Ишагыя 49:1—26

  • Йәһвә хезмәтчесенең йөкләмәсе (1—12)

    • «Халыклар өчен яктылык» (6)

  • Исраил өчен юату (13—26)

49  Утраулар, мине тыңлагыз,Ерактагы халыклар, игътибар итегез.+ Йәһвә мине әле мин туганчы чакырды.+ Мин әле әниемнең карынында булганда исемемне атады.  Ул телемне үткен кылычтай итте. Мине үз кулының күләгәсе астына качырды.+ Ул мине очлы ук итте,Үзенең ук савытына яшерде.  Ул миңа: «Син минем хезмәтчем, Исраи́л,+Синең аша мин үз данымны* күрсәтермен»+,— диде.  Ләкин мин әйттем: «Мин юкка гына тырышып эшләдем. Көчемне юк нәрсәгә, бушка әрәм иттем. Әмма мине Йәһвә генә хөкем итә,*Әҗеремне* Аллаһым гына бирә».+  Һәм мине анам карынында үз хезмәтчесе итеп булдырган ЙәһвәМиңа боерык бирде: Ягъкубны үзенә кайтарырга кушты. Шулай итеп Исраил аның янына җыелыр.+ Мин Йәһвә күзендә данланырмын,Шунда Аллаһым минем көчем булып китәр.  Ул болай диде: «Син Ягъкуб кабиләләрен яңадан торгызып,Исраилнең исән калганнарын кайтарачакХезмәтчем генә түгел. Мин сине җирнең читләренә коткаруым җитсен өчен,+Халыклар өчен яктылык итеп тә бирдем».+  Исраилне Йолып Алучы — Исраилнең Изге Аллаһысы Йәһвә+ — кешеләр күралмаган,+ халык нәфрәт иткән кешегә, идарә итүчеләрнең хезмәтчесенә болай ди: «Патшалар күрер һәм торып басар,Мирзалар сәҗдә кылыр,Алар моны тугры+ Йәһвәгә хөрмәт йөзеннән,Үзеңне сайлаган Исраилнең Изге Аллаһысына+ хөрмәт йөзеннән эшләр».  Йәһвә болай ди: «Илтифатымны күрсәткән вакытта мин сиңа җавап бирдем,+Котылу көнендә мин сиңа ярдәм иттем.+ Мин сине саклап калдым. Моны сине кешеләргә килешү итеп бирер өчен,+Җирне яңадан торгызыр өчен,Алар калдырылган мирасларын биләп алсыннар өчен,+  Тоткыннарга: „Чыгыгыз!“ — дияр өчен,+Караңгылыкта булганнарга:+ „Күренегез!“ — дип әйтер өчен эшләдем. Алар юллар буенда тукланыр,Көтүлекләре бөтен тапталган сукмаклар* буйлап булыр. 10  Алар ачыгып һәм сусап йөрмәс,+Аларга эссе һәм кояш сукмас.+ Чөнки аларны үзләрен кызганган Аллаһы алып барыр,+Ул аларны су чыганакларына җитәкләр.+ 11  Мин барлык тауларымны юл итәрмен,Зур юлларым күтәрелер.+ 12  Менә, алар ерактан килә,+Менә, алар төньяктан һәм көнбатыштанҺәм Сини́м җиреннән килә».+ 13  Күкләр, шатланып кычкырыгыз һәм син, җир, куан.+ Таулар шатлыклы авазлар белән сөенсен.+ Чөнки Йәһвә үз халкын юатты,+Ул үзенең мескеннәренә мәрхәмәт күрсәтә.+ 14  Ләкин Сио́н әйтеп торды: «Йәһвә мине калдырды,+ Йәһвә мине онытты».+ 15  Берәр хатын үзенең имчәк баласын онытырмы? Я үз карыныннан чыккан улын жәлләмәсме? Ул хатын баласын онытса да, мин беркайчан да сине онытмам.+ 16  Менә, уч төпләремә уеп мин синең исемеңне яздым. Синең диварларың һәрвакыт минем алдымда. 17  Синең улларың кайтырга ашыга. Үзеңне җимергән, үзеңне бөлгенлеккә төшергән кешеләр синнән китәр. 18  Күзләреңне күтәреп тирә-ягыңа кара. Алар бөтенесе бергә җыела.+ Алар синең яныңа килә. «Тормышым белән ант итәм,— ди Йәһвә,—Син аларның барысын бизәнү әйберләрен кигәндәй,Кәләш үзенә муенса кигәндәй киярсең. 19  Тору урыннарың җимерек һәм буш, җирең ташландык хәлдә калдырылган булса да,+Хәзер ул яшәүчеләре өчен кысан булып китәр,+Сине йотып алган кешеләр+ инде ерак булыр.+ 20  Балаларыңны югалтканнан соң туган улларың сиңа болай дияр: „Бу урын безнең өчен бик кысан. Монда яшәр өчен безгә урын бир“.+ 21  Шунда син күңелеңнән уйлап куярсың: „Мин балаларымны югалттым һәм баласыз идем,Сөрелдем һәм тоткында булдым. Алайса, миңа бирелгән бу балаларга кем ата булды соң? Аларны кем үстерде?+ Мин япа-ялгыз калган идем бит,+Алар кайдан килде соң?“»+ 22  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: «Менә, мин кулымны халыклар өчен күтәрермен,Милләтләр өчен билгемне* куярмын.+ Алар улларыңны кулларында китерер,Кызларыңны җилкәләрендә күтәреп килер.+ 23  Патшалар синең турында кайгырта башлар,+Аларның патшабикәләре сөт аналарың булып китәр. Алар җиргә кадәр бөгелеп сиңа баш ияр,+Аякларыңдагы тузанны ялар,+ Һәм син минем Йәһвә икәнемне белерсең. Миңа өметләнүчеләр оятка калмас».+ 24  Гайрәтле кешенең кулыннан әсирләрен тартып алу мөмкинме? Залимнең тоткыннарын коткарып буламы? 25  Ә Йәһвә болай ди: «Хәтта гайрәтле кешенең дә әсирләре тартып алыныр,+Залим кулга алган кешеләр дә коткарылыр.+ Мин сиңа каршы торганнарга каршы торырмын,+Синең улларыңны коткарырмын. 26  Мин синең белән үзләрен мәрхәмәтсез тотканнарны үз тәннәрен ашарга мәҗбүр итәрмен,Алар татлы шәраб эчкәндәй үз каннарыннан исерер. Һәм һәр кеше минем Йәһвә икәнемне,+Синең Коткаручың+ һәм Йолып Алучың,+Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысы+ икәнемне белер».

Искәрмәләр

Яки «күркәмлегемне».
Яки «Әмма Йәһвә миңа гаделлек бүләк итәр».
Яки «Бүләгемне».
Я, бәлки, «ялангач калкулыклар».
Яки «билге баганамны».