Ишагыя 61:1—11

  • Яхшы хәбәрне игълан итәргә майлана (1—11)

    • «Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы» (2)

    • «Тәкъвалык агачлары» (3)

    • Чит ил кешеләре булыша (5)

    • «Йәһвәнең руханилары» (6)

61  Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа үз рухын бирде,+Чөнки Йәһвә мине юашларга яхшы хәбәрне игълан итәргә майлады.+ Ул мине китек күңеллеләрнең яраларын бәйләргә,Әсирләргә азатлык турында,Тоткыннарга күзләренең киң ачылачагы турында хәбәр итәргә җибәрде.+  Ул мине Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы хакында,Аллаһыбызның үч алу көне турында игълан итәргә,+ Кайгырганнарның барысын юатырга,+  Сио́н аркасында хәсрәт кичергәннәргәКөл урынына баш киеме бирергә,Кайгы урынына — шатлык мае,Төшенке рух урынына мактау киеме бирергә җибәрде. Алар тәкъвалык агачлары дип,Йәһвәнең үзен данлар* өчен утырткан үсемлеге дип аталыр.+  Алар борынгы хәрабәләрне,Күптәнге буш урыннарны яңадан торгызыр.+ Алар җимерелгән шәһәрләрне салыр,+Буыннан-буынга ташландык хәлдә яткан урыннарны яңадан торгызыр.+  «Чит кешеләр килер һәм сезнең көтүләрегезне көтәр,Чит ил кешеләре+ сезнең игенчеләрегез һәм йөзем үстерүчеләрегез булыр.+  Сез исә Йәһвәнең руханилары дип аталырсыз.+ Алар сезне Аллаһыбызның хезмәтчеләре дип атар. Сез халыкларның байлыгын ашарсыз,+ Аларның даны* белән мактанырсыз.  Оят урынына минем халкым җирнең икеләтә өлешен алыр. Кимсенү урынына алар алган өлешләренә куанып кычкырыр. Әйе, алар үз җирләрендә икеләтә өлешкә ия булыр.+ Мәңге шатлыкка рәхәтләнер.+  Чөнки мин, Йәһвә, гаделлек яратам.+ Талау белән гаделсезлекне нәфрәт итәм.+ Гадел эш итеп, мин аларга тиешлесен бирермен,Алар белән мәңгелек килешү төзермен.+  Аларның токымы* — милләтләр арасында,+Нәселе халыклар арасында билгеле булыр. Аларны күргән һәр кешеАларның Йәһвә фатихалаган токым* икәнен таныр».+ 10  Мин Йәһвәдә бик сөенермен. Җаным Аллаһымда шатланыр,+Чөнки ул миңа коткару киеме кидерде,+Мине тәкъвалык япанчасы белән төрде. Мин башына руханиныкыдай чалма кигән кияү сыман,+Үзен бизәнү әйберләре белән матурлаган кәләш сыман булдым. 11  Чөнки җир — үсентеләрне,Бакча үзендә чәчелгәнне үстергән кебек,Аллаһы Тәгалә Йәһвә дәБөтен халыклар алдында тәкъвалык+ белән мактауны+ үстерер.

Искәрмәләр

Яки «бизәр».
Яки «байлыклары».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.