Йошуа 19:1—51

  • Шимонның мирасы (1—9)

  • Зәбулунның мирасы (10—16)

  • Иссахарның мирасы (17—23)

  • Әширнең мирасы (24—31)

  • Нәфтәлинең мирасы (32—39)

  • Данның мирасы (40—48)

  • Йошуаның мирасы (49—51)

19  Икенче жирәбә+ исә Шимонга, гаиләләре буенча Шимо́н кабиләсенә+ чыкты. Аларның мирасы Яһүд мирас итеп алган җирдә булды.+  Аларның мирасына кергән шәһәрләр менә шундый булды: Шеба́ белән Бәхи́р-шеба,+ Молада́,+  Хаса́р-шуа́л,+ Бала́, Әсе́м,+  Элтола́д,+ Биту́л, Хорма́,  Зиклә́к,+ Бәйтмаркабу́т, Хасар-суса́,  Бәйтлибу́т,+ Шарухи́н — авыллары белән 13 шәһәр.  Аи́н, Римму́н, Итә́р, Аша́н+ — авыллары белән 4 шәһәр.  Шулай ук бу шәһәрләр тирәли Багалатбәхиргә — көньяк Рамага хәтле бөтен авыллар. Бу гаиләләре буенча Шимон кабиләсенең мирасы булды.  Яһүд өлеше үзләре өчен бик зур булганга, Шимон токымнарына мирас аларның җиреннән бирелде. Шуңа күрә Шимон токымнары үз биләмәләрен Яһүд мирас итеп алган җирдә алды.+ 10  Өченче жирәбә+ гаиләләре буенча Зәбулу́н токымнарына+ чыкты, һәм аларның мирасының чиге Сәридкә кадәр булды. 11  Аларның чиге көнбатышка Мариялга күтәрелде, Дәбәшиткә җитте һәм Йокни́м каршысындагы үзәнгә* кадәр барды. 12  Сәридтән чик көнчыгышка, кояш чыккан якка, Кислуттабу́р чигенә кадәр барды, Дәбирәткә+ чыкты һәм Йәфигә күтәрелде. 13  Аннан чик көнчыгышка, кояш чыккан якка Геф-хәфәргә+ һәм Иткасинга хәтле дәвам итте, Риммунга чыкты һәм Ниаһка кадәр сузылды. 14  Төньякта чик Һаннатунга борылды һәм Ифтаһи́л үзәнендә бетте. 15  Аларга Катта́т, Нәһәлә́л, Шимру́н,+ Идала́ һәм Бәйтлеһе́м+ бирелде. Авыллары белән барлыгы 12 шәһәр булды. 16  Бу гаиләләре буенча Зәбулун токымнарына+ бирелгән мирас, авыллары белән шәһәрләр булды. 17  Дүртенче жирәбә+ Иссахарга,+ гаиләләре буенча Иссаха́р токымнарына чыкты. 18  Аларның чигендәге шәһәрләр шундый булды: Йәзрии́л,+ Кесуло́т, Шуна́м,+ 19  Һафараи́м, Шиу́н, Анахара́т, 20  Рабби́т, Кишиу́н, Әби́з, 21  Рәми́т, Эн-ганни́м,+ Эн-һадда́ һәм Бәйтпази́з. 22  Чик Табурга,+ Шаһәсимгә һәм Бәйтшемешкә җитеп, Үрдү́н янында бетте. Авыллары белән барлыгы 16 шәһәр булды. 23  Бу гаиләләре буенча Иссахар кабиләсенә+ бирелгән мирас, авыллары белән шәһәрләр булды. 24  Бишенче жирәбә+ гаиләләре буенча Әши́р кабиләсенә+ чыкты. 25  Аларның чигендәге шәһәрләр шундый булды: Хилка́т,+ Һәли́, Бете́н, Акша́т, 26  Аламмәли́к, Ама́д һәм Миша́л. Көнбатышта чик Кармилга+ һәм Шиху́р-либнәгә җитте. 