Ишагыя 45:1—25
45 Йәһвә үзенең майланган затына — Кирга+ әйтә,Аның алдында халыкларны буйсындырып,+
Патшаларны коралсызландырыр өчен,Аның алдында ике якка ачылмалы ишекләр ачылсынҺәм капкалар ябык булмасын өчен,Ул уң кулыннан тотып торган+ Кирга болай ди:
2 «Мин синең алдыңнан барырмын,+Калкулыкларны тигезләрмен.
Мин бакыр ишекләрне җимерерменҺәм тимер бикләрне ватармын.+
3 Мин сиңа караңгылыктагы хәзинәләрне,Яшерен урыннарда качырылган байлыкларны бирермен,+
Шунда син минем Йәһвә икәнемне,Сине исемең белән атаган Исраи́л Аллаһысы икәнемне белерсең.+
4 Хезмәтчем Ягъкуб һәм сайланганым Исраил хакынаМин сине исемең белән атыйм.
Мине белмәгән булсаң да, мин сиңа хөрмәтле исем бирәм.
5 Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.
Миннән башка Аллаһы юк.+
Мине белмәгән булсаң да, мин сине ныгытырмын.
6 Шунда көнчыгыштан алып көнбатышка кадәрМиннән башка беркем дә юк икәнен белерләр.+
Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.+
7 Мин яктылыкны булдырам+ һәм караңгылыкны бар итәм,+Тынычлык ясыйм+ һәм бәла-каза булдырам.+
Мин, Йәһвә, боларның барысын эшлим.
8 И күкләр, югарыдан яңгыр койдырыгыз,+Болытлар тәкъвалык яудырсын.
Җир уянсын һәм котылу җимеше китерсенҺәм шул ук вакыт тәкъвалык булдырсын.+
Мин, Йәһвә, моны барлыкка китердем».
9 Үзенең Яратучысына* каршы торучы* кешегә кайгы,Чөнки ул җирдә ятучы башка чүлмәк ватыклары арасындагыЧүлмәк ватыгы гына!
Кызыл балчык Чүлмәкчегә:* «Син нәрсә эшлисең?» — дип әйтерме?+
Я ясаган әйберең: «Аның куллары юк»,— диярме?*
10 Атасына: «Син кемгә ата буласың?» — дип әйтүчегә,Хатынга: «Син кемне* тудырасың?» — диючегә кайгы.
11 Исраилнең Изге Аллаһысы,+ аны булдырган Йәһвә болай ди:
«Сез миннән булачак нәрсәләр турында сорарсызмы?
Улларым хакында+ һәм кулларым булдырган нәрсәләр турында миңа боерык бирерсезме?
12 Мин җирне булдырдым+ һәм анда кешене барлыкка китердем.+
Мин кулларым белән күкләрне җәеп җибәрдем,+Аларның бөтен гаскәренә мин әмерләр бирәм».+
13 «Мин тәкъва, шуңа күрә берәүне чакырдым,+Мин аның бөтен юлларын туры итәрмен.
Ул, ул минем шәһәремне төзер,+Сөргендәге кешеләремне бушлай+ һәм ришвәтсез азат итәр»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
14 Йәһвә болай ди:
«Мисыр табышы,* Хәбәшстанның сәүдә маллары* һәм озын буйлы шебалыларСинең яныңа килер һәм синеке булып китәр.
Алар синең артыңнан чылбырланган килеш барыр.
Алар килеп, сиңа сәҗдә кылыр.+
Сиңа хөрмәт күрсәтеп алар: „Һичшиксез, Аллаһы синең белән,+Аннан башка берәү дә юк, бүтән Аллаһы юк“,— дияр».
15 Чыннан да, син үзеңне яшерүче Аллаһы,И Исраил Аллаһысы, Коткаручы.+
16 Алар барысы оятка калыр һәм кимсетелер.
Потлар ясаучылар хурлыкка төшәр.+
17 Ә Исраилне Йәһвә мәңгегә коткарыр.+
Сез мәңге оятка калмассыз һәм хур ителмәссез.+
18 Күкләрне Барлыкка Китерүче,+ хак Аллаһы,Җирне булдырган, аны нык урнаштырган Яратучы,+Аны юкка гына* түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырганЙәһвә болай ди:+
«Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.
19 Мин яшерен урында, караңгылык баскан җирдә сөйләмәдем.+
Мин Ягъкуб токымына:*
„Мине эзләгез, ләкин тырышлыкларыгыз юкка гына булыр“,— дип әйтмәдем.
Мин Йәһвә, гадел булганны сөйлим һәм дөрес булганны хәбәр итәм.+
20 Бергә җыелыгыз һәм килегез.
Якынлашыгыз, халыклар арасыннан качып котылганнар.+
Үз потларын күтәреп йөртүчеләрҺәм үзләрен коткара алмый торган илаһка дога кылучылар бернәрсә дә белми.+
21 Үз эшегезне сөйләгез, дәлилләр китерегез.
Алар бергә киңәшләшсен.
Моны бик күптәннән үк кем әйтте?
Борынгы заманнан ук кем хәбәр итте?
Мин, Йәһвә, түгелме?
Миннән башка Аллаһы юк,Миннән башка гадел* Аллаһы һәм Коткаручы юк.+
22 Җирнең бөтен читләре, миңа борылыгыз һәм котылыгыз,+Чөнки мин Аллаһы, һәм бүтән берәү дә юк.+
23 Мин үзем белән ант иттем,Авызымнан чыккан сүз хак,Һәм ул кире кайтмас:+
Алдымда һәрбер кеше тез чүгәр,Һәрбер тел тугрылыкта ант итәр+
24 Һәм болай дияр: „Чын тәкъвалык һәм көч Йәһвәдә.
Аңа каршы ярсыган һәркем оятка калып аның алдына килер.
25 Исраилнең барлык токымы* Йәһвәгә хезмәт итүнең дөрес булганын күрер,+Һәм аның белән мактаныр“».
Искәрмәләр
^ Яки «Үзен булдырган Аллаһыга».
^ Яки «Яратучысы белән бәхәсләшүче».
^ Яки «үзен булдырган Аллаһыга».
^ Я, бәлки, «Я кызыл балчык: „Ясаган әйбереңнең тоткычлары юк“,— диярме?»
^ Яки «кемне газапланып».
^ Я, бәлки, «эшчеләре».
^ Я, бәлки, «сәүдәгәрләре».
^ Я, бәлки, «буш булсын өчен».
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Яки «тәкъва».
^ Сүзгә-сүз орлык.