Йошуа 16:1—10

  • Йосыф токымнарының мирасы (1—4)

  • Ифраимның мирасы (5—10)

16  Йосыф+ токымнарына жирәбә буенча+ чыккан җирнең чиге Әрихә́ янындагы Үрдүннән башланып, Әрихәнең көнчыгышындагы суларына кадәр барды һәм Әрихәдән Бәйте́л+ янындагы таулы җиргә күтәрелгән чүл буйлап сузылды.  Ул Луз янындагы Бәйтелдән Атаруттагы архитлылар җиренең чигенә кадәр дәвам итте.  Аннары ул көнбатышка таба яфлитлеләр җиренең чигенә кадәр төште, Түбән Бәйтхару́н+ чигенә һәм Газәргә+ кадәр җитеп, диңгез янында бетте.  Шулай итеп Йосыф токымнары+ — Манашше́ һәм Ифраи́м үз җирләрен биләп алды.+  Ифраим токымнарының гаиләләренә бирелгән җирнең чиге шундый булды: аларның мирасының чиге көнчыгышта Атару́т-адда́р+ булды, ул Югары Бәйтхарунга+ кадәр барды  һәм диңгезгә кадәр сузылды. Төньякта Михмита́т+ булды, чик көнчыгышка Тагана́т-шилога таба борылды һәм көнчыгышта Янухка кадәр дәвам итте.  Аннары ул Янухтан Атарутка һәм Нагарага кадәр төште, Әрихәгә+ җитте һәм Үрдүнгә кадәр барды.  Тапуахтан+ чик көнбатышка таба Канә́ елгасы үзәненә кадәр дәвам итте һәм диңгез янында бетте.+ Бу — гаиләләре буенча Ифраим кабиләсенең мирасы.  Ифраим токымнарының шулай ук Манашше мирасында да шәһәрләре+ һәм шул шәһәрләргә караган авыллары булды. 10  Ләкин алар Газәрдә яшәгән кәнганлыларны куып чыгармады,+ һәм кәнганлылар Ифраим арасында мәҗбүри хезмәт башкарып,+ бүгенгә кадәр яши.+

Искәрмәләр