Ишагыя 58:1—14

  • Чын һәм ялган ураза (1—12)

  • Шимбә көнен тотудан шатлык (13, 14)

58  «Тамак ярып кычкыр, үзеңне тыйма! Тавышың мөгез быргы тавышы шикелле яңгырасын. Халкыма аның фетнәсе турында,+Ягъкуб йортына гөнаһлары турында игълан ит.  Алар көн саен мине эзли,Минем юлларымны беләселәре килә,Әйтерсең лә алар — тәкъвалык кылган,Үз Аллаһысының гаделлеген ташламаган халык.+ Алар Аллаһыга якынлашырга теләп,Миннән гадел хөкемнәр турында сорый:+  „Нигә син безнең ураза тотканыбызны күрмисең?+ Җаныбызны интектергәндә, ни өчен син игътибар итмисең?“+ Чөнки сез ураза тоткан көнне үз файдагызны* эзлисезҺәм үз эшчеләрегезне җәберлисез.+  Сезнең ураза тотуыгыз ызгышлар һәм сугышлар белән тәмамлана,Сез усалланып башкаларга йодрык белән сугасыз. Бүгенгедәй ураза тотуыгызны дәвам итсәгез, сезнең тавышыгыз күктә ишетелмәс.  Мин сайлаган ураза шундый булырга тиешме? Ул көнне кешегә җанын интектереп,Башын камыш кебек иеп,Матәм киеме белән көлне үзенең ятар урыны итәргә кирәкме? Моны син Йәһвәгә яраклы ураза һәм көн дип атыйсыңмы?  Юк, мин сайлаган ураза мондый: Явызлык богауларын алып куегыз,Камыт бауларын чишеп ташлагыз,+Изелгәннәрне азат итегез,+Һәр камытны урталай сындырыгыз.  Икмәгеңне ач кеше белән бүлеш,+Йортыңа фәкыйрьләрне һәм өйсезләрне алып кил,Ялангач кешене күрсәң, аны киендер,+Үз кардәшләреңнән читкә борылма.  Шунда яктылыгың таң кебек балкып торыр,+Син тиз савыгырсың. Тәкъвалыгың үзеңнән алда барыр,Һәм Йәһвәнең даны арткы сакчы гаскәрең булыр.+  Шулчак син Йәһвәне чакырырсың, ә ул җавап бирер,Ярдәм сорап кычкырырсың, ә ул: „Менә мин!“ — дияр. Араңнан камытны алып куйсаң,Бармагың белән төртеп, усал сөйләүдән туктасаң,+ 10  Ач кешегә үз җаның теләгәнне бирсәң+Мескеннәрнең җанын туендырсаң,Яктылыгың хәтта караңгылыкта балкыр,Караңгылыгың көн уртасы кебек булыр.+ 11  Йәһвә сине һәрвакыт җитәкләп барыр,Җаныңны хәтта корыган җирдә дә туендырыр.+ Ул сөякләреңне ныгытыр. Шунда син яхшы сугарылган бакча кебек,+Сулары беркайчан да бетми торган чишмә кебек булырсың. 12  Синең хакыңа борынгы хәрабәләр яңадан торгызылыр,+Син буыннан-буынга җимерек яткан нигезләрне яңадан салырсың.+ Сине җимерек диварларны төзәтүче,+Буйларында кешеләр яши торган юлларны торгызучы дип атарлар. 13  Шимбә көнемне тотып, син минем изге көнемдә үз файдаңны* эзләүдән тыелып калсаң,+Шимбә көнен зур шатлык, Йәһвәнең изге көне, үзең өчен иң мөһим көн дип атасаң,+Үз файдаңны эзлисе һәм буш сүзләр әйтәсе урынга аны данласаң, 14  Син Йәһвәдә зур шатлык табарсың,Һәм мин җирнең биеклекләрен сиңа буйсындырырмын.+ Мин сине бабаң Ягъкубның мирасыннан ашатырмын,+Чөнки моны Йәһвә әйтте».

Искәрмәләр

Яки «рәхәтегезне».
Яки «рәхәтеңне».