Ишагыя 9:1—21

  • Гәлиләя җире өчен бөек яктылык (1—7)

    • «Тынычлык мирзасының» тууы (6, 7)

  • Аллаһының кулы Исраилгә каршы (8—21)

9  Әмма караңгылык элекке вакытта җир бәла-каза кичергәндәге кебек — Зәбулу́н җире һәм Нәфтәли́ җире кимсетелгән вакыттагы кебек булмас.+ Соңрак исә Ул бу җирне — Үрдү́н өлкәсендәге диңгез буе юлын, башка халыклар Гәлилә́ясен югары күтәрер.  Караңгылыкта йөргән халыкБөек яктылык күрде. Ә куе караңгылык җирендә яшәүчеләргә Яктылык балкыды.+  Син халыкны ишәйттең,Аның шатлыгын бөек иттең. Алар синең алдыңдаКешеләр урак өстендә шатланган кебек,Табышны сөенеп бүлүчеләр кебек шатлана.  Чөнки син аларның йөк камытларын,Җилкәләрендәге таякны — күзәтче таягынМидья́н җиңелгән көндәге кебек челпәрәмә китердең.+  Җирне селкетеп атлаган һәр аяк киеменҺәм канга баткан һәр киемнеУт йотар.  Безнең сабый туды,+Безгә угыл бирелде. Аның җилкәсендә хакимлек* булыр.+ Аны Гаҗәеп киңәшче,+ Көчле илаһ,*+ Мәңгелек ата, Тынычлык мирзасы дип атарлар.  Аның Давыт тәхетендә+ һәм аның патшалыгындаХакимлеге чиксез үсәр,Һәм тынычлык мәңге булыр.+ Ул патшалык шул вакыттанГаделлек+ һәм тәкъвалык+ ярдәмендәНык урнашыр+ һәм мәңге торыр. Гаскәрләр Иясе Йәһвә моны һичшиксез эшләячәк.  Йәһвә Ягъкубны кисәтеп сүз әйтте,Һәм ул Исраилдә үтәлде.+  Бар кешеләр —Ифраи́м һәм Сама́риядә яшәүчеләр моны белер. Алар тәкәбберләнеп һәм һаваланып, болай ди: 10  «Кирпеч йортлар ишелде,Ләкин без юнылган ташлардан төзербез.+ Сикоморларны чабып ташладылар,Ләкин без аларны эрбет агачлары белән алмаштырырбыз». 11  Йәһвә Рәзиннең дошманнарын аңа каршы күтәрер,Аңа каршы килүчеләрне эш итәргә этәрер, 12  Су́рия көнчыгыштан һәм филистилеләр көнбатыштан килер.+ Алар авызларын ачар һәм Исраилне йотар.+ Шунлыктан аның ачуы басылмый,Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.+ 13  Чөнки халык үзен җәзалаучы Аллаһыга кайтмый,Алар Гаскәрләр Иясе Йәһвәне эзләми.+ 14  Йәһвә бер көндә Исраилнең башын һәм койрыгын —Үсентесен һәм кыягын* кисеп ташлар.+ 15  Баш — өлкән һәм бик хөрмәтле кеше ул,Койрык — ялган күрсәтмә бирүче пәйгамбәр.+ 16  Бу халыкны алып баручылар аны адаштыра,Халык аптырашта кала. 17  Менә ни өчен Йәһвә аларның яшь кешеләренә шатланмасҺәм әтисез балалары* белән тол хатыннарына шәфкать күрсәтмәс,Чөнки аларның барысы мөртәтләр һәм явызлык кылучылар,+Һәркем мәгънәсез сүз сөйли. Шунлыктан аның ачуы басылмый,Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.+ 18  Явызлык ялкын сыман янып,Чәнечкеле куаклар белән чүп үләнен йота. Ул куе урманны яндырып җибәрер,Һәм алар төтен болыты булып күтәрелер. 19  Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең ярсуыннанҖир кабынып китте. Ут кешеләрне йотар. Һичкем хәтта үз туганын да кызганмас. 20  Берсе уң ягында булганны чабып алыр,Ләкин һаман да ач булыр. Икенчесе сул ягында булганны ашар,Ләкин туймас. Һәрберсе үз кулының итен йотар, 21  Манашше́ — Ифраимны,Ә Ифраим Манашшены йотар. Бергә алар Яһүдкә каршы торыр.+ Шунлыктан аның ачуы басылмый,Аның кулы һаман да җәза бирер өчен күтәрелгән хәлдә кала.+

Искәрмәләр

Яки «идарәчелек; мирза идарәсе».
Яки «Көчле илаһи шәхес». Евр. Эл Гибо́р. Яр 17:1 дәге Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы (евр. Эл Шадда́й) түгел.
Я, бәлки, «Пальма ботагын һәм камышын».
Яки «ятимнәре».