Ишагыя 51:1—23

  • Сион Гадән бакчасы кебек булыр (1—8)

  • Сионның кодрәтле Яратучысы үз халкын юата (9—16)

  • Йәһвәнең ярсу тулы касәсе (17—23)

51  Тәкъвалыкка омтылучылар,Йәһвәне эзләүчеләр, мине тыңлагыз. Үзегез кисеп алынган кыяга,Үзегез казып чыгарылган чокырга карагыз.  Үзегезнең атагыз Ибраһимга,Үзегезне тудырган* Сарага+ карагыз. Мин аны чакырганда, ул берүзе иде,+Мин аны фатихаладым һәм күпсанлы иттем.+  Йәһвә Сионны юатыр.+ Ул аның бар хәрабәләренә юаныч китерер,+Аның чүлен Гадә́н кебек,+Ә даласын Йәһвәнең бакчасы кебек итәр.+ Анда сөенеч һәм куаныч булыр,Рәхмәт сүзләре һәм моңлы җыр яңгырар.+  И халкым, миңа игътибар ит,И милләтем, миңа колак сал.+ Чөнки канун миннән чыгар,+Һәм гаделлегемне мин халыклар өчен яктылык итеп куярмын.+  Гаделлегем* якынлаша.+ Коткаруым сиңа килер,+Кулымны сузып мин халыкларны хөкем итәрмен.+ Миңа утраулар өметләнер,+Кулымның кодрәтен көтәр.  Күзләрегезне күтәреп күкләргә карагыз,Аска, җиргә күз салыгыз. Чөнки күкләр төтен сыман таралыр,Җир кием кебек таушалып бетәр,Анда яшәүчеләр черкиләр кебек кырылыр. Ә минем коткаруым мәңгелек булыр,+Тәкъвалыгым беркайчан да бетмәс.*+  Тәкъвалыкны белүчеләр,Кануным* йөрәкләренә салынган халык, мине тыңлагыз.+ Үлемле кешеләрнең мәсхәрәләвеннән курыкмагыз,Аларның хурлауларыннан котыгыз алынмасын.  Чөнки көя аларны киемне ашагандай ашап бетерер,Кием көясе* аларны йонны турагандай турап бетерер.+ Ә минем тәкъвалыгым мәңге булыр,Коткаруым буыннан-буынга сузылыр».+  Йәһвәнең кулы уянсын,+Ул уянсын һәм көчле булсын! Күптәнге көннәрдәге кебек, үткән буыннар вакытындагы кебек уянсын. Рәхәбне*+ тар-мар итүче,Диңгез җанварын чәнчеп ташлаучы син түгелме соң?+ 10  Диңгезне, иксез-чиксез упкынның суларын корытучы,+Йолып алынганнар үтсен өчен, диңгез тирәнлекләрендә юл ачучы син түгелме?+ 11  Йәһвәнең йолып алынганнары кайтыр.+ Алар шатлыклы авазлар белән Сионга килер,+Башларына чиксез шатлык таҗы кияр.+ Алар сөенеч белән куанычка күмелер,Кайгы һәм көрсенү юкка чыгар.+ 12  «Мин, мин үзем сезне юатам.+ Нигә сезгә үләчәк кешедән,Яшел үләндәй кибеп бетәчәк адәм улыннан куркырга?+ 13  Нигә син үзеңне Яратучы Йәһвәне,+Күкләрне җәеп җибәргән+ һәм җирнең нигезен салган Аллаһыны онытасың? Син көне буе җәберләүченең* ярсуыннан куркып тордың,Әйтерсең лә ул сине юкка чыгарырга сәләтле иде. Җәберләүченең ярсуы кайда соң? 14  Чылбырланган кеше тиздән азат ителер,+Ул үлмәс һәм гүргә кермәс,Икмәккә дә мохтаҗ булмас. 15  Мин — синең Аллаһың Йәһвә. Мин диңгезне дулкынландырам һәм аның дулкыннарын ярсытам.+ Минем исемем — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+ 16  Күкләрне урнаштырыр өчен һәм җирнең нигезен салыр өчен,+Сионга: „Син минем халкым“,— дияр өчен,+Мин сүзләремне синең авызыңа салырмын,Кулымның күләгәсе белән сине каплармын.+ 17  Уян! Уян! И Иерусалим, торып бас.+ Син Йәһвә кулыннан, аның ярсу тулы касәсеннән эчтең. Син шәраб савытыннан эчтең. Син касәне эчеп бетердең һәм айкалып-чайкалып йөрдең.+ 18  Үзе тудырган улларының берсе дә аны җитәкләмәде,Үстергән улларының берсе дә аны кулыннан тотмады. 19  Ике нәрсә синең башыңа төшәр. Кем синең хәлеңә керер? Һәлакәт һәм бөлгенлек, ачлык һәм кылыч!+ Сине кем юатыр?+ 20  Синең улларың хәлсезләнде.+ Алар ятьмәгә эләккән кыргый тәкәләр сыманҺәр урам чатында ята. Алар Йәһвәнең ярсуын, үзләренең Аллаһысының шелтәсен тулысынча татый». 21  Шулай итеп, тыңлачы,И мескен һәм, шәраб эчмәсәң дә, исерек хатын. 22  Үз халкын яклаган Аллаһың, Раббың Йәһвә болай ди: «Менә, синең кулыңнан үзеңне айкалып-чайкалып йөрергә мәҗбүр иткән касәне,+Шәраб савытын, ярсуым тулы касәне алырмын. Син аны бүтән беркайчан да эчмәссең.+ 23  Мин аны җәберләүчеләрең кулына тоттырырмын.+ Алар сиңа:* „Иел, һәм без синең өстеңнән йөрербез!“ — диделәр. Шуңа күрә син аркаңны, алар йөрсен өчен,Җир кебек, урам кебек иттең».

Искәрмәләр

Яки «тулгак тоту газаплары белән тудырган».
Яки «Тәкъвалыгым».
Яки «какшамас».
Яки «Күрсәтмәм».
Я, бәлки, «Корт».
Яки «үзеңне чолгап алучының».
Яки «җаныңа».