Ишагыя 55:1—13

  • Түләүсез ашап-эчәргә чакыру (1—5)

  • Йәһвәне һәм аның ышанычлы сүзен эзләгез (6—13)

    • Аллаһының юллары кешенең юлларыннан югарырак (8, 9)

    • Аллаһы сүзе һичшиксез үтәлер (10, 11)

55  Килегез, әй бөтен сусаган кешеләр,+ су алырга килегез!+ Акчалары булмаганнар, килегез, алыгыз* һәм ашагыз! Әйе, килегез, акчасыз һәм түләүсез+ шәраб һәм сөт алыгыз.+  Ник сез икмәк булмаган нәрсә өчен акча түлисез? Ник хезмәт хакыгызны* тамак туйдырмаган нәрсә өчен сарыф итәсез? Мине игътибар белән тыңлагыз һәм яхшы ризык ашагыз,+Шунда җаныгыз чыннан да туклыклы ризык белән ләззәтләнер.+  Колак салыгыз һәм яныма килегез.+ Тыңлагыз, һәм җаныгыз исән булыр,Мин, һичшиксез, сезнең белән мәңгелек килешү төзермен.+ Моны мин Давытка даими* күрсәтергә вәгъдә иткән тугры мәхәббәтем буенча эшләрмен.+  Менә, мин аны халыклар өчен шаһит,+Милләтләр өчен җитәкче+ һәм башлык+ иттем.  Менә, син үзең белмәгән халыкны чакырырсың,Һәм сине белмәгән халык кешеләреАллаһың Йәһвә — Исраилнең Изге Аллаһысы хакына синең яныңа йөгерер,+Чөнки ул сине данлар.+  Әле табып булганда, Йәһвәне эзләгез.+ Ул әле якын булганда, аңа мөрәҗәгать итегез.+  Явыз кеше үз юлын,+Усал үз уйларын калдырсын. Ул Йәһвәгә кайтсын, һәм Аллаһы аңа мәрхәмәт күрсәтер,+Аллаһыбызга кире килсен, чөнки ул аны ихластан кичерер.+  «Чөнки минем уйларым сезнең уйларыгыз белән бер түгел,+Юлларыгыз да минем юлларым белән бер түгел,— ди Йәһвә.—  Чөнки күкләр җирдән никадәр югарырак булса,Минем юлларым да сезнең юлларыгыздан,Уйларым да сезнең уйларыгыздан шул кадәр югарырак.+ 10  Яңгыр белән кар күктән явып,Җирне сугармыйча күккә кире кайтмый. Ул җирне уңдырышлы итә, анда үсемлекләр үстерә;Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирә. 11  Минем авызымнан чыккан сүз дә шулай.+ Ул үтәлмичә миңа кире кайтмас,+Мин теләгәнне,* һичшиксез, башкарыр,+Аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны үтәр. 12  Шуңа күрә сез шатлык белән чыгарсыз+Һәм тыныч-имин кайтырсыз.+ Сез кайтканда, таулар һәм калкулыклар шатлыклы авазлар белән куаныр,+Кырдагы бар агачлар кул чабар.+ 13  Чәнечкеле үсемлекләр урынына артыш агачы,+Чагучы кычыткан урынына мирт агачы үсәр. Бу Йәһвәгә дан китерер+Һәм беркайчан юкка чыкмас мәңгелек билге булыр».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сатып алыгыз».
Яки «тир түгеп тапкан акчагызны».
Яки «тугры».
Яки «Ихтыярымны».