Ишагыя 66:1—24

  • Сион — әни, һәм аның уллары (7—17)

  • Халык Иерусалимда гыйбадәт кылыр өчен җыела (18—24)

66  Йәһвә болай ди: «Күкләр — минем тәхетем, ә җир — минем аяк астым.+ Нинди йорт сала аласыз сез миңа?+ Минем яшәр урыным кайда була ала?»+  «Барлык бу нәрсәләрне минем кулым булдырды,Менә шулай алар барысы барлыкка килде,— дип әйтә Йәһвә+.—Менә кемгә мин карармын: Минем сүземне ихтирам иткән* басынкы һәм рухы сынык кешегә.+  Минем өчен үгез чалучы кеше — кеше үтерүче кебек.+ Корбанга сарык китерүче эт муенын сындыручы сыман.+ Бүләк китерүче дуңгыз канын китерүче кебек!+ Истәлек итеп ла́дан төтәтүче+ сихерләү сүзләре белән фатиха бирүче* сыман.+ Алар үз юлларын сайлады,Алар* җирәнгеч нәрсәләрдә рәхәтлек таба.  Шуңа күрә мин аларны җәзалар өчен юл сайлармын,+Алар нәрсәдән курыкса, шуны башларына төшерермен. Чөнки мин чакырганда, беркем җавап бирмәде,Мин сөйләгәндә беркем тыңламады.+ Алар күземдә яман булганны кыла бирде,Миңа ошамаганны сайлады».+  Йәһвә сүзен ихтирам итүчеләр,* аның сүзен тыңлагыз: «Минем исемем аркасында сезне нәфрәт итеп куган кардәшләрегез мыскыллап: „Йәһвә данлансын!“+ — диде,Ләкин мин күренермен һәм сезгә шатлык китерермен,Ә алар хурлыкка калыр».+  Шәһәрдән шау-шу, гыйбадәтханәдән тавыш килә! Чөнки Йәһвә үз дошманнарына тиешле җәза бирә.  Хатын тулгак тотканчы тудырды.+ Ул тулгак тоту газаплары кичергәнче малай тапты.  Кемнең андый нәрсә турында ишеткәне бар? Андый нәрсәләрне кем күргән? Берәр илнең бер көн эчендә туганы бармы? Яки берәр халык кинәт барлыкка килгәнме? Шулай да Сио́н, тулгак тота башлагач ук, үз улларын тудырды.  «Әллә мин ана карынын ачып, бала тудырырга бирмәмме?» — ди Йәһвә. «Я хатынга тулгак тоту газаплары биреп, аның карынын ябармынмы?» — дип әйтә Аллаһың. 10  Иерусалимны яратучы бар кешеләр,+ аның белән шатланыгыз һәм аның белән сөенегез.+ Аның турында кайгырганнар, аның белән бергә куаныгыз, 11  Чөнки сез аның юаныч күкрәгеннән туйганчы сөт имәрсез,Әйе, сез тукланырсыз һәм аның мул даныннан рәхәтлек табарсыз. 12  Чөнки Йәһвә болай ди: «Мин аңа елгадай тынычлык+Һәм ташкындай халыклар данын агызам.+ Сез имчәк сөтен имәрсез, сезне кулларда йөртерләрҺәм тезләрдә сикертерләр. 13  Ана үз улын юаткан кебек,Мин дә сезне юатып торырмын.+ Сез Иерусалимга карап юанырсыз.+ 14  Сез моны күрерсез һәм йөрәгегез шатланыр,Сөякләрегез яшел үләндәй көч белән тулыр. Йәһвәнең кулы* үз хезмәтчеләренә билгеле булып китәр,Ә үз дошманнарын ул хөкем итәр».+ 15  «Ялкынлы ачуы белән аларга тиешлесен түләр өчен,+Ут ялкыннары белән аларны җәзалар өчен,Йәһвә ялкын сыман,+Аның хәрби арбалары давыллы җил сыман килер.+ 16  Йәһвә ут кулланып хөкемен үтәр,Әйе, кылычы белән бөтен кешеләргә* каршы чыгар. Йәһвә кулыннан үлгәннәр күп булыр. 17  Уртада баручыга ияреп бакчаларга* керер өчен,+ үзләрен изгеләндереп чистарынган кешеләр, дуңгыз итен,+ җирәнгеч нәрсәләрне һәм тычканнарны ашаган+ кешеләр юкка чыгар,— ди Йәһвә.— 18  Мин аларның эшләрен һәм уйларын беләм. Шуңа күрә бөтен халыкларны һәм һәртөрле телләрдә сөйләшкән кешеләрне җыярга дип киләм, һәм алар, килеп, минем данымны күрер». 19  «Мин алар арасында билге куярмын һәм исән калганнарның кайберләрен халыкларга: җәядән атучылар җирләренә — Тарши́ш,+ Пул һәм Лудка,+ шулай ук Түбә́л, Йаванга+ һәм ерак утрауларга җибәрермен. Алар минем турында ишетмәде һәм минем данымны күрмәде. Алар халыклар арасында минем данымны игълан итәр.+ 20  Алар барлык кардәшләрегезне атларга, хәрби арбаларга, каплаулы арбаларга, качырларга, елгыр дөяләргә утыртып бөтен халыклардан+ Йәһвәгә бүләк итеп минем изге тавым Иерусалимга китерер,— ди Йәһвә.— Һәм бу Исраи́л халкы үз бүләкләрен чиста савытларда Йәһвә йортына китергәндәй булыр». 21  «Мин шулай ук кайберәүләрне руханилар итеп һәм ле́вилеләр итеп алырмын»,— дип әйтә Йәһвә. 22  «Мин барлыкка китерә торган яңа күкләр һәм яңа җир+ минем алдымда торган кебек,— ди Йәһвә,— сезнең токымыгыз* да, исемегез дә алдымда торыр».+ 23  «Шунда һәр яңа ай саен һәм һәр Шимбә көн саенБөтен кешеләр* минем алдымда сәҗдә кылыр* өчен килер+,— дип әйтә Йәһвә.— 24  Алар чыгар һәм миңа каршы баш күтәргән кешеләрнең мәетләрен күрер. Үлеләрне каплаган кортлар үлмәс,Аларны йоткан ут сүнмәс,+Алар бөтен кешеләр* өчен җирәнгеч нәрсә булыр».

Искәрмәләр

Яки «сүзем турында борчылган».
Я, бәлки, «пот мактаучы».
Яки «Җаннары».
Яки «сүзе турында борчылучылар».
Яки «кодрәте».
Сүзгә-сүз «тәннәргә».
Ягъни потларга табынуда кулланылган махсус бакчаларга.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «тәннәр».
Яки «миңа гыйбадәт кылыр».
Сүзгә-сүз «тәннәр».