Ишагыя 46:1—13

  • Бабыл илаһлары һәм Исраил Аллаһысы (1—13)

    • Йәһвә киләчәкне алдан сөйли (10)

    • Көнчыгыштан ерткыч бер кош (11)

46  Бел бөгелә,+ Нәбу́* иелә. Аларның потлары хайваннарга, йөк хайваннарына төялә,+Алар — арыган хайваннар өчен авыр йөк.  Алар бергә иелә һәм бөгелә,Алар йөкне* коткара алмый,Алар үзләре* әсирлеккә бара.  «Ягъкуб йорты, тыңла мине; Исраи́л йортыннан исән калганнар, сез дә колак салыгыз;+Мин сезгә туган чагыгыздан ук ярдәм иттем һәм сезне ана карыныннан ук күтәреп йөрттем.+  Картайган чагыгызда да мин шундый ук булырмын.+ Чәчегез чал булганда да мин сезне күтәреп йөртермен. Элеккегечә мин сезне күтәреп йөртермен һәм коткарырмын.+  Сез мине кемгә охшатырсыз? Охшашлыгыбыз күренсен өчен,+ кемгә тиңләрсез я кем белән чагыштырырсыз?+  Янчыкларыннан мул итеп алтын бушатучылар бар,Алар үлчәүгә салып көмеш үлчи. Алар алтын остасын яллый, һәм ул аннан илаһ ясый.+ Аннан соң алар аның алдында йөзтүбән каплана, әйе, алар аңа табына.+  Алар аны җилкәләренә күтәрә,+Аны күтәреп барып үз урынына куя, һәм ул шунда гына тора. Ул үз урыныннан кымшанмый.+ Алар аны ярдәмгә чакыра, ә ул җавап бирми,Ул беркемне дә бәла-казадан коткара алмый.+  Шуны искә төшерегез һәм кыю булыгыз. Канунны бозучылар, шуны игътибарга алыгыз.  Бик күптәннән булган нәрсәләрне,Минем Аллаһы икәнемне һәм башка Аллаһы юк икәнен хәтерегезгә төшерегез. Мин Аллаһы, һәм минем кебек беркем юк.+ 10  Мин баштан ук нәрсә буласын,Борынгы заманнан әле башкарылмаган нәрсәләрне алдан әйтәм.+ Мин: „Карарым,* һичшиксез, үтәлер,+Теләгәнемне эшләрмен“,— диям.+ 11  Мин көнчыгыштан ерткыч бер кошны,+Карарымны* үтәр өчен ерак җирдән кешене чакырам.+ Мин әйттем һәм моны гамәлгә ашырырмын. Мин моны ниятләдем һәм моны үтәрмен.+ 12  Үҗәт йөрәклеләр,Тәкъвалыктан ерак булганнар, мине тыңлагыз. 13  Мин гаделлегемне* якынлаштырдым,Ул ерак түгел, Минем коткаруым кичекмәс.+ Мин Сионга коткару, Исраилгә данымны* бирермен».+

Искәрмәләр

Бел һәм Нәбу — Бабыл илаһлары.
Ягъни хайваннарга төялгән потларны.
Яки «Аларның җаннары».
Яки «Ниятем; Киңәшем».
Яки «Ниятемне; Киңәшемне».
Яки «тәкъвалыгымны».
Яки «күркәмлегемне».