Йошуа 17:1—18
17 Аннары Йосыфның беренче улы+ Манашше́+ кабиләсенә жирәбә+ чыкты. Манашшеның беренче улы һәм Гиладның атасы Маһи́р,+ кыю гаскәри булганга, Гила́д белән Башанны алды.+
2 Манашшеның калган токымнарына да гаиләләре буенча: Абиезе́р+ улларына, Хиле́к улларына, Асрии́л улларына, Шехе́м улларына, Хәфә́р улларына һәм Шәми́д улларына жирәбә чыкты. Болар Йосыф улы Манашшеның токымнары, гаиләләре буенча ир-атлар булды.+
3 Ләкин Хәфәр улы Сәлүфхадның+ уллары булмады, кызлары гына булды. (Хәфәр Гиладның улы, Гилад Маһирның улы, Маһир Манашшеның улы иде.) Аның кызларының исемнәре Махла́, Ноа́, Һөглә́, Милкә́ һәм Тирсә́ иде.
4 Алар Илгаза́р+ рухани, Нун улы Йошуа́ һәм башлыклар янына килеп: «Йәһвә Мусага кардәшләребез арасында безгә мирас бирергә боерды»,— диделәр.+ Шуңа күрә, Йәһвәнең боерыгы буенча, аларга үз аталарының кардәшләре арасында мирас бирелде.+
5 Үрдүннең икенче ягында* булган Гилад һәм Баша́н җирләреннән тыш, Манашшега тагын ун өлеш чыкты,+
6 чөнки Манашше кызлары аның уллары белән бергә мирас алды, ә Гилад җире Манашшеның калган токымнарының биләмәсе булды.
7 Манашше җиренең чиге Әширдән Шехем+ янындагы Михмитатка+ кадәр булды һәм ул көньякка таба Энтапуа́х кешеләренең җиренә кадәр дәвам итте.
8 Тапуа́х+ җире Манашшеныкы булып китте, ләкин Манашше җиренең чигендәге Тапуах шәһәре Ифраи́м токымнарыныкы булды.
9 Аннары чик Канә́ елгасы үзәненә, үзәннең көньягына кадәр дәвам итте. Анда Манашше шәһәрләре+ арасында Ифраим шәһәрләре булды. Манашше җиренең чиге елга үзәненең төньягында булды һәм диңгез янында бетте.+
10 Елга үзәненең көньягы Ифраимныкы, ә төньягы Манашшеныкы булды, һәм диңгез Манашше чиге булды.+ Төньякта алар* Әширгә кадәр, көнчыгышта Иссахарга кадәр җитте.
11 Иссаха́р һәм Әши́р җирләрендә мондый шәһәрләр халыклары һәм бәйле* шәһәрләре белән Манашшега бирелде: Бәйтшеа́н, Иблия́м,+ Дор,+ Эндо́р,+ Тагана́к+ һәм Мегиддо́. Өч калкулык аныкы булды.
12 Ләкин Манашше токымнары бу шәһәрләрне биләп ала алмады. Кәнганлылар ул җирдә яшәүләрен дәвам итте.+
13 Исраиллеләр, көчәйгәч, кәнганлыларны мәҗбүри хезмәткә тартты,+ ләкин аларны тулысынча куып чыгармады.+
14 Йосыф токымнары Йошуага: «Ник син безгә бер генә жирәбә салдың+ һәм мирас итеп бер өлеш кенә бирдең? Без бит күпсанлы халык, чөнки Йәһвә безне бүгенгә кадәр фатихалый»+,— диде.
15 Йошуа аларга: «Син шундый күпсанлы халык икән һәм Ифраимның+ таулы җире синең өчен бик тар икән, урманга бар һәм үзең өчен анда, пәризлеләр+ һәм рефалылар+ җирендә урын чистарт»,— дип җавап бирде.
16 Шунда Йосыф токымнары: «Таулы җир безгә җитми, ләкин үзәнлектә — Бәйтшеанда+ һәм аңа бәйле* шәһәрләрдә һәм Йәзрии́л үзәнендә+ яшәүче бар кәнганлыларның тимер чалгылы хәрби арбалары+ бар»,— диде.
17 Моңа Йошуа Йосыф йортына — Ифраим белән Манашшега әйтте: «Син күпсанлы һәм бик көчле халык. Синең жирәбәң бер генә булмас,+
18 бөтен таулы җир синеке булыр.+ Ул урманлы булса да, син аны чистартырсың, һәм ул синең җиреңнең чиге булыр. Кәнганлылар көчле һәм аларның тимер чалгылы хәрби арбалары булса да, син аларны куып чыгарырсың».+
Искәрмәләр
^ Ягъни көнчыгыш ягында.
^ Ягъни Манашше халкы я Манашше җире.
^ Яки «тирә-ягындагы».
^ Яки «аның тирә-ягындагы».