Йошуа 14:1—15

  • Үрдүннең көнбатыш ягындагы җирне бүләләр (1—5)

  • Кәлеб Хебрунны мирас итеп ала (6—15)

14  Исраиллеләр Кәнга́н җирендә алган мирас менә шул. Илгаза́р рухани, Нун улы Йошуа́ һәм Исраи́л кабиләләренең нәсел башлыклары аларга аны мирас итеп бирде.+  Аларның мирасы, Йәһвә Муса аша кушканча, тугыз ярым кабилә+ арасында жирәбә салып бүленде.+  Муса башка ике ярым кабиләгә мирасларын Үрдүннең икенче ягында* бирде,+ ә ле́вилеләргә алар арасында мирас бирмәде.+  Йосыфның токымнары ике кабилә булып,+ Манашше́ һәм Ифраи́м+ кабиләсе булып саналды. Ул җирдә ле́вилеләргә, яшәр өчен шәһәрләрдән+ һәм мал-туарлары белән хуҗалыклары өчен көтүлекләрдән+ тыш, өлеш бирелмәде.  Шулай итеп исраиллеләр, Йәһвә Мусага кушканча, җирне бүлде.  Аннары Гилгәлдә+ Яһүд кешеләре Йошуа янына килде, һәм кыназлы Йәфуниның улы Кәле́б+ аңа болай диде: «Син Йәһвәнең Кады́ш-барниада+ Аллаһы кешесе Мусага+ үзең һәм минем турында нәрсә әйткәнен яхшы беләсең.+  Йәһвәнең хезмәтчесе Муса мине Кадыш-барниадан шушы җирне карап чыгарга җибәргәндә,+ миңа 40 яшь иде, һәм мин, әйләнеп кайткач, күргәннәремне ачыктан-ачык сөйләп бирдем.+  Минем белән барган кардәшләрем халыкның күңелен төшерсә дә, мин Аллаһым Йәһвәгә бөтен йөрәгем белән буйсындым.+  Муса ул көнне ант итте: „Аягың баскан җир гасырлар буена синең һәм улларыңның мирасы булыр, чөнки син Аллаһым Йәһвәгә бөтен йөрәгең белән буйсындың“.+ 10  Йәһвә мине, үзе вәгъдә иткәнчә,+ исән калдырды.+ Йәһвә Мусага бу вәгъдәне Исраил чүлдә йөргәндә биргән иде. Шуннан бирле 45 ел үтте,+ һәм мин һаман да исән, миңа 85 яшь. 11  Бүген дә мин, Муса мине бу җирне карап чыгарга җибәргәндә көчле булган кебек, көчлемен. Сугыш һәм башка эшләр алып барыр өчен көчем теге вакыттагы кебек үк җитәрлек. 12  Шуңа күрә Йәһвә ул көнне вәгъдә иткән бу таулы җирне миңа бир. Анда анаклылар+ һәм ныгытылган зур шәһәрләрнең+ барлыгын ул көнне син ишеттең, әмма Йәһвә, һичшиксез,* минем белән булыр,+ һәм мин аларны, Йәһвә вәгъдә иткәнчә, куып чыгарырмын».+ 13  Шунда Йошуа аны фатихалады һәм Йәфуни́ улы Кәлебкә мирас итеп Хебрунны бирде.+ 14  Шуңа күрә Хебру́н бүгенгә кадәр кыназлы Йәфуниның улы Кәлебнең мирасы булып тора, чөнки ул Исраил Аллаһысы Йәһвәгә бөтен йөрәге белән буйсынды.+ 15  Хебрун элек Кырья́т-арба́+ дип аталган иде (Арба́ анаклылар арасында бөек кеше булган). Һәм җир сугыштан ял итте.+

Искәрмәләр

Ягъни көнчыгыш ягында.
Яки «мөгаен».