Йошуа 11:1—23

  • Төньяктагы шәһәрләр яулап алына (1—15)

  • Йошуаның җиңүләре (16—23)

11  Хасу́р патшасы Йави́н, моны ишеткәч, Мадо́н+ патшасы Йобабка, Шимру́н патшасына, Акша́т+ патшасына,  төньякта таулы өлкәдә, Киннеретның көньягындагы тигезлекләрдә,* Шәфелдә һәм көнбатышта Дорның+ калкулыкларында яшәгән патшаларга,  көнчыгышта һәм көнбатышта яшәгән кәнганлыларга,+ таулы өлкәдә яшәгән аморлыларга,+ хитлеләргә, пәризлеләргә, йәвүслеләргә һәм Миспә́ җирендәге Хәрму́н тавы+ итәгендә яшәгән хивлеләргә+ хәбәр җибәрде.  Шунда бөтен патшалар бик күп атлар һәм сугыш арбалары белән үз гаскәрләрен — диңгез буендагы ком бөртекләре кебек бихисап күп халыкны алып чыкты.  Алар очрашырга булды һәм, Исраилгә каршы сугышыр өчен, бергә Меро́м сулары янына килеп, лагерь корып урнашты.  Шунда Йәһвә Йошуага: «Алардан курыкма+,— диде,— чөнки иртәгә шушы вакытларда мин аларның бөтенесен Исраилгә бирермен, һәм сез аларны үтереп бетерерсез. Син аларның атларының сеңерләрен кисәргә,+ ә арбаларын яндырырга тиеш».  Йошуа́ бөтен гаскәриләр белән Мером сулары янында көтмәгәндә аларга һөҗүм итте.  Йәһвә аларны Исраи́л кулына бирде.+ Исраиллеләр аларны тар-мар итте һәм бөек Сидонга+ һәм Мишрифутмаимга+ кадәр һәм көнчыгышка таба Миспә́ үзәненә кадәр куа барды. Алар дошманнарын беркемне дә исән калдырмыйча юк итте.+  Аннары Йошуа Йәһвә үзенә әйткәнчә эшләде: аларның атларының сеңерләрен кисте, ә арбаларын яндырды.+ 10  Аннары Йошуа кире кайтып, Хасурны яулап алды һәм аның патшасын кылычтан кичерде,+ чөнки Хасур элек бөтен ул патшалыкларның төп шәһәре иде. 11  Алар андагы һәркемне* кылычтан кичерде, аларны юк итте.+ Сулыш алган беркем дә калмады.+ Аннары ул Хасурны яндырды. 12  Йошуа ул патшаларның бар шәһәрләрен яулап алды, ә патшаларын кылычтан кичерде.+ Йәһвәнең хезмәтчесе Муса боерганча, ул аларны юк итте.+ 13  Әмма Исраил, Хасурдан тыш, калкулыкларда торган бер шәһәрне дә яндырмады. Йошуа шул бер шәһәрне генә яндырды. 14  Исраиллеләр ул шәһәрләрдәге бөтен табышны һәм мал-туарны үзләренә алды.+ Ләкин алар бар кешене, берсен дә исән калдырмыйча, кылычтан кичерде.+ Алар сулыш алган беркемне дә калдырмады.+ 15  Йәһвә үз хезмәтчесе Мусага нәрсә боерган булса, Муса Йошуага шуны боерды,+ һәм Йошуа шулай эшләде. Ул Йәһвә Мусага боерган бернәрсәне дә эшләмичә калдырмады.+ 16  Йошуа бөтен бу җирне: таулы өлкәне, бөтен Нәгебне,+ бөтен Гөше́н җирен, Шәфелне,+ Арабаны,+ Исраилнең таулы җирен һәм тау итәкләрен — 17  Сәгы́йр янындагы Хала́к тавыннан алып Хәрмун тавы+ итәгендәге Лива́н үзәнлегендә урнашкан Багалгадка+ кадәр бөтен җирне яулап алды. Ул аларның бөтен патшаларын кулга алып үтерде. 18  Йошуа бөтен бу патшалар белән шактый озак вакыт сугыш алып барды. 19  Гибонда яшәүче хивлеләрдән тыш бер шәһәр дә исраиллеләр белән солых төземәде.+ Алар бөтен башка шәһәрләрне сугышып басып алды.+ 20  Йәһвә, бер дә шәфкать күрсәтмичә аларны юк итү өчен,+ аларның йөрәкләренә үҗәтләнергә юл куйды,+ һәм алар Исраилгә каршы сугыш алып барды. Алар, Йәһвә Мусага кушканча, юк ителергә тиеш иде.+ 21  Ул вакытта Йошуа таулы өлкәдә: Хебрунда, Дәбирдә, Анабда һәм Яһүд белән Исраилнең бөтен таулы җирләрендә яшәгән анаклыларны+ юкка чыгарды. Йошуа аларны һәм аларның шәһәрләрен юк итте.+ 22  Исраиллеләр җирендә анаклылар калмады. Алар Га́зада,+ Гефта+ һәм Ашдодта+ гына калды.+ 23  Шулай итеп, Йошуа, Йәһвә Мусага вәгъдә иткәнчә, бөтен җирне биләп алды.+ Аннары Йошуа аны, кабиләләре арасында бүленгән өлешләре буенча, Исраилгә мирас итеп бирде.+ Шунда җир сугыштан ял итте.+

Искәрмәләр

Яки «Арабада».
Яки «һәр җанны».