәк соң кешегә бер файдасызИлаһ я сын* ясарга?+ 11  Менә, аның бар ярдәмчеләре оятка калыр!+ Һөнәрчеләр нибары кешеләр генә. Аларның барысы җыелсын һәм үз урыннарын алсын. Аларның котлары алыныр, һәм алар бөтенесе бергә хурлыкка төшәр. 12  Тимерче үз коралы* белән күмерләр өстендә тимер эшкәртә. Ул аны көчле кулы белән чүкеп,Аннан пот ясый.+ Ул ачыга һәм аның көче бетә,Ул су эчми һәм арый. 13  Агач остасы үлчәү бавы сузып, агачта кызыл акбур кисәге белән сурәт сызгалый. Ул аны өтерге белән эшкәртә һәм аңа җәзбә* белән сыза. Ул аны кеше кыяфәтендә+ Кеше кебек матур итеп ясый. Аннары аны өйдә* утыртып куя.+ 14  Ә кемдер эрбет агачларын кисә. Ул билгеле бер агачны — имәнне сайлый,Аңа урмандагы агачлар арасында үсеп ныгырга вакыт бирә.+ Ул дәфнә агачы утырта, ә яңгыр аны үстерә. 15  Аннары шул агач кешегә утын була. Ул аның бер өлешен җылыныр өчен куллана,Учак яга һәм икмәк пешерә. Ә икенче өлешеннән илаһ ясый һәм аңа табына. Ул аннан пот ясый һәм аның алдында сәҗдә кыла.+ 16  Аның яртысын ул утта яндыра,Учакта ул ашар өчен ит кыздыра һәм туклана. Ул шулай ук җылына һәм: «Ах! Ялкынга карап утырып мин җылындым»,— ди. 17  Ә калганыннан ул илаһ булдыра, аннан пот ясый. Аңа сәҗдә кыла һәм табына. Аңа дога кылып: «Коткар мине, син бит минем илаһым»,— ди.+ 18  Алар бернәрсә дә белми һәм аңламый,+Күзләре ябык булганга, күрә алмый,Аларның йөрәкләре аңламый. 19  «Агачның яртысын мин утта яндырдым,Аның күмерендә мин ашар өчен икмәк пешердем һәм ит кыздырдым. Ә калганыннан җирәнгеч нәрсә ясыйммы?+ Агач бүкәненә* табыныйммы?» — дип Күңеленнән беркем уйламый,Аларда белем дә, аңлау да юк. 20  Ул көл белән туклана. Алданган йөрәге аны юлдан яздырды. Ул үз җанын коткара алмый һәм: «Уң кулымдагы бу нәрсә ялган түгелме?» — дип әйтми. 21  «И Ягъкуб, боларны исеңдә тот. Син дә, Исраил, онытма,Чөнки син минем хезмәтчем. Мин сине булдырдым, син минем хезмәтчем.+ И Исраил, мин сине онытмам.+ 22  Мин синең җинаятьләреңне болыт белән каплагандай,+Синең гөнаһларыңны куе болыт белән каплагандай каплармын. Кайт яныма, мин сине йолып алырмын.+ 23  Күкләр, шатланып аваз салыгыз,Чөнки Йәһвә моны эшләде! Җирнең түбән урыннары, сөенеп кычкырыгыз! Куанып кычкырыгыз, таулар,+Урман һәм бар агачларың! Йәһвә бит Ягъкубны йолып алды,Исраил аша үз күркәмлеген күрсәтә».+ 24  Сине Йолып Алучы,+Ана карынында сине булдырган Йәһвә болай ди: «Мин Йәһвә, мин бар нәрсәне яраттым. Күкләрне тукымадай җәеп җибәрдем,+Үзем җирне җәеп салдым.+ Кем минем белән булды? 25  Мин буш нәрсә сөйләүчеләрнең* билгеләрен юкка чыгарам,Мин күрәзәчеләрне ахмаклардай эш иттерәм,+Акыл ияләрен аптырашта калдырам,Аларның белемен акылсызлыкка әйләндерәм.+ 26  Мин үз хезмәтчемнең сүзен тормышка ашырам,Хәбәрчеләремнең пәйгамбәрлекләрен тулысынча үтим.+ Мин Иерусалим хакында: „Анда кешеләр яшәячәк“,— дим,+Яһүд шәһәрләре турында: „Алар яңадан төзеләчәк,+Һәм хәрабәләрен яңадан торгызам“,— дип әйтәм.+ 27  Мин тирән суларга: „Парга әйләнегез,Мин синең бөтен елгаларыңны корытам“,— дим.+ 28  Мин Кир турында:+ „Ул мин билгеләгән көтүче,Ул бөтен ихтыярымны тулысынча үтәр“,— дип әйтәм.+ Мин Иерусалим турында: „Ул яңадан торгызылачак“,— дим,Һәм аның гыйбадәтханәсе хакында: „Синең нигезең салыначак“,— диям».+

Искәрмәләр

Яки «тумыштан».
Мәгъ. «намуслы». Исраилнең хөрмәтле исеме.
Яки «кибеп беткән җиргә».
Сүзгә-сүз орлык.
Ягъни потлар.
Яки «металл сын».
Яки «кискече».
Ягъни циркуль.
Яки «гыйбадәтханәдә».
Яки «Кипкән агач кисәгенә».
Яки «ялган пәйгамбәрләрнең».