Ишагыя 53:1—12

  • Йәһвә хезмәтчесенең газаплануы, үлеме һәм җирләнүе (1—12)

    • Кешеләр аңа җирәнеп карады һәм аңардан читләште (3)

    • Ул авыруларыбызны һәм авыртуларыбызны йөртте (4)

    • «Аны, сарыкны алып баргандай, суярга алып бардылар» (7)

    • Ул күп кешеләрнең гөнаһын күтәреп барды (12)

53  Бездән* ишеткән хәбәргә кем иман итте?+ Йәһвә кулы+ кемгә ачылды?+  Ул аның* алдында үсенте+ сыман үсеп чыгар, кибеп беткән җирдәге тамыр сыман булыр. Аның мәһабәт кыяфәте дә, күркәмлеге дә юк.+ Без аны күргәч, аның тышкы күренеше безне үзенә җәлеп итмәс.  Авырту белән авыруның ни икәнен белгән шул кешегәКешеләр җирәнеп карады һәм аңардан читләште.+ Аның йөзе бездән яшерелгәндәй булды.* Аңа җирәнеп карадылар, без дә аны санга сукмадык.+  Ул авыруларыбызны күтәреп барды,+Безнең авыртуларыбызны йөртте.+ Ә без аны Аллаһы зарарлады, газаплады һәм интектерде дип уйладык.  Ул исә безнең җинаятьләребез+ өчен чәнчелде,+Гөнаһларыбыз өчен изелде.+ Ул алган җәза безгә тынычлык китерде.+ Аның яралары ярдәмендә без савыктык.+  Без барыбыз сарыклар сыман адашып йөрдек,+Һәркем үз юлына борылган иде,Ә Йәһвә безнең барыбызның гөнаһларын аның өстенә салды.+  Аны җәберләделәр,+ һәм ул үзен газапларга дучар итте,+Ләкин ул авызын ачмады. Аны, сарыкны алып баргандай, суярга алып бардылар.+ Сарык үзенең йонын кыркучы алдында тавышсыз торгандай,Ул да авызын ачмады.+  Аны җәберләделәр* һәм гадел хөкем итмичә алып киттеләр. Аның чыгышы* белән кем кызыксыныр? Аны бит тереләр җиреннән аердылар.+ Минем халкымның җинаяте аркасында ул үтерелде.*+  Ул явызлык* кылмаган булса да,Авызыннан ялган сүз чыкмаса да,+Аңа кабер явызлар белән бергә бирелде,*+Үлгәч, ул байлар белән җирләнде.+ 10  Ләкин аны изү Йәһвәнең ихтыярында иде,* һәм ул аны газапларга дучар итте. Әгәр син аның җанын гаеп йолу корбаны итеп китерсәң,+Ул үзенең токымын* күрер, үз гомерен озайтыр,+Һәм аның аша Йәһвәнең ихтыяры* үтәлер.+ 11  Үз җанының газаплануы аркасында, ул күргәннәре белән канәгатьләнер. Үз белеме ярдәмендә тәкъва кеше — минем хезмәтчем+Күп кешеләрне тәкъвалыкка китерер,+Аларның гөнаһларын күтәреп барыр.+ 12  Шуңа күрә мин аңа күпләр арасында өлеш бирермен,Ул көчлеләр белән табыш бүләр,Чөнки ул үз җанын үлемгә бирде+Һәм җинаятьчеләр исәбенә кертелде.+ Ул күп кешеләрнең гөнаһын күтәреп барды+Һәм җинаятьчеләрне яклады.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Без».
Гомумән күзәтеп торучыга я Аллаһыга карарга мөмкин.
Я, бәлки, «Кешеләр аңардан үз йөзләрен борды».
Яки «чикләделәр».
Яки «тормыш рәвеше».
Яки «аңа суктылар».
Яки «җәбер-золым».
Яки «Берәү аңа каберен явызлар белән бирер».
Яки «рәхәте; шатлыгы».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «Йәһвәгә рәхәтлек китерде».