Ишагыя 57:1—21

  • Тәкъва кеше һәм тугры кешеләр юкка чыга (1, 2)

  • Исраилнең рухи фәхешлеге фаш ителә (3—13)

  • Тыйнаклар өчен юату (14—21)

    • Явызлар давыллы диңгез сыман (20)

    • Явызларга тынычлык юк (21)

57  Тәкъва кеше юкка чыкты,Ләкин беркем дә моңа игътибар итми. Тугры кешеләр үлә,+Һәм беркем дә тәкъва кешенеңБәла-каза аркасында* үлгәнен аңламый.  Ул тынычлык таба. Тугры юл белән йөргәннәрнең барысы кабердә* ята.  «Ә сез, сихерче хатынның уллары,Уйнашчы ир һәм фахишәнең балалары,Якынрак килегез.  Сез кемнән көләсез? Кемне мыскыллап ыржаясыз, кемгә телегезне күрсәтәсез? Сез җинаятьчеләр балалары,Алдакчылар токымы түгелме?+  Сез зур агачлар арасында,Һәр җәенке агач астында җенси дәрт белән янасыз түгелме?+ Сез балаларны үзәннәрдә,*Кыялар арасында үтерәсез түгелме?+  Үзәндәге* шома ташлар сиңа* бик кадерле.+ Әйе, болар — синең өлешең. Син хәтта аларга да шәраб бүләкләре агызасың һәм бүләкләр китерәсең.+ Мин моңа риза булыйммы?*  Биек тау башында син ятагыңны* әзерләдең,+Анда корбан китерергә мендең.+  Ишек һәм ишек яңагы артында син һәйкәл* куйдың. Син мине ташлап киттең һәм шәрәләндең. Менеп киң итеп урын җәйдең. Алар белән килешү төзедең. Син алар белән ятак уртаклашырга яраттың,+Ир-атның җенси әгъзасына текәлеп карап тордың.*  Син май беләнБик күп хушбуй алып, Мәли́к* янына төштең. Вәкилләреңне еракка җибәреп,Кабергә* кадәр түбәнсендең. 10  Син көч түгеп, үзеңнең күп юлларыңнан йөрдең,Әмма: „Бу өметсез!“ — димәдең. Син яңадан көч җыйдың. Шуңа күрә бирешмисең. 11  Кемнән куркып котың алынды? Кемнән куркып алдый башладың?+ Син мине искә төшермәдең.+ Бернәрсәне йөрәгеңә якын алмадың.+ Мин дәшми торып эшләреңә игътибар итмәдем түгелме?+ Шунлыктан син миңа курку-хөрмәт күрсәтмәдең. 12  Мин синең ясалма тәкъвалыгыңны+ һәм эшләреңне+ билгеле итәрмен,Алар сиңа файда китермәс.+ 13  Син ярдәм сорап кычкырганда,Җыйган потларың сине коткармас.+ Аларның барысын җил алып китәр,Бер исүе дә аларны очырыр,Ләкин миңа сыенган кеше җирне мирас итеп алыр,Минем изге тавыма ия булыр.+ 14  Болай диярләр: „Салыгыз, юл салыгыз! Юл әзерләгез!+ Халкымның юлыннан бар киртәләрне алып ташлагыз“». 15  Мәңге яшәүче+ һәм исеме изге+ Аллаһы,Югары һәм Мәһабәт Аллаһы болай ди: «Мин биеклектә һәм изге урында яшим,+Ләкин басынкыларның рухын күтәрер өчен,Изелгәннәрнең йөрәген җанландырыр өчен,Шундыйлар белән дә яшим.+ 16  Мин аларга мәңге каршы тормам,Һәрвакыт ярсулы булып калмам.+ Чөнки минем аркада кеше рухы,Үзем булдырган сулый торган затлар көчсезләнер иде.+ 17  Аның намуссыз табыш алырга гөнаһлы омтылышына ачуым кабарды,+Шуңа күрә мин аңа суктым, ярсып аңардан йөземне читкә бордым. Ләкин ул үз йөрәге теләгән юлдан барып, мөртәт булып калды.+ 18  Мин аның юлларын күрдем,Ләкин аны савыктырырмын+ һәм җитәкләрмен,+Үзен дә, аның белән кайгыручыларны+ да кабат юатырмын».*+ 19  «Мин кеше теленә мактау сүзе салам. Ерактагы һәм якындагы кешегә дәвамлы тынычлык бирелер+,— ди Йәһвә,—Мин аны савыктырырмын». 20  «Ә явызлар тынычлана алмаган давыллы диңгез сыман,Аның сулары суүсемнәр һәм пычрак чыгарып ташлый тора. 21  Явызларга тынычлык юк»,— ди минем Аллаһым.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Бәла-казадан».
Сүзгә-сүз «үз ятакларында».
Яки «елга үзәннәрендә».
Яки «моннан юаныч табыйммы?»
Сион я Иерусалим турында әйтелә.
Яки «Елга үзәнендәге».
Бәлки, мәҗүси мәзбәх я табыну урыны.
Бәлки, потка табыну билгесе.
Бәлки, потка табыну турында сүз бара.
Я, бәлки, «патша».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Аңа һәм аның белән кайгыручыларга юаныч белән кайтарырмын».