Ишагыя 62:1—12

  • Сионның яңа исеме (1—12)

62  Сио́н хакына мин өнсез,+Иерусалим хакына мин хәрәкәтсез калмам. Аның тәкъвалыгы көчле яктылыктай балкыганчы,+Аның коткаруы факелдай янганчы шулай булыр.+  «И хатын, халыклар — тәкъвалыгыңны,+Бөтен патшалар даныңны күрер.+ Син яңа исем белән,+Йәһвә авызыннан чыккан исем белән аталырсың.  Син Йәһвәнең кулында — матурлык таҗы,Аллаһыңның учында патша чалмасы булырсың.  Сине бүтән ташланган хатын дип атамаслар,+Җирең инде ташландык дип аталмас.+ Моның урынына сиңа „Анда минем шатлыгым“ дигән исем,+Җиреңә „Ирле“ дигән исем бирерләр;Чөнки Йәһвә синдә куаныч табар,Җирең кияүгә чыккан хатындай булыр.  Чөнки яшь кеше гыйффәтле кызга өйләнгәндәй,Үзеңдә яшәүчеләр сиңа өйләнер.Кияү үз кәләшенә карап сөенгәндәй,Аллаһың да сиңа карап сөенер.+  И Иерусалим, синең диварларыңа мин сакчылар билгеләп куярмын. Алар беркайчан да — көндез дә, төнлә дә тынып калмасын. Сез, Йәһвәне мактаучылар,Үзегезгә ял бирмәгез,  Ул Иерусалимны нык урнаштырганчы,Әйе, ул аны җирнең мактавы иткәнче, аңа бернинди ял бирмәгез».+  Йәһвә үзенең уң кулын, үзенең көчле кулын күтәреп, ант итте: «Мин бүтән синең ашлыгыңны дошманнарыңа ризык итеп бирмәм,Чит ил кешеләре дә син авыр эшләп тапкан яңа шәрабыңны эчмәс.+  Ләкин ашлыкны җыйганнар аны ашар һәм Йәһвәне мактар. Йөземне җыйганнар минем изге ишегалларымда шәраб эчәр».+ 10  Үтегез, капкалар аша үтегез. Халык өчен юлны чистартыгыз.+ Салыгыз, олы юлны салыгыз,Ташларын алып куегыз.+ Халыклар өчен билге* күтәреп куегыз.+ 11  Менә! Йәһвә җирнең читләренә кадәр игълан итте: «Кыз Сионга болай диегез: „Кара! Синең котылуың килә.+ Менә! Аның бүләге үзе белән,Түлисе әҗере үзе алдында“».+ 12  Алар Йәһвә тарафыннан йолып алынган изге халык дип аталыр,+Сине «Эзләп табылган» һәм «Ташланмаган шәһәр» дип атарлар.+

Искәрмәләр

Яки «билге баганасы».