Ишагыя 63:1—19

  • Йәһвә халыклардан үч ала (1—6)

  • Йәһвәнең үткәндә күрсәткән тугры мәхәббәте (7—14)

  • Тәүбә итү догасы (15—19)

63  Эдомнан+ килүче,Ачык төсле* киемнәр киеп, Босрадан+ килүче кем ул? Зиннәтле киемнәр киеп,Үзенең бөек көче белән кем килә икән? «Бу мин, мин гаделлек буенча сөйлим,Минем коткарыр өчен бөек көчем бар».  Синең киемең нигә кызыл? Ни өчен киемнәрең изгечтә йөзем изгән кешенеке сыман?+  «Мин берүзем изгечтә* йөзем издем,Минем белән һичкем булмады. Мин аларны, ачуым чыгып, издем,Аларны ярсуым белән таптадым.+ Киемнәремә аларның каннары чәчрәде,Бөтен киемемне пычраттым.  Мин үч алу көнен билгеләдем,+Йолып алынганнарымның елы килде.  Мин карадым, ә ярдәм итәрлек берәү дә юк иде. Мин аптырадым, чөнки беркем дә булышмады. Шуңа күрә минем кулым коткару* китерде,+Ярсуым мине эш итәргә этәрде.  Мин, ачуым чыгып, халыкларны таптадым,Аларга, исергәнче, ярсуымны эчерттем,+Каннарын җиргә түктем».  Йәһвә үзенең мәрхәмәте һәм бөек тугры мәхәббәте буенчаБезнең хакка башкарган бар эшләре өчен,Исраи́л йорты хакына эшләгән күп яхшы нәрсәләр өчен,Мин Йәһвәнең тугры мәхәббәттән чыгып кылган эшләрен,+Йәһвәнең мактауга лаек эшләрен телгә алырмын.  Ул: «Алар, һичшиксез, минем халкым, хыянәт итмәячәк угыллар»,— диде.+ Шуңа күрә ул аларның Коткаручысы булып китте.+  Алар газап чиккәндә, ул да газап чикте.+ Аның шәхси хәбәрчесе* аларны коткарды.+ Мәхәббәтен һәм рәхимлелеген күрсәтеп, ул аларны йолып алды,+Ул аларны күтәрде һәм бөтен үткән көннәрдә алып барды.+ 10  Ләкин алар баш күтәреп,+ аның изге рухын кайгыга салды.+ Шунда ул аларның дошманына әверелде+Һәм аларга каршы сугышты.+ 11  Алар үткән көннәрне,Аның хезмәтчесе Мусаның көннәрен исләренә төшерде: «Үз халкын көтүчеләре+ белән бергә диңгез аша үткәргән+ Аллаһы кайда? Аңа үзенең изге рухын иңдергән+ Аллаһы кайда? 12  Үзенең данлыклы кулы белән Мусаны уң кулыннан җитәкләгән,+Үзенә мәңгелек исем булдырыр өчен,+Алар алдында суларны аерган+ Аллаһы кайда? 13  Алар ачык кырда* чапкан аттайАбынмыйча үтсеннәр өчен,Ярсулы* сулар аша юл ачкан Аллаһы кайда? 14  Мал-туар үзәнгә барып, ял иткән кебек,Йәһвә рухы аларга ял бирде».+ Үзеңә мәһабәт исем булдырыр өчен,+Син халкыңны шулай итеп алып бардың. 15  Күктән аска кара,Изге һәм данлыклы югары торагыңнан күз сал. Кайда синең ашкынуың һәм куәтең,Кызгануың+ һәм мәрхәмәтең?+ Син аларны миннән яшерәсең. 16  Син безнең Атабыз.+ Ибраһим безне белмәсә дә,Исраил безне танымаса да,Син, и Йәһвә, безнең Атабыз. Син инде күптән безнең Йолып Алучыбыз.+ 17  И Йәһвә, ни өчен син безгә юлларыңнан тайпылырга юл куясың?* Ни өчен син безгә каты йөрәкле булып китәргә һәм үзеңә курку-хөрмәт күрсәтмәскә ирек бирәсең?+ Үз хезмәтчеләрең хакына,Үз мирасыңның кабиләләре хакына кайта күр.+ 18  Синең изге халкың аз вакыт җиргә ия булды. Дошманнарыбыз изге урыныңны таптады.+ 19  Без бик озак син беркайчан да идарә итмәгән,Беркайчан да исемең белән аталмаган халык кебек булдык.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Ачык кызыл».
Ягъни тагарак формасындагы йөзем изгечтә.
Яки «миңа җиңү».
Яки «Аның алдыннан килгән фәрештә».
Яки «чүлдә».
Яки «Тирән».
Яки «безне юлларыңнан тайпылдырасың».