Ишагыя 56:1—12

  • Чит ил кешеләре һәм печелгән ир-атлар алачак фатихалар (1—8)

    • Бөтен халыклар өчен дога кылу йорты (7)

  • Сукыр сакчылар — телсез этләр (9—12)

56  Йәһвә болай ди: «Гаделлек саклагыз+ һәм дөрес эш итегез,Чөнки мин тиздән коткарырмын,Тәкъвалыгымны күрсәтермен.+  Шулай эшләгән кеше бәхетле. Моны тырышып үтәгән,Шимбә көнен тоткан һәм аны нәҗесләмәгән,+Явызлык эшләүдән кулын тыеп калган адәм улы бәхетле.  Йәһвәгә гыйбадәт кылган чит ил кешесе:+ „Йәһвә мине, һичшиксез, үз халкыннан аерыр“,— димәсен. Печелгән ир-ат: „Менә, мин корыган агачмын“,— димәсен».  Чөнки Йәһвә болай ди: «Минем Шимбә көннәремне тоткан, мин хуп күргән нәрсәләрне сайлаган һәм минем килешүемне тырышып үтәгән печелгән ир-атларга  Мин үз йортымда урын бирермен һәм аларның исемнәрен хәтеремдә саклармын. Бу алар өчен угыллар белән кызлардан да яхшырак булыр. Мин аларга юкка чыкмас исем,Мәңгелек исем бирермен.  Ә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен,Йәһвәнең исемен яратыр өчен+Һәм аның хезмәтчеләре булыр өчен аңа гыйбадәт кылган чит ил кешеләрен,Әйе, Шимбә көнен тотып аны нәҗесләмәгән,Минем килешүемне тырышып үтәгән кешеләрнең барысын  Мин шулай ук изге тавыма китерермен,+Алар дога кылу йортымда куаныр. Аларның мәзбәхемдә китергән тулаем яндыру корбаннары һәм башка корбаннары кабул ителер. Минем йортым бит бөтен халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр».+  Исраилнең таралган кешеләрен җыючы Аллаһы Тәгалә Йәһвә+ болай ди: «Мин инде җыелганнар янына башкаларны да җыярмын».+  Бөтен кыр хайваннарыҺәм бөтен урман хайваннары, килегез һәм ашагыз.+ 10  Аның сакчылары сукыр,+ аларның берсе дә бернәрсәгә игътибар итми.+ Аларның барысы — өрә алмаган телсез этләр.+ Алар авыр сулап ята, йокларга ярата. 11  Алар — бирән җанлы этләр,Беркайчан да туймый. Алар — аңлау сәләтләре булмаган көтүчеләр.+ Алар барысы үз юллары белән китте,Һәммәсе үзенә намуссыз табыш эзли һәм болай ди: 12  «Килегез, шәраб алып,Исергәнче эчик.+ Иртәгә дә бүгенгедәй булыр, хәтта күпкә яхшырак та булыр!»

Искәрмәләр