27  Кире көнчыгышка Бәйтдагонга барып, чик Зәбулунга җитте, Ифтаһил үзәненең төньягына барды, Бәйтөме́к һәм Нәйәлгә таба сузылып, Кавулның сул ягыннан үтте. 28  Аннан соң чик Әбрунга, Рәхубка, Һамунга, Канәгә барды һәм бөек Сидонга+ кадәр сузылды. 29  Аннары чик кире Рамага китте һәм ныгытылган шәһәр Тирга+ кадәр җитте. Шуннан соң чик кире Хасага барды һәм диңгез янында Акзи́б, 30  Умма́, Әпи́к+ һәм Рәху́б+ урнашкан өлкәдә бетте. Авыллары белән барлыгы 22 шәһәр булды. 31  Бу гаиләләре буенча Әшир кабиләсенә+ бирелгән мирас, авыллары белән шәһәрләр булды. 32  Алтынчы жирәбә+ гаиләләре буенча Нәфтәли́ токымнарына чыкты. 33  Аларның чиге Хелеттән һәм Сагананимдагы+ зур агачтан башланып, Адәми́-нәкебкә һәм Ябнеилгә барды, Лаккумга кадәр җитте һәм Үрдүн янында бетте. 34  Аннары чик кирегә, көнбатышка таба Азну́т-табурга китте һәм аннан Хуккокка сузылды һәм көньякта Зәбулунга кадәр, көнбатышта Әширгә кадәр, ә көнчыгышка таба Үрдүн янында Яһүдкә* кадәр җитте. 35  Аларның ныгытылган шәһәрләре мондый булды: Зидди́м, Зер, Хамма́т,+ Рәкка́т, Киннере́т, 36  Адәмә́, Рама́, Хасу́р,+ 37  Кәде́ш,+ Әдрә́й, Эн-хасур, 38  Яйру́н, Мигдали́л, Хоре́м, Бәйтана́т һәм Бәйтшеме́ш.+ Авыллары белән барлыгы 19 шәһәр. 39  Бу гаиләләре буенча Нәфтәли кабиләсенә+ бирелгән мирас, авыллары белән шәһәрләр булды. 40  Җиденче жирәбә+ гаиләләре буенча Дан кабиләсенә+ чыкты. 41  Аларның мирасының чигендәге шәһәрләр шундый булды: Зора́,+ Иштау́л, Ир-шеме́ш, 42  Шагалабби́н,+ Айало́н,+ Итла́, 43  Илу́н, Тимнә́,+ Әкру́н,+ 44  Элте́к, Гиббету́н,+ Багалат, 45  Яху́д, Бәнәбира́к, Геф-римму́н,+ 46  Миярку́н һәм Рәкку́н. Чик Яфага+ чыкты. 47  Ләкин Данның җире алар өчен бик кысан булды.+ Шуңа күрә алар барып, Ләшимгә+ каршы сугышты һәм аны басып алып, кылычтан кичерде. Аннары алар аны биләп алды һәм анда урнашты. Ләшимне алар үз ата-бабалары Дан исеме хөрмәтенә Дан дип атады.+ 48  Бу гаиләләре буенча Дан кабиләсенә бирелгән мирас, авыллары белән шәһәрләр булды. 49  Шулай итеп алар җирне мирасларга бүлеп бетерде. Аннары исраиллеләр Нун улы Йошуага үз җирләрендә мирас бирде. 50  Йәһвәнең кушуы буенча, алар аңа үзе сораган шәһәрне — Ифраимның таулы җирендәге Тимнә́т-сирахны+ бирде. Ул бу шәһәрне яңадан торгызды һәм анда урнашты. 51  Илгаза́р рухани, Нун улы Йошуа́ һәм Исраи́л кабиләләренең нәсел башлыклары Шилода+ Йәһвә алдында очрашу чатырының керү урыны янында+ жирәбә салып бүлеп биргән+ мираслар шул булды. Шулай итеп алар җирне бүлеп бетерде.

Искәрмәләр

Яки «елга үзәненә».
Күрәсең, бу Яһүд кабиләсе түгел, ә Яһүд кабиләсеннән бер кешенең гаиләсе.