Ишагыя 47:1—15

  • Бабылның җимерелүе (1—15)

    • Йолдызчылар фаш ителә (13—15)

47  И гыйффәтле кыз Бабы́л,Аска төш һәм туфракка утыр.+ И калдайлылар кызы,Тәхет булмаган җиргә утыр,+Чөнки кешеләр сине инде беркайчан да нәзакәтле һәм иркә дип атамаслар.  Кул тегермәне ал һәм он тарттыр. Япмаңны салып куй. Итәгеңне күтәреп, ботларыңны ач. Елгалар аша кич.  Синең шәрәлегең капланмас. Оятка калырсың. Мин үч алырмын,+ бер кеше дә юлымда тормас.*  «Безне йолып алучы —Исраилнең Изге Аллаһысы.+ Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә».  И калдайлылар кызы,Анда дәшмичә утыр һәм караңгылыкка бар.+ Сине бүтән Патшалыкларның хуҗа хатыны* дип атамаслар.+  Мин халкыма ярсыдым.+ Үз мирасымны нәҗесләдем+Һәм аларны синең кулыңа бирдем.+ Ләкин син аларга мәрхәмәт күрсәтмәдең.+ Хәтта картларга да авыр йөк салдың.+  Син: «Мин һәрвакыт, мәңгегә Хуҗа хатын булырмын»,— дидең.+ Син үз эшләреңә игътибар бирмәдең,Аларның ничек бетәсен уйламадың.  Хәзер исә тыңла, рәхәтлек яратучы,+Син иминлектә утырып күңелеңнән: «Мин генә бар, бүтән берәү дә юк.+ Мин тол хатын булмам. Беркайчан да балалар югалтуны белмәм»,— дисең.+  Ләкин сиңа кинәт, бер көндә бу ике нәрсә дә:+ Балаларны югалту да, толлык та килер. Бөтен сихерчелегең, бар көчле тылсымнарың өчен,*+Син аларны тулысынча татырсың.+ 10  Син үз явызлыгыңа таяндың. «Мине беркем дә күрми»,— дидең. Зирәклегең һәм белемең сине ялгыштырды,Син күңелеңнән: «Мин генә бар, бүтән берәү дә юк»,— дисең. 11  Ләкин сиңа бәла-каза килер,Әфсеннәреңнең берсе дә моны туктатмас.* Башыңа бәла төшәр, син аны читкә бора алмассың. Син күрмәгән-белмәгән һәлакәт сиңа көтмәгәндә килер.+ 12  Шуңа күрә, әйдә, тылсымлый һәм сихерли бир,+Син бит моны яшьтән үк тырышып эшләдең. Бәлки, бу сиңа файда китерер,Бәлки, син кешеләрдә курку уятырсың. 13  Син бик күп киңәшчеләреңнән алҗыгансың. Күкләргә табынучылар,* йолдызларга текәлеп караучылар,+Яңа ай туганда сиңа киләчәк нәрсәләр турындаБелем игълан итүчеләрХәзер торып бассын һәм сине коткарсын. 14  Менә, алар салам сыман. Ут аларны яндырып бетерер. Алар ялкын көченнән үз җаннарын коткара алмас. Бу җылы бирә торган күмер түгел,Алдында утырырлык ялкын түгел шул. 15  Яшьлегеңнән бергәләп тырышып эшләгәнӘфсенчеләрең синең өчен шундый булып китәр. Алар һәрберсе үз ягына китеп барыр. Сине коткарырга беркем калмас.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «һәм берәүне дә ачык йөз белән каршыламам».
Яки «патшабикәсе».
Я, бәлки, «тылсымнарыңа карамастан».
Яки «Һәм син аны ничек әфсенләргә икәнен белмәссең».
Я, бәлки, «Күкләрне бүлүчеләр; Йолдызчылар».