Ишагыя 5:1—30

  • Йәһвәнең йөзем бакчасы турында җыр (1—7)

  • Йәһвәнең йөзем бакчасына кайгы (8—24)

  • Аллаһының үз халкына ачуы (25—30)

5  Мин сөеклемә җыр җырлармын. Яраткан ярым һәм аның йөзем бакчасы+ турында җырлармын. Калкулыкның уңдырышлы битләвендә сөеклемнең йөзем бакчасы бар иде.  Ул аны казып йомшартты һәм ташлардан чистартты. Ул анда иң яхшы кызыл йөзем утыртты,Уртасында манара төзедеҺәм анда уеп йөзем изгеч ясады.+ Ул йөзем бакчасы яхшы йөзем бирер дип өметләнеп йөрде,Ә бакча кыргый йөзем китерде.+  Шуңа күрә ул болай диде: «Я, Иерусалимда яшәүчеләр һәм Яһүд кешеләре,Йөзем үскән бакчам белән минем арада туган хәлгә бәя бирегезче.+  Йөзем үскән бакчам өчен тагын нәрсә эшли ала идем? Мин аңа нәрсә эшләми калдым?+ Ни өчен ул, мин яхшы йөзем көткәндә,Кыргый йөзем китерде?  Хәзер мин сезгәЙөзем үскән бакчама эшлисе эшемне әйтеп бирәм: Киртәсен алып куярмын,Һәм ул яндырылыр.+ Аның таш диварын җимерермен,Һәм ул тапталып бетәр.  Мин аны ташландык җиргә әйләндерермен.+ Аның йөзем ботакларын кыркымаслар, аны утап йомшартмаслар. Аны чәнечкеле куаклар һәм чүп үләне басар,+Ә мин болытларга аның өстенә яңгыр яудырмаска кушармын.+  Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең йөзем бакчасы — Исраи́л йорты ул,+Ул яраткан үсемлекләр — Яһүд кешеләре. Ул гадел хөкем көткән иде,+Ә алар гаделсез булды. Ул тәкъвалык көткән иде,Тик ачы тавышлар ишетте».+  Бер йортны икенчесенә кушкан,+Бер кырны икенчесе белән берләштергән кешеләргә кайгы!+ Башкаларга урын калдырмыйча,Сез җирдә үзегез генә яшисез.  Мин Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең ант биргәнен ишеттем. Ул күп йортларның, алар зур һәм матур булсалар да,Һичкем яшәми торганКоточкыч хәрабәләргә әйләнәчәге турында ант итте.+ 10  Дүрт гектар* йөзем бакчасы — нибары бер бат* шәраб,Бер хоме́р* орлык бер ефа́* гына уңыш бирер.+ 11  Хәмер эчәр өчен иртән иртүк торучыларга,+Шәрабтан исергәнче, кичке караңгыга кадәр утыручыларга кайгы! 12  Аларның мәҗлесләрендә арфа белән кыллы уен коралы,Шалтыравык белән флейта уйный, һәм табыннарында шәраб тора. Ләкин Йәһвәнең эшләренә алар игътибар итми,Аның эшләрен алар күрми. 13  Шуңа күрә минем халкым,Мине белмәгәнгә, сөргенгә китәр,+Аларның данлыклы кешеләре ач йөрер,+Һәм бар халкы сусаудан интегер. 14  Шунлыктан Кабер* үзен* киңәйтте,Үз авызын чиксез зур итеп ачты.+ Шәһәрнең бөеклеге,* аның шау-шулы халык төркемнәре һәм типтерергә яратучылары,Һичшиксез, шунда төшәр. 15  Кеше хурлыкка төшәрҺәм басынкыланыр,Тәкәббер кешеләр башларын ияр. 16  Гаскәрләр Иясе Йәһвә үз хөкеме* белән югары күтәрелер. Изге Аллаһы+ үзен гаделлек аша изгеләндерер.+ 17  Һәм бәрәннәр җимерекләр арасында көтүлекләрендә йөргән кебек утлап йөрер. Килмешәкләр элек симертелгән хайваннар утлап йөргән ташландык урыннарда тукланыр. 18  Үз гаепләрен алдау арканнары беләнҺәм үз гөнаһларын арба баулары белән сөйрәп йөрткән кешеләргә кайгы! 19  «Ул үз эшен тизләтсен,Безнең күзләр күрсен өчен, аны тизрәк чынга ашырсын,Исраилнең Изге Аллаһысының нияте үтәлсен,Һәм без аны белербез!» — диючеләргә кайгы!+ 20  Яхшыны яман дип, яманны яхшы дип әйтүчеләргә,+Яктыны — караңгылык итеп, караңгылыкны — якты итеп,Ачыны — баллы итеп, баллыны ачы итеп күрсәтүчеләргә кайгы! 21  Үзләрен зирәк дип исәпләүчеләргә,Үзләрен акыллыга санаучыларга кайгы!+ 22  Шәраб эчәргә осталарга,Көчле исерткеч эчемлекләр әзерләргә оста кешеләргә кайгы,+ 23  Ришвәт өчен явызларны аклаучыларга,+Тәкъваны гадел хөкемнән мәхрүм итүчеләргә кайгы!+ 24  Шуңа күрә ялкын телләре саламны йоткан кебекҺәм кипкән үлән ялкында юк булган кебек,Аларның тамырлары ук черер,Чәчәкләре тузан кебек очар,Чөнки алар Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең канунын* кире какты,Исраилнең Изге Аллаһысының сүзен санга сукмады.+ 25  Менә ни өчен Йәһвәнең үз халкына ачуы кайный,Һәм ул үз кулын аларга җәза бирер өчен күтәрер.+ Таулар селкенер,Һәм аларның мәетләре урамнардагы чүп-чар кебек булыр.+ Шунлыктан аның ачуы басылмый,Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала. 26  Ул ерак бер халыкка билге итеп багана куйды,+Алар җир читләреннән килсен өчен сызгырды.+ Һәм менә алар бик ашыгып килә!+ 27  Аларның берсе дә арымый һәм абынмый. Беркем дә йокымсырамый һәм йокламый. Билләрендәге билбаулары бушамый,Сандалларының каешлары өзелми. 28  Аларның бар уклары үткен,Бар җәяләре тартылган.* Атларының тояклары чакматаш сыман каты,Һәм тәгәрмәчләре давыл сыман оча.+ 29  Аларның үкерүе арысланныкы шикелле. Алар яшь арысланнар кебек үкерә.+ Алар ыжгырып корбанны эләктерерҺәм алып китәр, беркем дә аны коткармас. 30  Ул көнне алар, диңгез шаулаган кебек,+Корбан өстендә ыжгырыр. Шул җиргә күз салучы һәркем күңелсез караңгылык күрер. Болытлардан хәтта яктылык та караңгылана.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Ун үлчәм җирдәге».
Яки «затлы кешеләре».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «үз җанын».
Яки «гаделлеге».
Яки «күрсәтмәсен».
Яки «атарга әзер».