Йошуа 1:1—18

  • Йәһвә Йошуаны кыю һәм нык булырга дәртләндерә (1—9)

    • Канунны укып уйлан (8)

  • Үрдүнне кичеп чыгарга әзерләнү (10—18)

1  Йәһвәнең хезмәтчесе Муса үлгәннән соң, Йәһвә Мусаның хезмәтчесе+ Нун улы Йошуага*+ болай диде:  «Минем хезмәтчем Муса үлде.+ Хәзер исә син һәм барлык бу халык әзерләнегез һәм мин аларга, Исраи́л халкына, бирергә җыенган җиргә Үрдүнне кичеп керегез.+  Мин сезгә, Мусага вәгъдә иткәнчә, аягыгыз баскан һәр җирне бирермен.+  Сезнең җирегез чүлдән Ливанга кадәр һәм бөек елга Евфратка кадәр — хитлеләрнең бөтен җире+ — һәм көнбатышта* Бөек диңгезгә* кадәр булыр.+  Гомерең буе сиңа беркем дә каршы тора алмас.+ Мин, Муса белән булган кебек, синең белән дә булырмын.+ Мин сине калдырмам һәм ташламам.+  Кыю һәм нык бул,+ чөнки бу халыкка мин ата-бабаларына бирермен дип вәгъдә иткән җирне+ мирас итеп алырга син ярдәм итәрсең.  Тик кыю һәм бик нык бул һәм минем хезмәтчем Муса тотарга боерган бөтен Канунны җентекләп үтә. Кая гына барсаң да зирәклек белән эш итәр өчен,+ шушы Кануннан уңга да, сулга да тайпылма.+  Бу Канун китабында язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен,+ андагы сүзләр синең телеңнән төшмәсен,+ син аны көне-төне укып уйлан.* Шулчак синең юлың уңышлы булыр, һәм син зирәклек белән эш итәрсең.+  Мин сиңа тагын бер тапкыр әйтәм: кыю һәм нык бул. Котың очмасын һәм курыкма, чөнки кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән булыр».+ 10  Аннары Йошуа́ халык җитәкчеләренә боерды: 11  «Тукталу урыны буйлап үтегез һәм халыкка болай диегез: „Ризык әзерләгез, чөнки өч көннән соң сез Үрдүнне кичеп, Йәһвә Аллаһыгыз биләп алырга биргән җиргә керерсез“».+ 12  Ә рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше́ кабиләсенең яртысына Йошуа болай диде: 13  «Йәһвәнең хезмәтчесе Мусаның әйткән мондый сүзләрен исегездә тотыгыз:+ „Аллаһыгыз Йәһвә сезгә тынычлык бирә. Ул сезгә бу җирне бирде. 14  Хатыннарыгыз, балаларыгыз һәм мал-туарыгыз Муса сезгә Үрдүннең бу ягында* биргән җирдә яшәр,+ ә сез, бар көчле сугышчылар,+ кардәшләрегез алдында хәрби тәртиптә аръякка чыгыгыз.+ Сез аларга ярдәм итәргә тиеш. 15  Йәһвә кардәшләрегезгә, нәкъ сезгә биргән кебек, тынычлык биргәнчегә кадәр һәм алар да Аллаһыгыз Йәһвә биргән җирне биләп алганчыга кадәр, аларга ярдәм итегез. Шуннан соң үзегезгә яулап һәм биләп алырга бирелгән җиргә — Йәһвәнең хезмәтчесе Муса үзегезгә Үрдүннең көнчыгыш ягында биргән җиргә кайтырсыз“».+ 16  Алар Йошуага болай дип җавап бирде: «Без бөтен әмерләреңне үтәрбез һәм безне кая гына җибәрсәң дә, барырбыз.+ 17  Без, Мусаның бар сүзләрен тыңлаган кебек, сине дә тыңларбыз. Тик Аллаһың Йәһвә, Муса белән булган кебек, синең белән дә булсын.+ 18  Синең боерыгыңа каршы чыккан һәм син биргән әмерне тыңламаган һәр кеше үтерелер.+ Бары тик кыю һәм нык бул».+

Искәрмәләр

Яки «Йәһошуа», мәгъ. «Йәһвә — Коткаручы».
Яки «кояш баткан якта».
Ягъни Урта диңгезгә.
Яки «акрын тавыш белән укы».
Ягъни көнчыгыш ягында.