Ишагыя 59:1—21

  • Исраилне Аллаһыдан үз гөнаһлары читләштерә (1—8)

  • Гөнаһларны тану (9—15а)

  • Йәһвә тәүбә итүчеләрне яклый (15ә—21)

59  Менә! Йәһвәнең кулы коткарыр өчен кыска түгел,+Колагы ишетер өчен каты түгел.+  Юк, үз җинаятьләрегез сезне Аллаһыгыздан аерды,+Гөнаһларыгыз аны үз йөзен сездән борырга мәҗбүр итте,Аның сезне ишетәсе килми.+  Чөнки сезнең учларыгыз — кан белән,+Кулларыгыз җинаять белән нәҗесләнгән. Авызларыгыздан ялган чыга+ һәм телләрегездә гаделсезлек.  Беркем дә гаделлекне яклап сөйләми,+Судта да беркем дөресен әйтми. Алар юк нәрсәгә таянып,+ файдасыз нәрсә сөйли. Бәла-казага узып, явызлык тудыра.+  Алар агулы еланның йомыркалары өстендә утыра,Бу йомыркаларны ашаган һәркем үләр,Ә ватылган йомыркадан зәһәр елан чыга. Алар үрмәкүч пәрәвезен үрә.+  Алар үргән пәрәвезне кием итеп киеп булмый,Алар эшләгән эшләрен дә үз өсләренә яба алмый.+ Аларның эшләре җимергеч,Кулларында — җәбер-золым эшләре.+  Аларның аяклары яманлык эшләргә йөгерә,Алар гаепсез кешеләрнең канын коярга ашыга.+ Аларның уйлары — зарарлы уйлар,Юлларында һәлакәт һәм газап.+  Алар тынычлык юлын танып белмәде,Аларның сукмакларында гаделлек юк.+ Үз юлларын алар кәкре итә,Бу юллардан йөргән бер кеше дә тынычлык белмәс.+  Шуңа күрә гаделлек бездән ерак,Тәкъвалык безгә ирешми. Без яктылыкка өметләнәбез, ә тирә-юньдә караңгылык. Якты көн көтәбез, ләкин дөм караңгыда йөрибез.+ 10  Сукыр кеше кебек, без диварны капшыйбыз,Күзсез кеше кебек, капшанып йөрибез.+ Без көн уртасында кичке караңгыда абынгандай абынабыз,Көчлеләр арасында без үлеләр сыман. 11  Без барыбыз аюлар сыман үкерәбез,Күгәрченнәр сыман, көенеп гөрләшәбез. Без гаделлеккә өметләнәбез, ә ул юк. Коткару көтәбез, ә ул бездән ерак. 12  Чөнки синең алдыңда фетнәләребез күп шул,+Һәрбер гөнаһыбыз безгә каршы шаһитлек бирә.+ Без фетнәләребезнеҺәм җинаятьләребезне яхшы беләбез.+ 13  Без гөнаһ кылдык һәм Йәһвәне кире кактык,Аллаһыбызга аркаларыбыз белән борылдык. Җәбер-золым һәм фетнә турында сөйләштек,+Йөрәгебездә ялган ниятләдек һәм ялган сүзләр әйттек.+ 14  Гаделлек артка чигенә,+Тәкъвалык ерак тора.+ Хакыйкать* шәһәр мәйданында абынды,Дөреслек тә анда керә алмый. 15  Хакыйкать* юкка чыкты,+Яманлыктан читкә борылган кешене талыйлар. Йәһвә моны күрде, һәм бу аның күзендә явызлык иде,Чөнки гаделлек юк иде.+ 16  Ул ярдәм итәрлек кеше юк икәнен күрде,Яклаучының булмаганына гаҗәпләнде,Шуңа күрә аның кулы коткару* китерде,Тәкъвалыгы үзен эш итәргә этәрде. 17  Шунда ул тәкъвалыкны көбә кигәндәй киде,Башына коткару* башлыгын киде,+Ул үч алу киемен үз киеме итеп киде+Һәм япанчага* төренгәндәй ашкынуга төренде. 18  Ул һәркемгә эшенә карап тиешлесен бирер:+ Дошманнарына ярсу яудырыр, үзенә каршы килүчеләргә җәза бирер.+ Утрауларга да тиешлесен кайтарыр. 19  Көнбатыштагылар — Йәһвәнең исеменә,Көнчыгыштагылар аның данына курку-хөрмәт күрсәтер,Чөнки Йәһвә үз рухы алып килгәнУргылып аккан елгадай килер. 20  «Йолып Алучы+ Сионга килер,+Ягъкубның җинаять юлыннан киткән токымнарына килер»+,— ди Йәһвә. 21  «Алар белән төзегән килешүем мондый»+,— дип әйтә Йәһвә. «Синдә булган рухым һәм мин авызыңа салган сүзләрем синең авызыңнан, балаларың* авызыннан һәм оныкларың* авызыннан алынмас,— ди Йәһвә.— Хәзер һәм мәңге шулай булыр».

Искәрмәләр

Яки «Намуслылык».
Яки «Намуслылык».
Яки «үзенә җиңү».
Яки «җиңсез япанчага».
Яки «җиңү».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «орлыгыңның орлыгы».