Ишагыя 60:1—22

  • Йәһвәнең даны Сионны яктырта (1—22)

    • Үз кетәкләренә очкан күгәрченнәр кебек (8)

    • Бакыр урынына алтын (17)

    • Кечкенәдән мең чыгар (22)

60  «И хатын, күтәрел,+ яктыртып тор, чөнки яктылыгың килде. Йәһвәнең даны сине яктырта.+  Менә, җирне караңгылык,Халыкларны куе караңгылык каплар. Ләкин сине Йәһвә яктыртыр,Синдә аның даны күренер.  Халыклар синең яктылыгыңа агылыр,+Патшалар+ нурлы күркәмлегеңә* килер.+  Күзләреңне күтәреп, тирә-якка кара! Алар барысы җыелды, алар синең янга килә. Улларың ерактан килә,+Ә кызларыңны күтәреп киләләр.+  Шул вакытта син күрерсең һәм балкый башларсың,+Йөрәгең, еш-еш тибеп, шатлык белән тулыр,Чөнки диңгез муллыгы сиңа юнәлер. Халыкларның байлыгы сиңа килер.+  Синең җиреңне* күп-күп дөяләр,Мидья́н һәм Ифаның+ яшь дөяләре каплар. Шебаның бөтен кешеләре килер,Алар алтын һәм ла́дан алып килер,Халык алдында Йәһвәне мактар.+  Кидарның+ бөтен көтүләре сиңа җыелыр. Нәбәйотның+ сарык тәкәләре сиңа хезмәт итәр. Алар минем мәзбәхемә күтәрелер һәм хуплап кабул ителер,+Һәм мин данлыклы йортымны бизәрмен.+  Кемнәр анда болытлар кебек,Үз кетәкләренә очкан күгәрченнәр кебек очып килә?  Миңа утраулар өметләнер.+ Тарши́ш кораблары беренче булып* килер,Аллаһың Йәһвәнең — Исраилнең Изге Аллаһысының исеме хакынаЕрактан синең улларыңны,+Аларның көмешен һәм алтынын алып килер,Чөнки ул сине данлар.*+ 10  Чит ил кешеләре синең диварларыңны төзер,Аларның патшалары сиңа хезмәт итәр,+Чөнки ярсыганда, мин сине җәзалаган булсам да,Хуплаган* чагымда мин сиңа мәрхәмәт күрсәтермен.+ 11  Синең капкаларың һәрвакыт ачык булыр.+ Аларны төнлә дә, көндез дә япмаслар. Алар аркылы сиңа халыкларның байлыкларын китерерләр,Аларның патшалары бу эштә беренче булыр.+ 12  Сиңа хезмәт итмәгән һәр милләт, һәр патшалык юкка чыгар,Бу халыклар тулысынча җимерелер.+ 13  Лива́н даны сиңа килер,+Минем изге урынымны бизәр өчен,+Сиңа артыш агачы, корычагач һәм кипарис агачы китерелер. Мин аяк табаннарым торган урынны данлармын.+ 14  Үзеңне җәберләгәннәрнең уллары килеп, синең алдыңда сәҗдә кылыр. Сине санга сукмаганнарның барысы аякларыңа кадәр бөгелеп баш ияргә тиеш. Алар сине Йәһвәнең шәһәре,Исраилнең Изге Аллаһысының Сионы дип атар.+ 15  Сине ташлап китеп нәфрәт иттеләр, сине читләтеп үттеләр,+Ә мин сине мәңгелеккә горурланырлык, Буыннан-буынга сөенерлек нәрсә итәрмен.+ 16  Син халыкларның сөтен имәрсең,+Патшаларның күкрәкләрен имәрсең.+ Син һичшиксез шуны аңларсың: мин, Йәһвә,— синең Коткаручың,Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысы — синең Йолып Алучың.+ 17  Бакыр урынына мин алтын китерермен,Тимер урынына — көмеш,Агач урынына — бакырҺәм ташлар урынына тимер китерермен. Күзәтчең итеп — тынычлыкны,Йөкләмә бирүчең итеп тәкъвалыкны билгеләрмен.+ 18  Җиреңдә җәбер-золым турында,Чикләрең эчендә җимерү яки һәлакәт турында бүтән ишетмәссең.+ Син диварларыңны Коткару+ һәм капкаларыңны Мактау дип атарсың. 19  Кояш сиңа көндез бүтән яктылык чәчмәс,Айның балкышы яктылык бирмәс. Чөнки Йәһвә үзе синең өчен мәңгелек яктылык булып китәр,+Аллаһың синең матурлыгың булыр.+ 20  Бүтән кояшың баемас,Аең кимемәс,Чөнки Йәһвә үзе синең өчен мәңгелек яктылык булыр,+Хәсрәт кичерү көннәрең бетәр.+ 21  Бөтен кешеләрең тәкъва булыр. Алар бу җиргә мәңгегә ия булыр. Алар — мин утырткан үсенте,Минем кулларым башкарган эш,+ алар минем бизәгем булыр.+ 22  Кечкенәдән мең чыгар,Әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен».

Искәрмәләр

Яки «таңыңның ялтыравына».
Сүзгә-сүз «Сине».
Яки «элеккегечә».
Яки «бизәр».
Яки «Илтифат күрсәткән».